Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы
Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (Татарстан АССР, ТАССР, Татарстан; рус. Татарская Автономная Советская Социалистическая Республика, Тата́рская АССР, ТАССР, Татарстан, Тата́рия) — 1936 елның 5 декабреннән 1990 елның 30 августына кадәр булган атама[4][5]; 1920 елның 27 маеннан 1936 елның 5 декабренә кадәр Автономияле Татар Социалистик Совет республикасы дип атала (иске тат. ﺗﺎﺗﺎﺭﺳﺗﺎن ﺋﺎۋﺗِوُﻧِوُﻣﻳﻪﻟئ ﺳِوُۋﺌﺖ ﺳِوُﺗﺳﻳﺎﻟﻳﺳﺗﻳﻙ ﺭﺌﺳﭘِوﺒﻟﻳﻜﺎﺳئِ, лат. тат. Tatarstan Avtonomiäle Sovet Sotsialstik Respublikası) — Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы эчендәге автономияле республика[6].
Тарихы
- Төп мәкалә: ТАССР төзелү
- Төп мәкалә: Татарстан тарихы
1920 елның мартында Владимир Ленин Мәскәү кремлендә Борһан Мансуров, Сәхибгәрәй Сәетгалиев һәм башкалар белән Татарстан республикасын оештыру мәсьәләсе турында фикер алышу өчен очраша[7].
ТАССР (лат. тат. Avtonomiəle Tatarstan Sovet Sotsialstik Respublikasь) Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советы декреты нигезендә 1920 елның 27 маенда Автономияле Татар Социалистик Совет республикасы (А.Т.С.С.Р., Татреспублика) (лат. тат. Tatarstan Avtonomiäle Sovet Sotsialstik Respublikası (A.T.S.S.R., Tatarstan)) буларак игълан ителә[8].
1925 елның 25 июнендә Татар республикасы конституциясенең (беренчел) проекты кабул ителә һәм 1926 елның 13 мартында Татар автономиясе советларының VI корылтаенда хуплана. Тексты РСФСРның Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты һәм РСФСР Советлары съезды тарафыннан расланмый.
1937 елның 25 июнендә Татарстан автономиясе советларының гадәттән тыш XI съезды республиканың конституциясен раслый[9], аның нигезендә исемдәге сүзләрнең тәртибе Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы дип үзгәртелә.
1922 (СССР төзелгәндә), 1936 һәм 1977 (СССР конституциясе кабул ителгәндә) һәм 1952—1953 елларда (ТАССРда Казан, Чистай, Бөгелмә өлкәләре төзелгәндә) ТАССРны союздаш республикага үзгәртү турындагы тәкъдим карала, ләкин кабул ителми[10].
1990 елның 30 августында Советлар Союзында «суверенитетлар парады» вакытында ТАССР Югары Советы «Татарстанның дәүләт суверенитеты турында» декларациясен кабул итә һәм ТАССР атамасы Татарстан Совет Социалистик Республикасы — Татарстан Республикасы итеп үзгәртелә[11]. 1991 елның 24 маенда РСФСР халык депутатлары съезды РСФСРның 1978 елгы конституциясенең 71 маддәсенең беренче өлешенә, 171 маддәсенә үзгәрешләр кертеп бу атаманы раслый[12][13]. 1990 елның 30 августында Советлар Союзында «суверенитетлар парады» вакытында ТАССР Югары Советы «Татарстанның дәүләт суверенитеты турында» декларациясен кабул итә һәм ТАССР атамасы Татарстан Совет Социалистик Республикасы — Татарстан Республикасы итеп үзгәртелә[11]. 1991 елның 24 маенда РСФСР халык депутатлары съезды РСФСРның 1978 елгы конституциясенең 71 маддәсенең беренче өлешенә, 171 маддәсенә үзгәрешләр кертеп бу атаманы раслый[14][15].
Югары хакимият органнары һәм вазифаи затлар
1920 елның 27 маендагы «Автономияле Татар Социалистик Совет Республикасы турында» Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты декретының 2 нче пункты нигезендә, АТССР дәүләт хакимияте аппараты депутатларның җирле советларыннан, Үзәк Башкарма комитетыннан һәм АТССР Халык Комиссарлары Советыннан төзелә. Алар төзелгәнче Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты тарафыннан АТССРның Вакытлы инкыйлаб комитеты формалаштырыла.
1920 елның 25 июнендә Казан губерна башкарма комитеты хакимият вәкаләтләрен тулысынча Вакытлы инкыйлаб комитетына тапшыра. 11 июльдә ул төбәкнең барлык хезмәт ияләренә автономия төзү турында мөрәҗәгать кабул итә һәм 11 сентябрьгә аның чикләрен төгәлләштерә. Вакытлы инкыйлаб комитетының төп бурычы — Татар республикасы Советларының Учредительләр съездын әзерләү була. 1920 елның 26-27 сентябрендә узган АТССР эшче, кызылармияле һәм крестьян депутатлары советларының I Учредительләр съездында Татарстан Үзәк Башкарма комитеты (ТатЦИК) Президиумы сайлана һәм беренче хөкүмәт — Татреспубликаның Халык Комиссарлары Советы (ХКС) формалаштырыла.
Коммунистлар партиясенең Татарстан өлкә комитеты
Төп мәкалә: КПССның Татарстан өлкә комитеты
РКП(б)/ВКП(б)/КПССның Татарстан өлкә комитеты — автономиядәге коммунистлар партиясе структуралары белән идарә итүнең үзәк органы. Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре республика белән сәяси җитәкчелек итә.
Вәкиллекле органнар
Автономиянең югары хакимият органы булып башта Республика эшче, крестьян һәм кызылармияле депутатлар советларының съезды тора. Съездлар арасындагы вакытта республика белән гомуми җитәкчелек итү өчен аның тарафыннан Үзәк Башкарма комитет — Татар Үзәк Башкарма комитеты сайлана. 1936 елдан соң Эшче, крестьян һәм кызылармияле депутатлар советлары — Хезмәт ияләре депутатлары советлары итеп үзгәртелә. Хезмәт ияләре депутатларының шәһәр, район, бистә һәм авыл советлары халык тарафыннан 2 елга сайлана.
Моннан тыш, Татарстан АССР СССР Югары Советының Милләтләр Советында 11 депутат була.
1937 елда ТАССР Конституциясе кабул ителгәч, Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты бетерелә, ә республиканың яңа югары хакимият органы булып Татарстан АССРның бер палаталы Югары Советы тора (4 елга норма буенча 20 мең кешегә 1 депутат һәм аның Президиумы сайлана). 1995 елда Югары Совет Татарстан Республикасы Дәүләт Советы итеп үзгәртелә.
Татарстан Үзәк башкарма комитеты
Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы рәисләре:
- 1920—1921 — Мансуров Борһан Хөснетдин улы;
- 1921—1924 — Сабиров Рәүф Әхмәт улы;
- 1924—1927 — Шәймәрдәнов Шәйгардан Шәймәрдән улы;
- 1928—1929 — Әхмәтшин Миңнегәрәй Әхмәт улы;
- 1929—1932 — Моратхуҗин Харис Ибраһим улы;
- 1932—1934 — Яһүдин Мигъдәт Гобәйдулла улы;
- 1933—1937 — Байчурин Гомәр Гыйләҗетдин улы;
- 1937—1938 — Динмөхәммәтов Гали Афзалетдин улы — Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы Рәисе вазифаларын башкаручы.
ТАССР Югары Советы
ТАССР Югары Советы Президиумы рәисләре:
- 1938—1951 — Динмөхәммәтов Гали Афзалетдин улы;
- 1951—1959 — Низамов Сәләх Низам улы;
- 1959—1960 — Фәсиев Камил Фатыйх улы;
- 1960—1983 — Батыев Салих Гыйлемхан улы;
- 1983—1985 — Баһаветдинов Әнвәр Бәдретдин улы;
- 1986—1990 — Мостаев Шамил Әсгать улы;
- 1990—1991 — Шәймиев Минтимер Шәрип улы.
Хөкүмәт
Республика хөкүмәте, автономиянең югары боерык бирү һәм башкарма органы буларак, Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты (соңрак — ТАССР Югары Советы) тарафыннан формалаштырыла. Республиканың беренче хөкүмәте АТССР Халык Комиссарлары Советы була.
1946 елдан — ТАССР Министрлар Советы, 1991 елдан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты итеп үзгәртелә.
Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы Халык Комиссариаты
ТАССР/ТАССР Халык Комиссариаты рәисләре:
- 1920—1921 — Сәхибгәрәй Сәетгалиев;
- 1921—1924 — Мохтаров Кәшшаф Гыйльфан улы;
- 1924—1927 — Габидуллин Хаҗи Заһидулла улы;
- 1927 — Шәймәрдәнов Шәйгардан Шәймәрдән улы;
- 1928—1930 — Исмаев Кәримулла Хөснулла улы;
- 1930—1937 — Абрамов (Хәсәнов) Кыям Алимбәк улы;
- 1937 — Дәүләтьяров Әхмәтсафа Мостафа улы;
- 1937—1940 — Тынчеров Әмин Хәлил улы;
- 1940—1943 — Гафиятуллин Сөләйман Хәлил улы;
- 1943—1946 — Шәрәфиев Сәет Минһаҗ улы.
ТАССР Министрлар Советы
ТАССР Министрлар Советы рәисләре:
- 1946—1950 — Шәрәфиев Сәет Минһаҗ улы;
- 1950—1957 — Азизов Миргарифан Җамалый улы;
- 1957—1959 — Шәрәфиев Сәет Минһаҗ улы;
- 1959—1966 — Әбдерәзәков Габделхак Әсфән улы;
- 1966—1982 — Усманов Гомәр Исмәгыйль улы;
- 1983—1985 — Садыйков Илдус Харис улы;
- 1985—1989 — Шәймиев Минтимер Шәрип улы;
- 1990 — Сабиров Мөхәммәт Галләм улы.
Судлар һәм прокуратура
Татарстан АССР Югары суды Республика Югары Советы тарафыннан ике суд коллегиясе (җинаять һәм гражданнар эшләре буенча) һәм Югары суд Президиумы составында 5 елга сайлана.
Татарстан АССР прокуроры турыдан-туры СССР Генераль прокуроры тарафыннан 5 елга билгеләнә.
1937—1938 елларда ТАССРда шулай ук судтан тыш орган — Эчке эшләр халык комиссариатының «махсус өчлеге» эшли (СССР Эчке эшләр халык комиссариатының республика, край һәм өлкә өчлеге).
Административ-территориаль бүленеш
Төп мәкалә: Татарстанның административ-территориаль бүленеше
Башта ТАССР ун кантонга бүленгән була (Арча, Бөгелмә, Буа, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Зөя, Спас, Тәтеш һәм Чистай). 1921 елда тагын өч кантон (Алабуга, Әгерҗе һәм Чаллы) оештырыла.
1924 елдан кантоннарны юкка чыгару һәм алар урынына яңа административ районнар оештыру процессы башлана. Ул 1930 елның 23 июлендә, район-кантон территориаль бүленеше тулысынча район территориаль бүленешенә алыштырылып беткәч тәмамлана.
1940 еллар уртасына кадәр районнар саны арта бара. 1948 елда ТАССР республика карамагындагы 70 районга һәм 3 шәһәргә бүленә (Казан, Яшел Үзән һәм Чистай).
1950 еллар башында Татарстан һәм Башкортстан АССРларын өлкәләргә бүлү проекты тормышка ашырыла башлый. 1952 елның 8 маенда ТАССР эчендә ике өлкә (Казан һәм Чистай) оештырыла. 1953 елның 21 февралендә Бөгелмә өлкәсе барлыкка килә. Ләкин И. Сталинның вафатыннын соң бу проект туктатыла һәм 1953 елның 30 апрелендә үк барлык өлкәләр юкка чыгарыла.
Моннан соң, 1963 елга кадәр, районна саны кими башлый. 1963 ел ахырыннан бетерелгән районнарны торгызу башлана.
Халкы
Төп мәкалә: Татарстан халкы
| Халык | 1926 ел, мең кеше[17] |
1939 ел, мең кеше[18] |
1959 ел, мең кеше[19] |
1970 ел, мең кеше[20] |
1979 ел, мең кеше[21] |
1989 ел, мең кеше[22] |
|---|---|---|---|---|---|---|
| Татарлар | 1263,4 (48,7 %) | 1421,5 (48,8 %) | 1345,2 (47,2 %) | 1536,4 (49,1 %) | 1641,6 (47,6 %) | 1765,4 (48,5 %) |
| шул исәптән керәшеннәр[23] | 99,0 (3,8 %) | — | — | — | — | — |
| Руслар | 1118,8 (43,1 %) | 1250,7 (42,9 %) | 1252,4 (43,9 %) | 1328,7 (42,4 %) | 1516,0 (44,0 %) | 1575,4 (43,3 %) |
| Чуашлар | 127,3 (4,9 %) | 138,9 (4,8 %) | 143,6 (5,0 %) | 153,5 (4,9 %) | 147,1 (4,3 %) | 143,2 (3,7 %) |
| Украиннар | 3,1 | 13,1 | 16,1 | 16,9 | 28,6 | 32,8 |
| Мордвалар | 35,1 (1,4 %) | 35,8 (1,2 %) | 32,9 (1,2 %) | 31,0 | 29,9 | 28,9 |
| Удмуртлар | 23,9 | 25,9 | 22,7 | 24,5 | 25,3 | 24,8 |
| Марилар | 13,1 | 14,0 | 13,5 | 15,6 | 16,8 | 19,4 |
| Башкортлар | 1,8 | … | … | 2,9 | 9,3 | 19,1 |
| Беларуслар | … | 2,3 | 4,1 | 4,3 | 7,1 | 8,4 |
| Яһүдләр | 4,3 | 6,1 | 10,4 | 9,5 | 8,7 | 7,3 |
| Азәрбайҗаннар | … | 0,1 | 0,3 | 0,4 | 1,3 | 3,9 |
| Әрмәннәр | 0,1 | 0,4 | 0,6 | 0,5 | 1,2 | 1,8 |
Икътисади үсеш
Сугышка кадәрге хуҗалык
1921 елда республиканы, Идел буендагы барлык территорияләрне кебек үк, корылык биләп ала һәм ул массакүләм ачлык китереп чыгара. Килеп чыккан вазгыятькә каршы көрәшү өчен 1921—1922 елларда Татар республикасы илнең башка районнарыннан 8 млн пот орлык һәм 6 млн пот төрле азык-төлек кабул итә[7].
Гражданнар сугышы тәмамланганнан соң автономиянең халык хуҗалыгын торгызу эше башлана.
1920 һәм 1930 елларда Советлар Союзында сәнәгать индустриализациясе бара. Автономияле Татарстан ССР башлыча аграр икътисадтан аграр-индустриаль икътисадка күчә. Иске предприятиеләр тамырдан реконструкцияләнә, яңа заводлар һәм фабрикалар төзелә. АССР сәнәгате РСФСР һәм СССР буенча сәнәгать үсешенең уртача темпларыннан алдарак бара[7]. Беренче бишьеллыклар дәверендә автономиядә машина төзелеше, химия һәм җиңел сәнәгатьнең иң масштаблы предприятиеләре төзелә. Эшчеләр саны арта, милли кадрлар барлыкка килә. Әгәр 1921 елда зур предприятиеләрдә татар эшчеләре, техниклары һәм инженерлары нибары 3,1 мең кешене (яки 15,5 %) тәшкил итсә, 1932 елда алар 16,4 меңгә җитә (яки 33,6 %)[7].
Әмма республиканың бердәнбер сәнәгать үзәге булып («Кызыл металлчы» заводын һәм Бондюг химия заводын исәпләмәгәндә) башкала — Казан тора. 1932 елда анда «Казмаш» зур авиация комбинаты төзелә башлый.
Бер үк вакытта автономиянең авыл хуҗалыгын күмәкләштерү дә гамәлгә ашырыла. 1930 елда автономиядә беренче булып Нурлат-Октябрь машина-трактор станциясе төзелә. Беренче бишьеллыклар дәвамында механикалаштыру аеруча зур темплар белән бара. 1934 елның 3 гыйнварында авыл хуҗалыгын үстерүдәге уңышлары өчен Татарстан Ленин ордены белән бүләкләнә.
Бөек Ватан сугышы чоры
Бөек Ватан сугышы чорында Татарстан АССРга Мәскәүдән һәм илнең көнчыгыш районнарыннан заводлар, шулай ук инженерлар эвакуацияләнә.
Сугышка кадәр төзелгән һәм модернизацияләнгән предприятиеләр: Казан оптика-механика заводы, 8 нче киноплёнка фабрикасы, Ленин исемендәге 40 нчы дары заводы продукция җитештерүне сизелерлек арттыралар.
1941 елның көзендә Казанга «Серго Орджоникидзе исемендәге 124 нче завод» территориясенә «С. П. Горбунов исемендәге 22 нче Мәскәү авиация заводы» күчерелә.
1942 елның 1 июлендә Икенче Мәскәү сәгать заводы базасында төзелгән Чистай сәгать заводы тулы куәтенә эшли башлый.
1942 елда ук Идел буйлап Свияжскийдан Сталинградка кадәр тимер юл — Идел рокадасы эшли башлый.
Сугыштан соңгы еллар
Сугыштан соңгы елларда Татарстан АССРда нефть һәм газ сәнәгате зур темплар белән үсә. Ромашкино нефть чыганагы үзләштерелә башлый.
1950 елда Татарстанда 867 мең тонна нефть табыла, бу 1947 елга караганда 12 тапкырга күбрәк күләмдә була[7]. 1956 елдан Татарстан нефть чыгару буенча озак вакытлар СССРда 1 нче урында тора. 1966 елда биредә 86 218 мең тонна чыгарыла. Бу СССРда чыгарыла торган барлык нефтьнең 32,5 %ы[7]. 1970 елда инде Татарстанда 101,9 млн тонна нефть, 3882 млн. м³ газ чыгарыла[7].
Нефтьне Идел-Урал нефть-газ провинциясеннән Үзара икътисади ярдәм советының Көнчыгыш Европа илләренә җибәрү өчен 1960 һәм 1970 елларда «Дружба» һәм «Дружба-II» нефть үткәргечләре төзелә.
Нефтьне эшкәртү өчен Татарстанда Бөгелмә (Бугульманефтемаш), (Татнефть), Лениногорск (Лениногорскнефтестрой), Түбән Кама (Түбәнкаманефтехим), Әлмәт кебек яңа сәнәгать үзәкләре булдырыла. Башкалада «Органик синтез» заводы төзелә.
