Хәлил Шәйхетдинов
Хәлил Хәмит улы Шәйхетдинов (рус. Халиль Хамитович Шайхутдинов, 1969 елның 25 феврале) — Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары[1], спортчы (көрәшче). Татарча көрәштән Татарстанның спорт остасы (1991), Татарстан Республикасының атказанган спорт остасы (1998), Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре (2004).
Тәрҗемәи хәле
Саба районының Олы Шыңар авылында туа.
Беренче тапкыр көрәш белән тугызынчы сыйныфта укыганда шөгыльләнә башлый, тренеры — Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин.
Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетының физик культура бүлегендә укый. 1986—1987, 1989—1991 елларда Илдар Фәйзрахман улы Миндубаев җитәкчелегендә көрәш белән шөгыльләнә. 1987—1989 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә[1].
Хезмәт юлы
1992—2001 — Татарстан Республикасының Теләче муниципаль районы администрациясендә спорт комитеты рәисе.
2001—2003 — Теләче муниципаль районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы.
2003—2005 — Теләче муниципаль районы администрациясе башлыгы урынбасары.
2005—2014 — Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары.
2014 елдан бүгенге көнгә кадәр — Татарстан Республикасы спорт министры беренче урынбасары[1].
Көрәштә җиңүләре
1986 елның ноябре — Саба районы беренчелегендә — «Саба таңнары» газеты бүләгенә үткәрелгән ярышта III урын, 1989, 1990, 1991 елларда I урын.
1990 елның феврале — Казанда үткән «Рубин» спорт клубы бүләгенә көрәштә I урын.
1990, 1992, 1998 елларның ноябре — Татарстан чемпионатында III урын, 1991, 1993, 1996, 1997 елларда I урын.
1991 ел
Февраль — «Ватаным Татарстан» газетының герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге бүләгенә Казанда уздырылган ярышта I урын, 1996 елда Кукмарадагы ярышта III урын.
Апрель — Казан чемпионатында I урын, 1992 елда III урын.
Декабрь — Чиләбедә уздырылган Россия чемпионатында I урын.
1992 ел, ноябрь — Татарстан Республикасының атказанган спорт остасы Наил Хәмидуллин истәлегенә уздырылган ярышта — Теләче районы беренчелегендә Баш батыр.
1992—1993, 1994, 1996—1999 елларның июнендә Теләче районы Сабан туе батыры.
1993 ел
Гыйнвар — Татарстан кубогына командалар ярышында I урын.
Март — Кукмара районы милли көрәш һәм сәнгать фестивалендә I урын.
1995 ел, май — Бөтендөнья бошкорт корылтае хөрмәтенә Уфада уздырылган бәйгедә III урын.
1996 ел, март — Социалистик Хезмәт Герое Камил Шакиров истәлегенә үткәрелгән ярышта Кукмарадагы Зур Сәрдек авылындагы бәйгедә I урын.
1997 ел, ноябрь — Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүләкләренә оештырылган ярышта I урын.
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
Шыңар, Оеш, Теләче районының Максабаш авылы, Иске Җөри авыллары Сабан туе Баш батыры.
1991 — Татарча көрәштән Татарстанның спорт остасы.
1998 — Татарстан Республикасының атказанган спорт остасы.
2004 — «Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре» мактаулы исеме.
2004 — Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре.
2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале.
2005- Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты.
2009 — «Хәрби бердәмлекне ныгыту өчен» медале.
2009 — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты.
2010 — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте.
2012 — «Россиядә чаңгы узышларын үстерүдәге казанышлары өчен» мактау билгесе.
2013 — «Татарстан Республикасы "Динамо" җәмгыятенә 90 ел» юбилей медале.
2013 — «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлекле медале.
2014 — II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орден медале.
2014 — Россиянең «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының II дәрәҗә медале.
2015 — «Спорт һәм динамо хәрәкәтен үстерүгә аерым өлеш керткән өчен» алтын медале.
2015 — Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Рәхмәт хаты.
2016 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале.
2016 — «Татарстан Республикасының "Динамо" җәмгыятенә 90 ел» юбилей медале.
2016 — «Наркоконтроль органнарына ярдәм иткән өчен» медале.
2016 — «Сочи шәһәрендә 2014 елгы XXII Кышкы Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннары» истәлекле медале.
2017 — «Хезмәт ветераны» медале.
2018 — «"Динамо" Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыятенә 95 ел» юбилей медале.
2019 — «Россия Федерациясенең Атказанган физик культура хезмәткәре» мактаулы исеме.
2019 — «Россиядә олимпия хәрәкәтен үстерүдәге казанышлары өчен» мактаулы билгесе.
2019 — «Татарстан Республикасында динамо хәрәкәтен үстерүдәге казанышлары өчен» мактаулы билгесе.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Илдарханов, И. Г. Саба ягы көрәше / И. Г. Илдарханов. — Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2023. — 192 бит.
- Татарстан Республикасы спорт министрлыгының рәсми сайты