Киров өлкәсе
Ки́ров өлкәсе́ – Россия Федерациясенең Европа өлеше субъекты. Мәйданы - 120 800 км².
Өлкә үзәге – Киров шәһәре.
География
Чиктәшлек
| Як | Россия субъекты |
|---|---|
| Төньяк | Коми Республикасы, Архангельск өлкәсе |
| Көнчыгыш | Пермь өлкәсе, Удмуртия Республикасы |
| Көньяк | Татарстан, Мари Ил |
| Көнбатыш | Вологда өлкәсе, Кострома өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе |
Рельеф
Өлкәнең уртасында - Вятские Увалы калкулыгы, көньяк-көнчыгышында - Төньяк Чулман калкулыгы, төньягында - Северные Увалы калкулыгы.
Гидрография
Өлкәсендә 19753 елга бар. Северные Увалы калкулыгы ике (Идел һәм Төньяк Двина) елга бассейнны булә. Эре елгалар — Нократ, Молома, Пижма, Луза, Кобра, Чүпче.
Климат
Гыйнварның урта температурасы -13...-15 °C, июльнең урта температурасы +15...+17 °C. Максималь температуралар +38...+40 °C-ка җитә, минималь температура -45...-50 °C. Уртача еллык явым-төшем күләме — 500-680 мм.
Табигать байлыклары
Агачлар (күбесенчә ылыслы), фосфоритлар, торф, җәнлек мехы, су һәм җир ресурслары. Минераль чимал запслары да бар: известьташлар, мергельләр, балчыклар. Кечкенә нефть запаслары бар; бетонит балчык ятмалары.
Киров өлкәсендә Европада иң зур фософоритлар чыганагы урнаша.
Тарих
Шулай ук карагыз: Вятка губернасы, Киров крае
Славяннар бу җирләрдә XIV гасырның икенче яртысында күпләп күчеп килә башлаганнар. Бу җирләрнең төп халыклары - фин-угыр һәм төрки кабиләләре.
1796—1929 елларда хәзерге өлкәнең җирләре Нократ губернасы составында булганнар. 1929—1934 елда Түбән Новгород өлкәсе (1929 елның июленнән - Түбән Новгород өлкәсе, 1932 елдан - Горький крае) составында. 1934 елда аның составыннан Киров крае буларак аерылып чыгарылган. 1936 елның декабрьдән - Киров өлкәсе.
Танылган шәхесләр
- Фәридә Мөэминова (1957, Лесной бистәсе, Кай (хәзер Югары Чулман районы) - РФ атказанган артисты (2002). Магнитогорски драма театры, А. Джигарханян театр-студиясенең (Мәскәү) әйдәүче актрисасы.
- Анатолий Луппов (1929, Тужа районы Пачи авылы) - композитор, Тукай премиясе лауреаты (1999).
- Ринат Гыйззәтуллин (1980, Өрҗем) — РФ министр урынбасары (2011).
- Геннадий Стефановский (1918-1991, Посегово) — рәссам-график. Әлмәттә картиналар галереясын нигезләүче.
Дин
Халык
Шулай ук карагыз: Киров өлкәсе халкы, Киров өлкәсе татарлары
Шәһәрләрдә халыкның 72,1% өлеше яши (2009)
2002 ел
- Рус халкы – 1 365 438 кеше
- Татар халкы – 43 415 кеше
- Мари халкы – 38 930 кеше
- Удмурт халкы – 17 952 кеше
- Украин халкы – 11 399 кеше
- Белорус халкы – 2 846 кеше
- Азәрбайҗан халкы – 2 503 кеше
- Әрмән халкы – 2 123 кеше
- Чуаш халкы – 1 856 кеше
- Чегән халкы – 1 499 кеше
- Немец халкы – 1 482 кеше
- Молдова халкы – 1 269 кеше
- Коми халкы – 1 054 кеше
- Милләтен әйтмәгән кеше саны – 3 823
Торак пунктлары
Киров өлкәсенең эре шәһәрләре
Административ бүленеше
Районнар
- Арбаж районы (район үзәге - штп Арбаж)
- Афанасьево районы (штп Афанасьево)
- Белая Холуница районы (Белая Холуница ш.)
- Богородское районы (штп Богородское)
- Верхошижемье районы (штп Верхоижемье)
- Даровской районы (штп Даровской)
- Зуевка районы (Зуевка ш.)
- Кикнур районы (штп Кикнур)
- Көлмез районы (штп Көлмез)
- Кирово-Чепецк районы (Кирово-Чепецк ш.)
- Котельнич районы (Котельнич ш.)
- Кумёны районы (штп Кумёны)
- Лебяжье районы (штп Лебяжье)
- Луза районы (Луза ш.)
- Малмыж районы (Малмыж ш.)
- Мураши районы (Мураши ш.)
- Нагорск районы (штп Нагорск)
- Нема районы (штп Нема)
- Нократ Аланы районы (Нократ Аланы ш.)
- Нулин районы (Нулин ш.)
- Омутнинск районы (Омутнинск ш.)
- Опарино районы (штп Опарино)
- Оричи районы (штп Оричи)
- Орлов районы (Орлов ш.)
- Пижанка районы (штп Пижанка)
- Подосиновец районы (штп Подосиновец)
- Санчурск районы (штп Санчурск)
- Свеча районы (штп Свеча)
- Слободской районы (Слободской ш.)
- Советск районы (Советск ш.)
- Суна районы (штп Суна)
- Тужа районы (штп Тужа)
- Уни районы (штп Уни)
- Өрҗем районы (Өрҗем ш.)
- Фалёнки районы (штп Фалёнки)
- Шабалино районы (штп Ленинское)
- Югары Кама районы (Кирс ш.)
- Юрья районы (штп Юрья)
- Яранск районы (Яранск ш.)
Шәһәр округлары:
- Киров
- Нократ Аланы
- Кирово-Чепецк
- Котельнич
- Слободской
- Первомайский ябык административ-территориаль берәмлеге.
Икътисад
Сәнәгатьнең төп тармаклары: машиналар төзү һәм металл эшкәртү; кара һәм төсле металлургия; химик, агач, агач эшкәртү, целлюлоза-кәгазь; җиңел һәм азык-төлек сәнәгате.
Авыл хуҗалыгы
Авыл хуҗалаыгында төп тармагы - терлекчелек.
Транспорт
Кировта "Победилово" аэропорты урнаша.
Киров өлкәсе аша үтә торган тимер юллар Россиянең үзәкне Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш белән (Транссиб) элемтә урнаштыралар.
Искәрмәләр
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2012-10-18, retrieved 2012-05-26
- ↑ http://web.archive.org/web/20120619102950/http://www.gks.ru/free_doc/new_site/vvp/vrp98-10.xls
- ↑ http://www.kirovreg.ru/power/government/list.php
- ↑ http://www.zsko.ru/sostav/rukovodstvo/index.php