Халык хуҗалыгының башка тармаклары да бик тиз үсә. Казанда компрессорлар заводы төзелә, медицина-инструменталь завод киңәйтелә, химия-фармацевтика заводы һәм көнкүреш химиясе заводы реконструкцияләнә. 1950 елларда 387 нче авиазавод вертолётлар җитештерә башлый, Яшел Үзәннең «Серго исемендәге заводы» зур күләмдә «Мир», «Свияга» көнкүреш суыткычларын «Мир», «Свияга» җитештерә башлый.
Авыл хуҗалыгы да үсеш ала. Колхоз һәм совхозларның матди-техник базасы шактый ныгый (1972 елда Татарстан АССРда 583 колхоз һәм 168 совхоз исәпләнә)[7]. 1960 елда бөртекле культураларның тулаем җыемы 2317,2 мең тонна, 1971 елда — 3340 мең тонна тәшкил итә[7].
Дөньяда иң эре конденсацион электр станцияләренең берсе — Зәй ДРЭСы сафка баскач, Казан ҖЭҮ-3, Түбән Кама ҖЭҮ-1, Түбән Кама ГЭСын төзеп, республика электр энергиясе буенча үз ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерә, электр энергиясен илнең башка төбәкләренә экспортлаучы була.
1970 елларда Яр Чаллыда Кама автомобиль заводлары комплексы һәм Түбән Кама шина заводы төзелә башлый. Аларга Горький һәм Куйбышев линияләреннән тимер юл челтәре үткәрелә.
Икътисад һәм мәдәниятне үстерүдәге зур уңышлары өчен һәм Татарстан АССРның 50 еллыгы уңаеннан 1970 елның 24 июнендә автономия Октябрь Инкыйлабы ордены, ә 1972 елның 29 декабрендә Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнә[1].
1980 елларда Яңа Менделеевск химия заводы төзелеп Менделеевскның сәнәгать потенциалы киңәйтелә. Кама Аланында Татар АЭСы һәм Алабугада Кама трактор заводы төзелеше башлана, әмма тәмамланмый.
Аерымлык билгеләре
- Ленин ордены (№ 625; 15 март 1934) — төп авыл хуҗалыгы эшләрен (чәчү, урып-җыю, орлык салу), колхоз һәм совхозларны ныгытуда һәм дәүләт алдындагы бурычларын үтәүдә зур уңышлары өчен тапшырыла;
- Октябрь Инкыйлабы ордены (24 июнень 1970) — икътисад һәм мәдәниятне үстерүдә зур уңышлары өчен һәм Татарстан АССРның 50 еллыгы уңаеннан тапшырыла;
- Халыклар Дуслыгы ордены (29 декабрь 1972) тапшырыла.
ТАССРда мәдәният казанышлары
Сәнгатьтә
1925 ел — «Сания» беренче татар операсының премьерасы. Республиканың 5 еллыгына язылган беренче татар операсы. Авторлары: Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәммәтов, Василий Виноградов.
1930 ел — «Эшче» операсы. Авторлары: Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәммәтов, Василий Виноградов.
1945 ел — Фәрит Яруллинның «Шүрәле» исемле беренче татар балеты премьерасы.
1970 ел — «Туган җирем — Татарстан» җыры. Авторлары: Рамазан Байтимеров сүзләре, Рөстәм Яхин көе.
1980 ел — «Татарстан» симфоник увертюрасы. Республиканың 60 еллыгы уңаеннан иҗат ителә.
Әдәбиятта
1946 ел — ТАССР Язучылар берлегенә Муса Җәлилнең Моабит дәфтәрләренең берсе тапшырыла.
1983 ел — Казанда Муса Җәлилнең музей-фатирын ачу.
1986 ел — Казанда Габдулла Тукай әдәби музеен ачу.
Атамаларда
- Татарстан АССР Югары Советы Президиумы исемендәге Казан югары танк команда Кызыл байрак училищесы.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 [ Татарская Автономная Советская Социалистическая Республика] — ЗСЭ
- ↑ Конституция Татарской АССР, утверждённая Чрезвычайным XI съездом Советов Татарской АССР 25 июня 1937 года (рус.). Государственный комитет Республики Татарстан по архивному делу. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 май 2021. Архивировано 11 май 2021 года.
- ↑ 1 2 Всесоюзная перепись населения 1989 года. Национальный состав населения по регионам России Архивная копия от 9 июль 2021 на Wayback Machine // Демоскоп Weekly.
- ↑ Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Юрий Осипов. — М., 2004—2017.
- ↑ Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Юрий Осипов. — М., 2004—2017.
- ↑ 100-летие образования Татарской АССР (рус.). Государственный Совет Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2025.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 Мухарямов М. К., Халиков А. Х. Татарская Автономная Советская Социалистическая РеспубликаАрхивная копия от 17 октябрь 2011 на Wayback Machine // Советская историческая энциклопедия. — М.: Советская энциклопедия, 1973. — Т. 14. — 524 с.
- ↑ Шунысын да истә тотарга кирәк: 1920—1930 елларда татар теленең язуы берничә мәртәбә үзгәрә.
- ↑ Конституция ТАССР от 25 июня 1937 года // Сборник законов Татарской АССР, указов Президиума Верховного Совета Татарской АССР и постановлений Совета министров Татарской АССР. — Казань: Татарское книжное издательство, 1970.
- ↑ Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2025. Архивировано из оригинала 3 июль 2025 года.
- ↑ 1 2 Декларация о Государственном суверенитете Татарской Советской Социалистической Республики|Декларация Верховного Совета Татарской ССР от 30 августа 1990 года № 334-XII «О государственном суверенитете Татарской Советской Социалистической Республики». // «Коммунист Татарии». — 1990. — № 10; «Ведомости Верховного Совета Татарстана». — 1992. — № 1. — C. 3.
- ↑ Закон РСФСР от 24 мая 1991 г. «Об изменениях и дополнениях Конституции (Основного Закона) РСФСР» (прекратил действие) // www.garant.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 04.07.2025.
- ↑ Закон РСФСР от 24 мая 1991 г. «Об изменениях и дополнениях Конституции (Основного Закона) РСФСР» (прекратил действие) // Сайт Конституции Российской Федерации. Мөрәҗәгать итү датасы: 04.07.2025.
- ↑ Закон РСФСР от 24 мая 1991 г. «Об изменениях и дополнениях Конституции (Основного Закона) РСФСР» (прекратил действие) //www.constitution.garant.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 04.07.2025.
- ↑ Закон РСФСР от 24 мая 1991 г. «Об изменениях и дополнениях Конституции (Основного Закона) РСФСР» (прекратил действие) //www.web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 04.07.2025.
- ↑ Закон РФ от 21.04.1992 № 2708-I Закон Российской Федерации от 21 апреля 1992 года № 2708-I «Об изменениях и дополнениях Конституции (Основного Закона) Российской Советской Федеративной Социалистической Республики». Данный закон вступил в силу с момента опубликования в «Российской газете» 16 мая 1992 года.
- ↑ Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2025. Архивировано 3 июль 2025 года.
- ↑ Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2025. Архивировано 3 июль 2025 года.
- ↑ Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2025. Архивировано 3 июль 2025 года.
- ↑ Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2025. Архивировано 3 июль 2025 года.
- ↑ Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2025. Архивировано 3 июль 2025 года.
- ↑ Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2025. Архивировано 3 июль 2025 года.
- ↑ 1926 елгы халык санын алу материалларында керәшеннәр аерым халык буларак исәпкә алына. 1939—1989 елларда керәшеннәрне аерып күрсәтү исәпкә алу материалларын эшләү программасында каралмый — алар татарлар белән бергә исәпкә алына.
Сылтамалар
- ВЦИК и СНК РСФСР от 27.05.1920 об Автономной Татарской Социалистической Советской Республике. [Тикшерелгән 2 июль 2025]