Баруди бистәсе беренче мәчете
Баруди бистәсенең беренче мәчете (Ундүртенче, Барудия, Пороховой бистәсенең беренче җәмигъ мәчете, рус. Пе́рвая Порохова́я мече́ть) — Казанның Кызыл Какшай урамында урнашкан агач мәчет, дини архитектура корылмасы, сакланмаган. Татарча атамасын гарәпчәдән баруд (дары) сүзеннән алына[1]. 1837 елда Дары бистәсендә (Киров районы) татар бизәү сәнгате үрнәгендәге классицизм стилендә төзелә.
Тарихы
Баруди бистәсе 1786 елда дары заводы төзелеше белән бергә формалаша башлый. Ләкин Шиһабетдин Мәрҗани әйтүенчә, биредә 1778 елда ук зур булмаган мөселман авылы барлыкка килә, аның төп халкын татар-хәрби хезмәткәрләр, отставкадагы солдатлар, якын-тирә Казан арты авыллары крестьяннары тәшкил итә[2]. Барудия мәчете – Казанның Дары бистәсендәге беренче җәмигъ мәчет, ул мәхәлләнең үзәгенә әверелә. Рәсми карталарда гыйбадәтханә урнашкан бу урам Мәчет урамы дип теркәлә. Беренче агач мәчет, Шиһабетдин Мәрҗани мәгълүматларына караганда, 1805 елда Казан сәүдәгәре Муса бин Монасиб бин Мөсәллим бин Бугай әл-Мингәри (Муса Адәмов) тарафыннан төзеттерелә. К. Насыйри икенче датаны — 1809 елны күрсәтә. Мәчет төзелүнең тагын бер датасын Казан губернасының Мөхәммәт мәхәлләләре турындагы ведомостьлар бирә, андагы мәгълүматлар буенча, мәчет 1811 елда төзелә. Әлеге бина таш нигез өстенә салына. Мәчеткә күбесенчә дары заводы эшчеләре йөргәнлектән, 1821 елдан завод муллага елына 100 сум акча түли башлый. 1829 елда исә М. Адәмов мәчетне заводка бүләк итә. Мәчет бинасы завод корылмалары исемлегенә, мулла вазифасы исә даими хезмәт хакы түләнә торган штатка кертелә. Россия империясе тарихында мондый уникаль мәчетләр нибары икәү була: берсе – Баруди бистәсенең беренче мәчете, икенчесе – Ижевск корал заводыныкы.
1829 елда мәчет казнага тапшырыла, ягъни дәүләт карамагына алына. 1837 елда мәчет янып бетә һәм аның урынында дары заводы архитекторы Артомонов проекты буенча яңа бина төзелә.
Мәчет Совет хакимиятенең беренче елларында да эшли, әмма 1929 елның ахырында Казанның кайбер эшчеләр оешмалары конференциясе (40 нчы завод, Ленин исем. 5 һәм 6 нчы тегү фабрикалары) Елга Арты дини оешмаларын ябу турында мөрәҗәгатьләр кабул итә. Әлеге мөрәҗәгатьләр нигезендә 1930 елның 6 февралендә ТАССР Үзәк Башкарма Комитетының тиешле карары кабул ителә. 1930 елның 11 мартында мәчет бинасы Елга Арты район советына, ә милке дәүләт фондына тапшырыла. 1835 елда мәчет бинасы тулысынча янып бетә. 1837 елда дары заводы архитекторы Артамонов проекты буенча искесе урынында ике катлы яңа агач мәчет төзелә.
Соңрак мәчет балалар бакчасы итеп үзгәртелә. 1973 елда бина сүтелә.
Мәчетнең архитектурасы
Башта 1837 елда ике катлы, ике заллы, ике кыеклы түбәдә урнашкан манаралы мәчет төзелә. Бинаның төньяк фасадында вестибюльгә керү юлы урнашкан була. Вестибюльдә икенче катка алып менүче баскыч урнаша. Вестибюльнең икенче катында чормага һәм манарага менәргә мөмкинлек бирүче тар агач баскыч була. Бинаның көньяк ягында зур булмаган ике сөзәкле түбә михрабның турыпочмаклы чыгып торган өлешен каплап тора. Бинаның беренче һәм икенче катларында ике зал урнаша. Мәчет залларның аркылы үзәге буенча сузылган фасадлары очында өчпочмаклы фронтон ясалган ризалитлар белән ныгытыла. Ризалитларның үзәге буенча түбәдән зур булмаган ярым гөмбәз астында ике яруслы манара чыга, аның почмакларыннан 4 манара очы күтәрелә. Ярым гөмбәздәге биек манара очы мәчетнең төп билгесе булып тора.
Алар 16 шар колонналы (дүрт рәттә дүртәр) була. Залларны яктырту диварларда урнаштырылган алты тәрәзә аша башкарыла. XIX йөзнең икенче яртысында мәчеткә реконструкция ясала, әмма беренчел бизәлеше саклана. Мәчетнең көньяк өлешеннән ике каттагы заллары белән яңа янкорма салына, түбәнге залда 16 колонна, югары залда антресольләр урнаштырыла. Мәчетнең төп керү юлы көньяк фасадка күчерелә һәм ике кыеклы түбәле өйалды баскычы ясала[3]. Көнчыгыш фасадның көньягында урнашкан шундый ук өйалды баскычлы керү юлы яңа түбәнге залга алып керә. Реконструкциядән соң заллар һәм вестибюльләр анфилада рәвешендә тоташтырыла. Беренче каттагы ике зур колонналы зал яхшы яктыртыла, аерым керү юллары ясала. Көньяк фасад ике кыеклы түбәле, өчпочмаклы фронтонлы, ә бинаның төньяк чигендә түбә өч кыеклы итеп корыла. Зур, квадрат формадагы манара билгеле бер формадагы кәрниз белән ике яруска бүленә. Икенче ярусның һәр ягында биек арка тәрәзәсе һәм ярым колонналар урнаша.
Мәхәллә тарихы
Мәчет бинасы завод корылмалары исемлегенә, мулла вазифасы исә даими хезмәт хакы түләнә торган итеп штат итеп булдырыла[4]. 1867 елда расланган дары заводы штатлары буенча, елына 128 сум 70 тиен хезмәт хакы белән мулла вазифасы карала, ләкин 1872 ел штатлары буенча бу вазифа инде күрсәтелми. Өстәвенә, завод, мәчетне карап тотудан авырсынып, аны үз карамагыннан башта шәһәргә, аннары земствога тапшырырга тырыша. Казан шәһәре идарәсе, бистәнең шәһәрдән читтә булуына нигезләнеп, мәчетне үз карамагына алмый. Өяз идарәсе да ризалыгын бирми. 1874 елга мәхәллә кешеләре гыйбадәтханә турында бөтен кайгыртуны үз өсләренә ала.
XX гасыр башында мәхәлләдә 100 йортта 515 ир-ат һәм 500 хатын-кыз яши. Мәхәллә мәктәбендә 80 малай һәм 40 кыз белем ала.
Искәрмәләр
- ↑ Первая пороховая мечеть (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 2025.
- ↑ Тайны старой Казани: Пороховая слобода Казани и махалля Баруди. m.islam-today.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 2025.
- ↑ Пороховой бистәсе беренче мәчете// www.tatarica.ru. [Тикшерелгән 10 июнь 2025]
- ↑ Дары бистәсе һәм Барудия мәхәлләсе // www.madanizhomga.ru. [Тикшерелгән 10 июнь 2025]
Әдәбият
- Салихов Р. Р., Хайрутдинов Р. Р. Исторические мечети Казани. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2005. — 191 с.
Сылтамалар
- Первая Пороховая мечеть на карте 1887 года Архивная копия от 4 февраль 2017 на Wayback Machine // etomesto.ru
- Здание мечети на спутниковом снимке 1966 года Архивная копия от 5 февраль 2017 на Wayback Machine // etomesto.ru