Краснодар крае

Краснода́р крае́ — Россия Федерациясенең Европа өлеше субъекты, Көньяк федераль округы составына керә.

Край үзәге — Краснодар шәһәре.

География

Географиик урынлашу

Край Россия көньягында, Төньяк Кавказының көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. Ростов өлкәсе, Ставрополь крае, Карачай-Чиркәс Республикасы, Адыг Республикасы һәм тулысынча танылмаган Абхазия белән чиктәш. Диңгез аша Кырым Җөмһүрияте белән чиктәш.

Край төньяк-көнбатыштан Азак диңгезе белән, төньяк-көнбатыштан Кара диңгез белән юыла. Край территориясе төньяктан көньякка 327 километрга, көнчыгыштан көнбатышка 360 километрга сузылган. Чикләр озынлыгы — 1540 км, яр буе сызыгының озынлыгы — 750 км, мәйданы 75 485 км² тәшкил итә.

Сәгать поясы

Map of Russia - Moscow time zone.svg

Краснодар крае халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +4:00 гә тигез.

Рельеф

Кубань елгасы крайны ике өлешенә бүлә: тигезле төньяк (Кубань-Азов буе түбәнлеге, территориясенең 2/3 өлеше), һәм таулы һәм тау алдындагы көньяк өлешенә (территориясенең 1/3 өлеше). Иң биек ноктасы — Цахвоа тавы (3345 м).

Климат

Климат күбесенчә уртача континеталь, Кара диңгез буенда (Анападан Туапсега алып) — ярымкоры Урта диңгездәге климаты, Туапседан төньяграк — субторпик климаты.

Гыйнварның урта температурасы — −5…+6 °С, июльнең урта температурасы — +22…+24 °С.

Тарих

Краснодар крае 1937 елның 13 сентябрендә Азак-Кара диңгез крае составыннан аерылып чыгару юлы белән барлыкка килгән.[1]

1991 елдан край составыннан Адыг автономияле өлкәсе чыгарыла һәм Адыг республикасына үзгәртеп корыла.[2]

Халык

Халык саны буенча Краснодар крае Мәскәү һәм Питырбурдан генә артта кала.

1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[6]
3 477 809 4 124 163 4 410 331 4 680 560 5 125 221 5 226 647

Милли состав

Милләт 2002, мең кеше (%)[8] 2010, мең кеше[9]
руслар 4436,3 (86,6 %) 4522,9 (88,3 %)
әрмәннәр 274,6 (5,4 %) 281,7 (5,5 %)
украиннар 131,8 (2,6 %) 83,7 (1,6 %)

Эре шәһәрләр


Танылган шәхесләр

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр