Чуашлар

Чуашлар (рус. чуваши, үзатамалары: күплек санда — чӑвашсем, берлек санда — чӑва́ш) — төрки телләр гаиләсенә кергән, Чуашстан Республикасының төп халкын тәшкил иткән милләт. 2021 ел мәгълүматлары буенча Россия Федерациясендә 1 067 139 чуаш яши[38].

Тасвирлама

2010 елда чуашларның саны: дөньяда — 1,5 млн, аларның 1 млн. 435 меңе (2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча) — Россиядә. Үз Ватаннарында яшәүче барлык чуашларның яртысыннан артыгы — Чуашстанда, калганнары Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә, ә аз өлеше — чит җирләрдә, иң зур төркемнәре Казахстанда, Үзбәкстанда һәм Украинада яши.

Чуашлар өч төп этнографик төркемгә бүленә: Чуашстанның төньяк-көнбатышында яшәүче, Урта Идел буеның фин-угыр халкы компонентын үз эченә алган тау ягы чуашлары (вирья́л яки тури́); генетик тикшеренүләр буенча борынгы төрки (һун) чыгышлы, Чуашстанның төньяк-көнчыгышындагы болын ягы чуашлары  [рус.] (ана́т енчи́); Чуашстанның көньягында һәм аның чикләреннән тыш җирләрдә гомер итүче түбән як чуашлары  [рус.] (анатри). Телләре — төрки телләрнең болгар төркеменә кергән, аның бердәнбер тере вәкиле булган чуаш теле. Өске («о-лаштыручы») һәм аскы («у-лаштыручы») дип аталган ике диалекты бар.

Чуашларның күпчелегенең төп дине — православие христианлыгы. Чуашлар арасында традицион чуаш дине вәкилләре дә[39][40][41][42], шулай ук аз санда мөселманнар да бар[43].

Этногенез

Исбатланмаган теориягә нигезләнгән фараз буенча хәзерге чуашларның ата-бабалары төрки телле күчмә халык була, безнең эрага кадәр I меңьеллыкта һуннарның көнбатыш өлешен тәшкил итә һәм Үзәк Азиядә яши. Безнең эраның II—III гасырларына Төньяк Кавказда төпләнеп калалар. VII—VIII йөзләрдә башка болгар кабиләләре белән Урта Идел буена күчеп киләләр һәм анда яшәгән фин-угор кабиләләре белән ассимиляцияләнәләр[44].

Чуаш легендаларына һәм тарихи риваятьләренә караганда, чуашларның бабалары Көньяктан, Кавказдан киләләр, үзләрен суарлар һәм болгарлар дип атыйлар[45]. Суар кенәзлеге турында беренче тапкыр Табаристан хакименең улы — ибне Хордадбәх (855—874 еллар) язмаларында очрый: «Дәрбәнт артында Суар хакиме سوفار һәм Лакза (идарәчеләре бар)…»[46]. Суарлар — элек савирлар (сабирлар) дип аталган борынгы җир эшкәртүче халык, күпмедер вакыт алар һуннар белән союздаш булалар һәм актив игенчелек зонасы Төньякка күчкәннән соң, Көнбатыш һәм Төньяк Кавказдан күчеп китәләр.

Тарихи яктан чуашлар мәдәниятендә беркайчан да тирмә һәм традицион күчмәнлек йолалары булмый, тормыш тәртипләренең күп билгеләре буенча чуашларга борынгы җир эшкәртү мәдәнияте хас[47]. Идел буендагы суарларның бабалары Кавказдагы сабира (савира) халкы була. Стефан Византийский  [рус.] сүзләре буенча: «Сапирлар (Σάπειρες) — хәзер β хәрефе аша язылучы, ягъни савирлар (Σαβειρος) дип аталучы Понт өлкәсе халкы»[48]. Безнең эраның беренче меңьеллыгында актив игенчелек зонасы урыныннан күчү нәтиҗәсендә, Көнбатыш Кавказ сабирлары (савирлары) Идел буена килә.

Савирларның (сабирларның) Себер чыгышлы булулары турындагы карашны М. И. Артамонов нигезли һәм гипотетик яктан манси-вогулның «сипир» этнонимы белән бәйли[49]. Себердә (Ибир-Себердә) иртә урта гасыр сабирларын телгә алган бер генә чыганак та юк, аның каравы, язма чыганаклар буенча сабирлар (савирлар) ышанычлы рәвештә безнең эранның V гасырыннан Дагыстанда һәм Төньяк Кавказда төпләнәләр. «Тел белгече Рамстед фикеренчә (KWb. 362), бу атама монгол чыгышлы Sibir сүзенә барып тоташа, ул „куаклык, дымлы урын“ дигәнне аңлата, төрки атамалар да шуннан килеп чыга»[50].

Аларның Кавказда яшәгән территорияләренең бер өлеше Сәхип әс-Сарир дәүләтенә керә, шуңа күрә берничә гасыр Кавказда «сарирлар» политонимы белән дә, соңрак Иделдә «болгарлар» дип тә телгә алынырга мөмкин була. «Сабир» (Säβίr) этнонимын иң соң куллануны Әл-Мас’удида очратырга мөмкин, ул аларны Хәзәр каһанлыгының буйсынучылары рәтенә кертә[51].

Кавказда савирларның юкка чыгуы бары тик XIV гасырда гына була. Бу Дагыстандагы 2 нче типтагы каберташларының Идел буенда таралыш алуы белән исбатлана. Чуашларда аларны куллану традициясе Идел буенда Россия Сенатының 1749 елгы "Мөселманлыкка күчкән өчен чуашларны һәм башка милләт кешеләрен эзәрлекләү турында"гы указына кадәр дәвам итә[52].

Саны һәм таралып яшәве

Чуаш халкының саны, Рус дәүләтенә кушылуларыннан алып СССР таркалганчыга кадәр, даими рәвештә арта. 1991 елдан соң бу үсеш туктый һәм чуаш халкының шактый кимүе башлана[53].

1989 елда СССРда 1 842 300 чуаш яши (бу халык санының иң күп вакыты). 2002 елда Россия Федерациясендә алар инде 1 637 094 була; 2010 елда алар бары тик 1 435 872 чуаш вәкиле исәпләнә. 2019 елда чуашлар барлыгы 1 223 395 кала. 2021 елгы җанисәп буенча чуашлар 1 067 000 кешене тәшкил итә.

undefined
undefined
undefined
undefined

Чуашларның антропологик типлары

Төрле антропологик компонентлар ачык чагылган чуаш халкының катлаулы антропологик составы аның этник формалашуының гади булмаганлыгын күрсәтә[54]. Тау ягы һәм түбән як чуашларның антропологиясе сизелерлек аерыла. Антропологик мәгълүматлар Төньяк чуашларының Көньяк чуашлар белән чагыштырганда формалашу юлының уңышлырак булуын дәлилли[55].

Тау ягы чуашларның антропологик типларын беренче тапкыр 1936 елда ЧАССРның Моргауш, Аликово, Калинин һәм Кызылармеец районнарында Мәскәү университеты Антропология институтының П. И. Зенкович җитәкчелегендәге һәм Т. А. Трофимова катнашындагы экспедиция тикшерә. Визуаль өйрәнү материаллары нигезендә, тикшерелгәннәрнең 63,5 %ын субурал тибына кертергә мөмкин була, өстәвенә, бу исәптәгеләрнең яртысында диярлек азмы-күпме ачык европеоидлык сыйфатлары билгеләнә. 21,1 % чамасы төрле европеоид типлары вәкилләре, кара һәм коңгырт чәчлеләр, ачык төсләрдәге күзлеләр күзәтелә. Аларның беренчеләре өстенлек итә. Тикшерелгәннәрнең нибары 5,1 %ын гына чагыштырмача тәбәнәк йөз һәм киң борын белән аерылып торган сублапоноид тибына кертергә мөмкин була. Ниһаять, 10,3 %ын монголоид типларга һәм аларның европеоид формалары белән кушылмаларына кертелә. Бу составның 1/3 өлеше генә, ягъни тикшерелгән төркемнең 3,5 % чамасы, чагыштырмача «чиста» монголоид формаларга карый[54]. Шул ук вакытта субураль тибындагы монголоидлык урта гасырларда Идел буе территориясендә югра (манси) белән элемтәләр нәтиҗәсендә барлыкка килгән булырга мөмкин. Төньяк чуашлар арасындагы европеоид һәм лапоноид компонентлар, фаразланганча, төрле европеоид (Баланово, Фатьяново культуралары) һәм борынгы лапоноид компонентларыннан (Балахна культурасы һәм башкалар), шулай ук аларның катнаш формаларыннан (Абашево культурасы һәм башкалар) торган җирле халык белән бәйле[54].

Озынча башлы, зур һәм киң йөзле монголоид тибын Чуашстан территориясенә анда төпләнеп калган һун-болгар кабиләләре күчмәннәре керткән булырга мөмкин. Бу фараз Байкал аръягындагы Ильма үзәнендәге Суджа каберлегендә һәм Венгриядәге һун-авар каберлекләрендә табылган баш сөякләренең дә нәкъ шундый ук озынча башлы монголоид тибында булуы белән раслана. Бүгенге көндә чуашларга озынча баш һәм киң йөзле монголоид тибы хас булуын башкача аңлатуы кыен. Бу типның европеоидлар белән кушылуы субурал тибына охшаш формаларны барлыкка китерә[54]. Чуаш халкы составына озынча башлы монголоид тибындагы «палеосебер» вариантның кертелүен шулай ук һун-болгар кабиләләре составы белән бәйле дип фаразлана[54].

Түбән як чуашларның антропологиясе Урта Идел буеның европеоид төркемнәренә тартым. Краниоскопик һәм краниометрик анализ көньяк чуашларның төньяктагылары белән чагыштырганда күбрәк европеоид булуын күрсәтә[56]. Батыр һәм Ялчык районнарында яшәүче халык европеоидлар рәтенә кертелә. Алар караңгырак пигментацияле, буйлары уртачадан озынрак, борын билләре биек булуы һәм йөзләре нык чыгып торуы белән аерылып тора. Боларның барысы да алардагы понт тибындагы ачык билгеләрне күрсәтә[57][58][59]. Первомайски районының халкы батырлылар һәм ялчыклылардан түбәнрәк буйлы булулары белән аерылып тора, ләкин, алар кебек үк, тау ягы чуашлары белән чагыштырганда, европеоидлыклары күбрәк[59][58].

Этнонимның килеп чыгышы

Рус администрациясе документларында «чуаш» этнонимы беренче тапкыр 1511 елда бисермәннәргә карата кулланыла. Хәзерге чуаш халкының атамасы булган «чуаш» этнонимы беренче тапкыр С. Герберштейнның «Московия турында язмалар» (1521 ел) китабында очрый[60].

Озак вакытлар, ягъни XIX гасыр ахырыннан башлап, этнонимның килеп чыгышын «суаз» кабиләсенең исеме белән бәйләп карыйлар[61][62]. Гарәп сәяхәтчесе Ибне Фазланның 922 елгы язмаларында Идел буе Болгарында ислам динен кабул итәргә теләмәгән «суаз» (башка мәгълүматлар буенча «суан» яки «суар»[63][64]) кабиләсе телгә алына. Тикшеренүчеләр (Ковалевский А. П., Ашмарин Н. И. һәм башкалар) гарәпчә ‘с’ еш кына гарәп телендә булмаган ‘ч’ авазын алыштыра, шуңа күрә «суазлар» — хәзерге көндә дә борынгы дини ышанулары белән яшәп килүче чуашлар. Ягъни, чăваш атамасы турыдан-туры «болгар телле» төркиләре этнонимына барып тоташа: *čōš → čowaš/čuwaš → čovaš/čuvaš.

Н. И. Золотницкий күрше халыкларның бер-берсен атаган этнонимнарын китерә: «…болын чирмешләре татаръ суас (ягъни чуашлар), ә чуашъларны, үзләренең тау фикердәшләрен кебек үк, курук мари (ягъни тау кешеләре) дип йөртәләр»[65]. Сүз «ясаклы татарлар», ягъни татарлар тарафыннан ассимиляцияләнгән, Чулман буе җирләрендә яшәгән чуаш (суар) халкы турында бара. Күрәсең, бүген татарларга караган мари телендәге «суас» һәм «суасламарлар» (чуашлар) — «чуаш» сүзенең бозып әйтелеше генә, чөнки Чулманның түбән агымыннан төньяктарак урнашкан җирләр элек «Чуаш даругасы» дип атала торган була. Тел белгече Н. И. Ашмарин фаразлавынча, бу телләрдәге «суас» сүзе — «чӑваш» этнонимының алынма формасы[66]. Мордва кабиләләренең чуашларны «ветьке» дип атаулары турында әйтелгән хезмәтләр дә бар: «Чуваши, которые такоже Чуваша, а по Мордовски Вьедеке называются, свойственное татарам имя удерживают и выговаривают оное Татарам»[67]. Бу очракта чуашларның килеп чыгышы Алатыр, Ардатов һәм Буа районнарында яшәгән ике мордва кабиләсенә — кельмаз һәм ветька турында борынгы риваятьгә бәйләп аңлатыла[68]. Расланмаган теория буенча «чӑваш» сүзе беренче тапкыр Кытай елъязмаларында «кюеше» яки «цзюеше» термины буларак безнең эрага кадәр 201 елда телгә алына. Ул безнең эрага кадәр I гасыр ахырында һун кабиләләре тарафыннан буйсындырылган динлиннар нәселеннән дип саналган чуашлар турында беренче тапкыр телгә алу буларак кабул ителә. Хәзерге вакытта бу фараз дөреслеккә туры килми, чөнки Ибне Фазланның Мешхед кулъязмасында хата ясалган була, билге өстендә нокта булмау сәбәпле, бөтен җирдә кулланыла торган سوار (суар) этнонимы سوان (суан) дип укыла башлый һәм سواز (суаз) буларак аңлатыла[69]. Идел-Урал мөселман галиме һәм татар суфие Мөхәммәт-Морад Рәмзи фикеренчә, «Тәлфикъ әл-әхбар вә тәлких әл-әсәр фи вакаи' Казан вә Болгар вә мөлүк әт-татар» тарихи хезмәтендә «чуаш» сузе этник атама түгел, ә конфессиональ билгеләмә буларак күздә тотыла диелә[70].

Чуашларның этнонимы турында гомум кабул ителгән фикер булмау сәбәпле, әлеге үзатама аваздаш сүзләрдән килеп чыккан дигән фаразлар да яши. Мәсәлән, тел белгече Ю. Немет нигезләмәсе буенча: «…төрки чăваш (чуаш) этнонимы Идел-төрки živaš (тыныч, тыйнак, тыныч) сүзе белән тәңгәл килә. Кыргыз ыруы атамасы živaš = чăваш турында да шуны ук әйтергә кирәк. Түбән комадылыларда чабаш (тыныч, тынычлык сөюче, акрын) ыруы бар. Соңгы өч атаманың барысы да бер семантик төркемгә керә, үзенчәлекле кушаматлар хасил итә»[71]. «Алтын Урдага һәм Казан ханлыгына буйсынган һәм салым түләгән, игенчелек белән шөгыльләнгән әлеге тыныч халыкны болгарлар һәм кыпчаклар „чуашлар“ дип атаганнар»[72].

Тарих

Фәнни җәмәгатьчелектә чуашларны Идел буе болгарларның дәвамчылары дип саныйлар[73][74][75][76][77][78][79][80][81][82][83]. Тарихи риваятьләр буенча үзләренең килеп чыгышын монголлар тар-мар иткән суар халкына мөнәсәбәтле дип саныйлар: «Суар (Сăвар) шәһәрен дошманнар тулысынча талыйлар һәм яндыралар. Халыкны дошманга каршы сугышка күтәргән Батыр Пилтеперны һәм аның сугышчыларын бәйләп, дүрткә бүлү өчен Патту ханга җибәрәләр. Гүзәл борынгы шәһәр урынында таш һәм көл өемнәре генә кала. Татар-монголлар каршылык күрсәткән шәһәр кешеләрен, уннан һәр тугызынчысын, учакта яндыралар, ә исәннәрен коллыкка алып китәләр. Дошман кулына эләкмәүчеләр, Атǎл (Идел) һәм Сǎр (Сыры) аша үтеп, Сурск урманнарына качып китәләр»[84][85].

Болгар-чуаш этнотеле дәвамчанлыгы мәсьәләсенә килгәндә исә, хәзерге вакытта аны бер мәгънәле һәм уңай хәл ителгән дип санарга мөмкин. Һәрхәлдә, бу мәсьәлә белән ныклап шөгыльләнгән барлык компаративист төрки тел белгечләре хәзерге вакытта чуаш телен төрки телләрнең болгар төркеменең бердәнбер тере теле дип таныйлар [Pritsak, 1955 Вenzing, 1959, I, 685—694; 695—751; Róna-Таs, Fodor, 1973; Ligeti, 1986; Тekin, 1988; Ceylan, 1997; Róna-Таs, 1999; 2011 һәм башкалар], бу нигезләмә белән, төрле төзәтмәләр кертеп, Казан белгечләре дә исәпләшергә мәҗбүр [Хәкимҗанов, 1978; 1987; 1987, 32-48 һәм башкалар][86].

— Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институтының баш фәнни хезмәткәре А. А. Чеченов

Лингвистлар болгар-чуаш этнотеле бердәмлеген таныйлар[87]. Әмма халыкның теле шулай ук үзгәртелүләргә дучар булуын һәм башкалары белән тулысынча алышынырга сәләтле икәнен исәпкә алырга кирәк.

Чуаш халкының килеп чыгышы белән профессиональ рәвештә тикшеренүче В. Ф. Каховский шөгыльләнә. Н. А. Ашмарин, А. П. Салмин үз хезмәтләрендә этногенезның аерым тарихи аспектларын яктырта. Ю. Ю. Ювенальев[88], В. В. Николаев һәм А. А. Трофимов[89] үз фаразларын тәкъдим итәләр. Д. Ф. Мадуров[90] хезмәтендә чуашларның традицион мәдәниятендәге Азия алды үзенчәлекләре ачыклана. Ә монографиясендә чуашларның этногенезы һәм аның IX—XIII йөзләрдәге тарихи катламы мәсьәләсе җентекләп тикшерелә[91].

Тарихи чыганаклар, актив игенчелек зонасы күчерелгәннән соң, Идел буйлап төньякка киткән чуашларның сабир (савир) халкы белән тарихи дәвамчылыгын күрсәтә.

Чуашлар Казан ханлыгына керә. Чуаш кирәмәтендә — Зөя утравында чуаш казаклары һәм морзалары Иван IV гә ант бирәләр һәм Николаас Витсенның 1704 елгы картасында «Swárski» дип билгеләнгән Зөя ныгытмасын торгызырга булышалар. Монда, чуаш риваятьләре буенча, чуаш халкы белән бердәмлек билгесе итеп, Мәскәү кенәзе Иван IV үзенең ак атын корбан итә[92]. Казанны алуда ярдәмнәре өчен Иван IV чувашларны «дәүләт кешеләре» итә, шунлыктан чувашлар арасында холоплар юк диярлек. Төбәкне колонияләштерү вакытында хәзерге Чуашстан территориясендә Чабаксар, Алатыр, Цивильск, Ядернә шәһәр-кирмәннәре төзелә. Шул ук вакытта, баш күтәрүләр өчен, хөкүмәт чуашларга һәм мариларга металл эшкәртү белән шөгыльләнүне тыя[93].

XVI—XVII йөзләрдә (1571—1573, 1609—1610, 1634 елларда) турыдан-туры чуашлар катнашында бик күп эре азатлык күтәрелешләре була; 1670—1671 елларда С. Т. Разин һәм 1774 елда Е. И. Пугаёв җитәкчелегендәге крестьян сугышлары чорында да чуашлар фетнә күтәрә. Екатерина II тарафыннан баш күтәрүне бастыру нәтиҗәләре чуаш халкының санына һәм менталитетына аеруча тискәре йогынты ясый. Чуашларның тарихы һәм этнологиясе өлкәсендәге фәнни тикшеренүләр процессларына сәяси йогынты ясауның сәбәпләре һәм нәтиҗәләре В. А. Шнирельман[94][95], Томохико Уяма[96], Андреас Каппелер, Ален Франк[97] хезмәтләрендә чагылыш таба.

Тел

Төп мәкалә: Чуаш теле

Үзенең фонетик структурасы буенча чуаш теле төрки телләр арасында аерым урын били, болгар тармагының бердәнбер тере теле булып тора, Идел-Чулман тел берлегенә керә. А. В. Дыбо тарафыннан үткәрелгән йөз сүз тупланмасын тикшерү һәм лексик статистика мәгълүматлары нигезендә төрки телләрнең генеалогик агачларының чагыштырма хронологиясен билгеләү — борынгы төрки телнең таркала башлавын болгар төркемнең бүлеге буларак билгеләнүче болгар теле (чуаш) теленең башка телләрдән аерылуы белән бәйләнгән булуын күрсәтә.

Ике шәҗәрә агачында да тиешле беренче төен якынча безнең эрага кадәр 30-0 елларга карый. А. В. Дыбо бу датаны һуннарның бер өлеше Көнбатыш Монголиядән көнбатышка, Төньяк Синьцзян аша Көньяк Казахстанга, Сырдәрьяга безнең эрага кадәр 56 елда күченүе белән бәйли.

Безнең ике шәҗәрә агачының да беренче төене — чуаш теленең башка телләрдән аерылуы, гадәттә, болгар төркеменең бүлеге буларак билгеләнә.

Дыбо A. B. Хронология тюркских языков и лингвистические контакты ранних тюрков. — М.: Академия, 2004. — 766 с.

Чуаш теленең (һәм күпмедер дәрәҗәдә халаҗ теленең) башка төрки телләрдән шактый көчле аермасын итальян тарихчысы һәм тел белгече Игорь де Ракевильц билгеләп үтә. Аның сүзләренә караганда, чуаш теле төрки телләрнең кайбер гомуми үзенчәлекләре белән шул дәрәҗәдә тәңгәл килми ки, кайбер галимнәр аны төрки яки монгол телләре кебек үк алтай телләре гаиләсенең бәйсез әгъзасы дип саный, ә чуаш телен төрки телләр белән берләштерү — классификацияләү максатларында компромисслы карар гына булган дип ачыклык кертә[98].

Себер, Үзәк Азия, Ерак Көнчыгыш һәм Төньяк Америка халыкларының чагыштырма-тарихи тел белеме өлкәсендә Россиянең әйдәп баручы белгечләренең берсе, филология фәннәре докторы, Россия дәүләт гуманитар университеты Көнчыгыш мәдәниятләре һәм антиклык институтының компаративистика үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Олег Мудрак фикере башкача яңгырый:

Чуаш теле яки болгар телләре (теле) бар. Бу төрки телләр эчендәге уникаль тармак. Бу төрки элементның көнбатышка иң беренче чыгарылуы. Лексик, грамматик һәм фонетик яктан бик нык аерыла, ләкин һичшиксез төрки тел булып тора. Хәзер бу телдә сөйләшүчеләр Чувашстан территориясендә яши. Элек хәзерге Татарстан территориясендә яшәгәннәр. Идел буе Болгары һәм этнонимы теркәлгән территорияләр алар яшәгән территорияләр булган.

Мудрак О. А. Язык во времени. Классификация тюркских языков (рус.). «"Полит.ру" гамәви лекцияләре» (16 апрель 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 август 2025.[99]

Мәдәният

undefined

Рухи мәдәният

Мифология

Төп мәкалә: Ваттисен Ялы

Чуаш мифологиясе буенча дөнья өч өлештән тора: югары дөнья, урта дөнья (кешеләр дөньясы) һәм аскы дөнья. Һәр өлешнең берничә катламы була: өске дөнья өч катламнан, урта дөнья бер катламнан, аскы дөньялар тагын өч катламнан гыйбарәт.

Мифлар буенча, җир шакмак формасында, өстәвенә, чуашлар аның үзәгендә яшиләр. Күк йөзе уртада дөнья агачын тотып тора. Ул җирнең дүрт ягында, кырыйларында алтын, көмеш, бакыр һәм таштан эшләнгән дүрт багана өстендә тора. Баганаларның башларында оялар урнашкан, һәрберсендә өчәр йомырка, йомыркаларда — үрдәкләр. Чуашлар җирнең һәр почмагына яклаучы баһадирларны урнаштырган.

Җирнең ярларын океан юа, өстәвенә дулкыннар ярларны даими җимерә. Җир чите чуашларга килеп җиткәч, шулай ук чуаш халкы юкка чыккач, дөнья бетәчәк дип саналган.

Югары Алла — Турă, ышанулар буенча, югары дөньяда урнашкан. Шулай ук югары дөньяда тумаган балаларның рухы Пÿлех бар. Үлгәннән соң, гомер юлын дөрес үткән мәрхүмнең җаны тар күпер аша салават күперенә, аннары югары дөньяга күчә. Башта чуашларның традицион динендә тәмуг билгеләмәсе булмый, ләкин христианлык тәэсирендә гөнаһлы кешенең җаны тар күпердән түбән дөньяга төшү, тугыз казанда гөнаһлы кешеләрнең җаннары пешү турында күзаллау барлыкка килә. Шуйтанның хезмәтчеләре (персонаж исламнан алынган) берөзлексез казаннар астында ут ягып торалар. Геройлар аскы дөньяга «какӑр» дип аталган ярыклар (тишекләр) аша эләгә дип күзаллана.

Диннәр һәм традицион ышану

Чуаш мәдәниятенең, аның дөньяга карашының нигезен традицион чуаш дине тәшкил итә. Тарихи яктан, чуашларның ата-бабалары христианлык, ислам, яһүдилек һәм зороастризмның төрле агымнары, шул исәптән бүген шактый экзотик индуизм дине агымнары йогынтысын кичерә[100].

Югары Алла — Турă, аны антропоморф рәвештә сурәтләргә рөхсәт ителми. Рухлар дөньяда яши. Чуашларның дини культы аграр бәйрәмнәр һәм игенчелек эшләре циклы белән тыгыз бәйле була. Яңа ел апрель азагындагы «Манкун» белән башланып китә. Кояш елы башы «Сурхури» (Сур хури) бәйрәме белән билгеләнә. Аннары язгы көн белән төн тигезлеге көненә бер атна кала җәйге яртыеллык «Саварни» (Сăв эрни) бәйрәме килә. Аграр циклны беренче буразна бәйрәме булган «Акатуй» (Самара чуашлары, сухатлар һәм тау ягы чуашларының Сабан туе) башлый. Христиан динененән кергән Симык (Семик) (Пасхадан соң җиденче атна) — табигать чәчәк ату бәйрәме, мәрхүмнәрне күмәкләп искә алу көне. Игеннәрне чәчкәннән соң, июнь аенда «Уяв» бәйрәме һәм туйлар ае башлана. Яңа уңышны изгеләндерү бәйрәме — «Чÿклеме» көзге кояш торгынлыгы көнендә үткәрелә[101].

Чуашларның йола эчемлеге булып догалар белән әзерләнгән сăра сырасы санала. Сăраны эчү өчен сыра чүмечләре файдаланыла, аларның төп төре булып «Козьмодемьянск тибындагы» чүмеч — курка санала. Хĕр сăри — кызлар кичәсе (туры мәгънәдә — кызлар сырасы) — көзен авыл хуҗалыгы эшләре тәмамланганнан соң кызлар тарафыннан оештырыла торган күмәк кичә. Ноябрь-декабрь айларында искә алу ае, аның өчен махсус йола автаны сăри, ягъни искә алу өчен пешерелгән сыра әзерләнә. Чуашлар еш кына үлгән туганнарын искә алалар, барлык күңелсезлекләр һәм авырулар үлгәннәрнең рухлары ачуына бәйләп аңлатыла.

Д. Месарош та чуашларда бердәм Алла барлыгын билгеләп үтә:

«Көньяк чуашлар Алланы Турӑ, төньяктагылары Торӑ дип атыйлар. Чуашлардагы Алла төшенчәсе турында рус махсус әдәбияты әлегә кадәр ялгыш фикердә була. Мәҗүсилеккә яки „кара тылсымга“, яхшымы яки яманмы булуга карамастан, шулай ук күзаллауның башка җимешләрен, исәпсез-хисапсыз рухларны да кертә. Телне һәм ул өлкәне тулысынча белмәүләре нәтиҗәсендә кайбер авыруларның томанлы атамаларын шулай ук рух атамалары дип кабул иткәннәр. Аларда баш Алла (Турӑ) һәм түбән чиндагы күп санлы рухлар аерылып торган[102]».

Ислам йогынтысында чуаш әкиятләрендә һәм мифологиясендә шуйтан барлыкка килә. Әлеге мөселман персонажының барлыкка килүе чуаш динендәге дуализмга нигез була:

«Беркөнне, яшенле яңгыр яуганда, крестьян мылтыгын күтәреп елга буеннан йөри. Күктә күк күкри, ә шуйтан, Алланы мыскыллап, арты белән өскә таба тибә. Крестьян, моны күреп, мылтыгын алып аңа ата. Шуйтан егыла. Гөрелдәү туктый, Алла күктән крестьян алдында төшә һәм телгә килә һәм сөйли башлый:
— Син хәтта миннән дә көчлерәк булып чыктың. Шуйтанны җиде ел эзәрлекләсәм дә, моңарчы эләктерә алмадым[103]».

Шулай ук чуашларда башка ышанулар да була, иң әһәмиятлесе — авылдагы изге урын — ырсамайга (кирәмәт) табыну. Кирәмәт —калкулыктагы, эчәргә яраклы чиста чишмә янындагы изге урын. Мондый урыннарда яшәү символы буларак имән, корычагач яки башка нык һәм биек яшел агач куллана торган булалар.

Чуаш халкының дине үзенчәлекле, ләкин мариларның традицион ышанулары белән, шулай ук Идел буеның башка халыклары белән охшашлыклары да күп. Анда ислам (мәсәлән, Кирәмәт, Кыямәт) йогынтысы сизелә, ә бүген күп нәрсә христианлык белән алыштырыла.

XVIII гасырда чуашлар, «Идел буе халыкларын көчләп чукындыру» турындагы указ нигезендә, массакүләм христианлаштыруга дучар булалар.

Традицион мәдәният

Игенчелек

Чуашларның борынгы бабалары игенчелек һәм бакчачылык буенча гадәттән тыш күнекмәләргә ия була. Алар өч кыр системасын кулланып, үз җирләрендә бодай, арпа, тары, борай, ясмык, киндер, җитен, арыш, ногыт борчагы чәчә. Димәк, кырның бер өлешенә сабан культуралары игәләр, икенче өлешенә көзге культуралар чәчәләр, ә өченче өлешен сөрәләр, — ул ял итә[104]. Икенче елда (яки 2-3 елдан соң) басуларны алыштыралар. Җирне авыр сабаннар белән эшкәртәләр, ә кабат сөрү өчен җиңелрәк кораллар, ә соңрак «рус тибындагы» сука куллана башлыйлар.

Бөртекле культуралар — ярма, он, колмак рәвешендә кешеләргә ризык әзерләгәндә файдаланыла. Салам — йорт түбәләрен, балчыктан кирпеч сукканда, терлекләргә азык буларак кулланыла[105].

Терлекчелек

Терлекчелек республика авыл хуҗалыгының алдынгы тармагы булып кала. Чуашстан хуҗалыкларында мөгезле эре терлек, дуңгыз, сарык, кош-корт үстерәләр. Кайбер хуҗалыкларда ат үрчетү сакланган. Терлекчелек структурасында ит-сөт юнәлешле мөгезле эре терлекчелек өстенлек итә. Республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 2000 елга 212 мең баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 70 меңнән артык сыер, 199 меңгә якын дуңгыз һәм 39 мең сарык исәпләнә. Җитештерүдә чуаш милләтеннән булган 113 мең эшли, бу Чуашстан икътисады тармакларында эшләүчеләрнең 20 %ын тәшкил итә. Республикада барлыгы 466 авыл хуҗалыгы предприятиесе (кооператив хуҗалыклар, ҖЧҖ, ЯАҖ, ААҖ, муниципаль предприятиеләр һәм башкалар), шулай ук 1150 крестьян (фермер) хуҗалыгы бар.

Һөнәрләрчелек

Борынгыдан ук чуашларда һөнәрчелек югары дәрәҗәдә үсеш ала. Ул җитештерүнең аерым тармакларына бүленә, ягъни осталар үз эшләре белән генә дә акча эшли ала һәм аларга икмәк һәм терлек үстерергә кирәк булмый.

Һөнәрчеләр металл, шул исәптән югары сыйфатлы корыч эретү белән шөгыльләнә, эш кораллары, арба — арбаларның төрле өлешләрен, йозаклар, кадаклар, савыт-саба, бизәнү әйберләре, кораллар һәм башка әйберләр ясыйлар. Чуаш осталары үзеннән-үзе үткенләнә торган корыч һәм пычаклар эшләп чыгаралар — йомшак тимернең ике катламы арасына чыныккан, нык корыч сала торган булалар. Эксплуатация вакытында тимер катламнар корыч өлешенә караганда тизрәк туза, шуңа күрә ул һәрвакыт өскә чыгып тора һәм кисә торган чите булып хезмәт итә[106].

Матди мәдәният

Торак

Чуаш өенең (пӳрт) үзенчәлекле ягы булып бизәкле түбә очы һәм зур керү капкалары (мӑн алӑк) тора.

Милли кием

Традицион типтагы киемнең төрле формалары һәм вариантлары була. Утилитар файдаланылудан тыш, тәнне тышкы тирәлек йогынтысыннан саклау, символик һәм ритуаль функцияләргә ия була. Чуашларның киемнәре өчен материал булып киндер, өйдә тукылган постау, сатып алынган тукымалар, киез, күн хезмәт итә. Аяк киеме өчен шулай ук юкә, кайры, агач кулланыла. Кием өчен материал нигездә йорт хуҗалыгында әзерләнә. Киндер һәм җитеннән тукыма җитештерәләр. Бәйрәм киемнәрен юка киндердән (ҫинҫе пир), ә урта сыйфатлы киндердән (вӑтам пир) — эш күлмәкләре, чалбарлар тегәләр. Сарык йоныннан (тала) эшләнгән юка постау бәйрәм һәм туй кафтаннары (сӑхман), тупасы — гади кафтаннар һәм чапаннар тегү өчен файдаланыла.

Хатын-кызлар киеме ансамбленә күкрәк (кӗскӗ) медальонлы күлмәк (кӗпе), шупӑр (халат төре), чӗр ҫитти (алъяпкыч), пиҫиххи (билбау), яулыклар, итек (атӑ), аскы һәм болын ягындагыларда — ак, тау ягы чаушларында — кара чолгау (тӑла), кызларда ябык, конус формасындагы тухья яки кияүдә булган хатыннарда ачык түбәле хушпу, сурпан һәм тутри сурпаны (сөлгесыман бәйләвечләрләр), чалма (сурпан өстеннән бәйләвеч), масмак (маңгай бәйләвече) керә. Тәңкәләр, муенсалар һәм сәйлән тегүле чуаш бизәнү әйберләренә теветь (иңбаш каешы), сӑрка (асылма), алка, шӑрҫа (төймә), мӑя (муенса), ама, шӳлкеме, сурпан ҫакки (күкрәк бизәнү әйберләре), ҫӗрӗ (йөзек), сулӑ (беләзек), яркӑч (билбау), сарӑ (кияүдәге хатын-кызларның билбау киеме), ҫӳҫ хӳри, ҫӳҫ туни тенки (толым каплавычы), енчӗк (көзге һәм тәңкәләр өчен янчык), тӗкӗр (билбау көзгесе) һәм башкалар. Ирләр кӗпе (күлмәк), йӗм (чалбар), атӑ (итек), ҫӑматӑ (киез итек), ҫӑпата (чабата), калпак (эшләпә) кияләр, ә кияү — ҫулӗк, кӗрӳ тутри (чачаклы чигелгән яулык), кулына саламат (нагайка, ягъни камчы) тота. Ир балаларны, ритуаль характердагы әйберләрсез генә, олылар кебек үк киендерәләр[107].

Россиядә чуашларның таралуы

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясендә 1 067 139 чуаш яши.

2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясендә 1 637 200 чуаш исәпләнә; шуларның 889 268есе (республика халкының 67,69 %ы) — Чуашстан Республикасында. Чуашлар шулай ук Татарстанда, Башкортстанда, Самара, Ульяновск өлкәләрендә, Мәскәүдә, Саратов, Төмән, Ростов, Волгоград, Кемерово, Новосибирск, Иркутск, Чита, Оренбург, Мәскәү, Ярославль, Пенза, Иваново өлкәләрендә, Красноярск, Пермь крайларында һәм башка төбәкләрдә гомер итәләр.

undefined
undefined

2010 елда Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча 2002—2010 елларда Россия Федерациясендә чуашлар саны 1 435 872 кешегә кадәр (202 мең кешегә диярлек (14 %ка)) кими, шул исәптән Чуашстан Республикасында 75 мең кешегә, ягъни 1955 ел дәрәҗәсенә кадәр азая.

Иҗтимагый оешмалар

2005 елда Чуашстан Республикасыннан читтә 67 чуаш милли-мәдәни автономиясе теркәлә. 2009 елның 1 гыйнварына аларның саны 79 га җитә. Чуаш милли-мәдәни автономияләре Россия Федерациясенең 29 субъектында (шул исәптән Идел буе федераль округының 12 субъектында) һәм 6 чит илдә оеша[108].

undefined

Чуваш Республикасы, Россия Федерациясе, БДБ илләре һәм дөнья территориясендә гамәлдә булган милли-мәдәни җәмгыятьләрне, берлекләрне, автономияләрне һәм берләшмәләрнең башка формаларын Чуаш милли конгрессы берләштерә.

Филателиядә чуашлар

1933 елда СССРда «СССР халыклары» этнографик почта маркалары сериясе чыгарыла. Алар арасында чуашларга багышланган марка да бар.

Фотосурәтләр галереясе

Искәрмәләр

  1. Итоги ВПН-2020. Том 5 Национальный состав и владение языками. www.rosstat.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2025.
  2. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 Социально-демографический портрет России:по итогам Всероссийской переписи населения 2010 года. — М.: ИИЦ «Статистика России», 2002. — 183 с. — ISBN 978-5-4269-0025-7.
  3. Всероссийская перепись населения 2002 года (рус.). Росстат. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 август 2025.
  4. Всероссийская перепись населения 2002 года. Национальный состав населения по регионам России (рус.). demoscope.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 август 2025.
  5. Всероссийская перепись населения 2002 года. Национальный состав населения по регионам России. demoscope.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 август 2025.
  6. Агентство Республики Казахстан по статистике. stat.kz/p. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 август 2025.
  7. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Национальный состав населения по республикам СССР. www.demoscope.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 август 2025.
  8. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Национальный состав населения по республикам СССР. demoscope.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 август 2025.
  9. Чувашский. joshuaproject.net. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 август 2025.
  10. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Национальный состав населения по республикам СССР. demoscope.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 август 2025.
  11. Национальный состав населения Республики Беларусь. belstat.gov.by. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 август 2025.
  12. Итоги переписи населения Таджикистана 2000 года: национальный, возрастной, половой, семейный и образовательный составы. demoscope.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 август 2025.
  13. Демографические тенденции, формирование наций и межэтнические отношения в Киргизии в 1926—2000 г. Демоскоп. demoscope.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 август 2025.
  14. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Национальный состав населения по республикам СССР. demoscope.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 август 2025.
  15. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Национальный состав населения по республикам СССР. demoscope.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 август 2025.
  16. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Национальный состав населения по республикам СССР. demoscope.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 август 2025.
  17. RL21442: численность населения по этнической принадлежности, родному языку, гражданству, полу, возрастной группе и месту жительства (региону), 31 декабря 2021 г. andmed.stat.ee. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 август 2025.
  18. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Национальный состав населения по республикам СССР. demoscope.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 август 2025.
  19. Музей им. П. В. Алабина / Музей Алабина / Экспозиция и выставки / Выставки / Конфессии. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 август 2025. Архивировано из оригинала 18 август 2025 года.
  20. Ягафова Е. А. Чуваши-мусульмане в XVIII — начале XXI вв.: Монография. — Самара: ПГСГА, 2009. — 128 с.
  21. Салмин А. К. Система религии чувашей / А. И. Терюков. — СПб.: Наука, 2007. — 653 с.
  22. Трофимова Т. А. Антропологические материалы к вопросу о происхождении чувашей. www.archive.is. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 август 2025.
  23. Гаген-Торн Н. И. Женская одежда народов Поволжья: (Материалы к этногенезу). — Чебоксары, 1960. — 224-225 с.
  24. Вернадский Г. В. Древняя Русь, VI. Хазаро-булгарский период (650-737 гг.), 3. Волжские булгары, 1943 г.
  25. Фасмер М. Р. Этимологический словарь русского языка. — М.: Прогресс 1964—1973 гг.
  26. Фасмер М. Р. Этимологический словарь русского языка. — М.: Прогресс, 1964—1973.
  27. Татищев В. Н. История Российская с самых древнейших времён, ч.I, глава 22. — М.: Прогресс, 1768—1848.
  28. Смирнов И. Н. О влиянии волжских болгар на черемис // Смирнов И. Н. Черемисы: Историко-этнографический очерк. — Казань: Типография Императорского университета, 1889. — 19—24 с.
  29. Смирнов И. Н. Чуваши //Энциклопедический словарь Ф. А. Брокгауза и И. А. Ефрона Смирнов И. Н. Черемисы: Историко-этнографический очерк. — С.-Пб.: Брокгауз-Ефрон, 1890—1907.
  30. Ашмарин Н. И. Болгары и чуваши. — Казань: Брокгауз-Ефрон, 1902.
  31. Дыбо A. B. Хронология тюркских языков и лингвистические контакты ранних тюрков. — М.: Академия, 2004.
  32. Мудрак О. А. Классификация тюркских языков и диалектов с помощью методов глоттохронологии на основе вопросов по морфологии и исторической фонетике. (Серия «Orientalia и Classica». Вып.23). — М.: Изд-во Российского государственного гуманитарного университета, 2009. — 186 с.
  33. Мудрак О. А. Заметки о языке и культуре дунайских булгар. // Аспекты компаративистики. Вып.1.. — М.: Изд-во Российского государственного гуманитарного университета, 2005. — 83-106 с.
  34. Мудрак О. А. Аварская надпись на сосуде клада Надь-Сент-Миклош // Orientalia et Classica, Аспекты компаративистики. Вып. VI. — М.: Изд-во Российского государственного гуманитарного университета, 2005. — 81—103 с.
  35. Мудрак О. А. Аварская надпись на сосуде клада Надь-Сент-Миклош // Orientalia et Classica, Аспекты компаративистики. Вып. VI. — М.: Изд-во Российского государственного гуманитарного университета, 2005. — 81—103 с.
  36. Димитриев В. Д. Об основной аргументации теории чувашского этногенеза // Проблемы средневековой археологии Урала и Поволжья. — Уфа, 1987. — 26—35 с.
  37. Чуваши. old.bigenc.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 август 2024.
  38. Кашафутдинова М. Перепись-2020: татар и русских в России за десять лет стало меньше. www.m.realnoevremya.ru (31 декабрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2025.
  39. Таймасов Л. А. Экспертный совет по проведению государственной религиоведческой экспертизы при управлении министерства юстиции российской федерации по чувашской республике. www.textarchive.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2025.
  40. Браславский Л. Ю. Религиозные и оккультные течения в Чувашии (культы, церкви, секты, деноминации, духовные школы). — Чебоксары: Издательство «Чувашия», 2000. — 374 с. — ISBN 5-86765-170-3.
  41. Соловьёв С. М. История России с древнейших времён. — М.: Университетская типография, 1874.
  42. Фильм о чувашах-язычниках «Вера древнего народа» снятый на ВГТРК «Татарстан»  [рус.] (2017-10-02). 6 август 2025 тикшерелде.
  43. Ягафова Е. А. Чуваши-мусульмане в XVIII — начале XXI вв.. — Самара: ПГСГА, 2009. — 128 с.
  44. Этноатлас: народы и народности, населяющие Красноярский край. www.krskstate.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2025.
  45. Димитриев В. Д. Чувашские исторические предания. — Чебоксары: Чувашск. кн. изд-во, 1993. — 446 с.
  46. Алемань А. Аланы в древних и средневековых письменных источниках. — М.: «Менеджер», 2003. — 614 с.
  47. Мадуров Д. Ф. Выверка уклада чувашей на примере артефактов культуры // От истории природы к истории общества: прошлое в настоящем и будущем: Приложение к вестнику Российского философского общества. Материалы научной конференции. Ч. 1. — место=М.. — Российское философское общество, 2000. — 70-72 с.
  48. Латышев В. В. Известия древних писателей греческих и латинских о Скифии и Кавказе. Т. I, вып. 1. — СПб.: тип. ИАН, 1890. — 296 с.
  49. Артамонов М. И. История хазар. — Л.: Издательство Государственного Эрмитажа, 1962. — 523 с.
  50. Фасмер Макс. Этимологический словарь русского языка в 4 томах. Изд. 2-е. T. III. — М.: «Прогресс», 1987. — 576 с.
  51. Прицак О. Прицак О. Хазарские личные имена в Киевском письме // Голб Н., Прицак О. Хазарско-еврейские документы X века. — М.-Иерусалим: «Мосты культуры» / «Гешарим».
  52. Закиев М. З., Кузьмин-Юманади Я. Ф. Волжские булгары и их потомки. — Казань: «Инсан», 1993. — 160 с.
  53. Иванов В. Чуваши от переписи к переписи : газета. [ Архивировано] 19 октябрь 2010 года.
  54. 1 2 3 4 5 Трофимова Т. А. Антропологические материалы к вопросу о происхождении чувашей // Советская этнография. — 1950. — № Советская этнография. — С. 54—65.
  55. Алексеев В. П. Очерк происхождения тюркских народов Восточной Европы в свете нанных краниологии. / Вопросы этногенеза тюркоязычных народов Среднего Поволжья. Вып. 1. Отв. ред. Халиков А.Х.. — Казань, 1971. — С. 247. — 300 с.
  56. Моисеев В. Г. Происхождение уралоязычных народов по данным краниологии. — Наука. — СПб., 1999. — С. 69. — 128 с.
  57. Салмин А. К. История чувашского народа: анализ основных версий. — СПб.: Нестор-История, 2017. — С. 72. — 464 с.
  58. 1 2 Алексеева Т. И. Антропологический тип населения Чувашии // Краткие сообщения / Институт этнографии имени Н. Н. Миклухо-Маклая АН СССР.. — 1955. — № XXIII. — С. 93–100..
  59. 1 2 Салмин А. К. Савиры, булгары и тюрко-монголы в истории чувашей. — Нестор-История. — СПб., 2019. — С. 69, 71. — 296 с.
  60. Мадуров Д. Ф. Серебряная Булгария: основные вехи истории. — СПб.: Алетейя, 2018. — 260 с.: ил с.
  61. Ковалевский А. П. Чуваши и булгары по данным Ахмеда Ибн-Фадлана. — Чебоксары: Чуваш. гос. изд-во, 1954. — 64 с.
  62. Димитриев В. Д. Чувашские исторические предания: Очерки истории чувашского народа с древних времен до середины XIX века / Второе, дополненное издание. — Чебоксары: Чуваш. гос. изд-во, 1993. — 22 с.
  63. Фахрутдинов Р. Г. Мелодия камней. — Казань: Татарское кн. изд-во, 1986. — 224 с.
  64. Фахрутдинов Р. Г. О степени заселенности булгарами территории современной Чувашской АССР // Вопросы этногенеза тюркоязычных народов Среднего Поволжья. — Казань: Татарское кн. изд-во, 1971. — 197—198 с.
  65. Золотницкий Н. И. Корневой чувашско-русский словарь, сравнений с языками и наречиями разных народов тюркского, финского и других племён. — Казань: Тип. Имп ун-та, 1875. — 297 с.
  66. Ашмарин Н. И. Болгары и чуваши. — Казань, 1902. — 45 с.
  67. Миллер Г. Ф. Описание живущих в Казанской губернии языческих народов яко то черемис, чуваш и вотяков. — СПб.: ИАН, 1791. — 101 с. + 8 илл. 49 с.
  68. Худяков М. Г. Вотские родовые деления // ИО АИЭ при Казанском университете. Т. XXXI, вып. 1. — Казань: Тип. Казан. ун-та, 1920. — 1-16 с.
  69. Ковалевский А. П. Книга Ахмеда Ибн-Фадлана о его путешествии на Волгу в 921—922 гг. Статьи, пер., комм. — Харьков: Изд. Харьк. ГУ им. А. М. Горького, 1956. — с. 35. — 345 с.
  70. Мустакимов И. Чуваши и ислам: новое прочтение этнонима от татарского суфийского шейха. www.milliard.tatar (8 февраль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2024.
  71. Немет Ю. К вопросу об аварах / Кляшторный С. Г., Петросян Ю. А., Тенишев Э. Р. — Л.: «Наука», 1976. — 298—304 с.
  72. Белых С. К. К вопросу о происхождении самоназвания бесермян // VIII Петряевские чтения. Материалы научной конференции. — Киров: «Наука», 24-25 февраля 2005. — 130—135 с.
  73. Вернадский Г. В. Волжские булгары // Древняя Русь. — 1943.
  74. Фасмер М. Р. Этимологический словарь русского языка. — М.: Прогресс, 1964—1973.
  75. Татищев В. Н. История Российская с самых древнейших времён, ч.I, глава 22, п.18. — 1768—1848.
  76. Смирнов И. Н. О влиянии волжских болгар на черемис // Смирнов И. Н. Черемисы: Историко-этнографический очерк. — Казань: Типография Императорского университета, 1889. — 19—24 с.
  77. Смирнов И. Н. Чуваши // Энциклопедический словарь Ф. А. Брокгауза и И. А. Ефрона. — С.-Пб.: Брокгауз-Ефрон, 1890—1907.
  78. Ашмарин Н. И. Болгары и чуваши. — Казань, 1902.
  79. Дыбо A. B. Хронология тюркских языков и лингвистические контакты ранних тюрков. — М.: Академия, 2004.
  80. Мудрак О. А. Классификация тюркских языков и диалектов с помощью методов глоттохронологии на основе вопросов по морфологии и исторической фонетике. (Серия «Orientalia и Classica». Вып.23). — М.: Российский государственный гуманитарный университет, 2009. — 186 с.
  81. Мудрак О. А. Заметки о языке и культуре дунайских булгар. // Аспекты компаративистики. Вып.1.. — М.: Российский государственный гуманитарный университет, 2005. — 83-106 с.
  82. Мудрак О. А. Аварская надпись на сосуде клада Надь-Сент-Миклош // Orientalia et Classica, Аспекты компаративистики. Вып. VI.. — М.: Изд. Российский государственный гуманитарный университет, 2005. — 81—103 с.
  83. Иванов В.П. Этногенез чувашского народа. www.chuvenc.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025.
  84. Халăх сăмахлăхĕ: хрестомати / Г. Ф. Юмарт пухса хатĕрленĕ. — Шупашкар: Чăваш кĕнеке изд-ви, 2003. — 287. — 415 с.
  85. Мифсемпе халапсем / пухса хатĕрлекенĕсемпе ăнлантарусене çыраканĕсем И. И. Одюков, Е. С. Сидорова, Г. Ф. Юмарт // Чăваш халăх сăмахлăхĕ. IV т., 2-мĕш пайĕ. — Шупашкар: Чăваш кĕнеке изд-ви, 1987. — с. 287—288. — 448 с.
  86. Чеченов А. А. Опыт историко-генетической интерпретации феномена параллельного функционирования джокающих и йокающих идиомов в среднем Поволжье (по материалам языков эпиграфических памятников XIII—XIV веков с территории Булгарского улуса Золотой Орды) // Чувашская письменность: история и современность: Материалы международной научно-практической конференции, 17 июня 2011 г., Чебоксары / Э. Е. Лебедев. — Чебоксары: Чувашский государственный институт гуманитарных наук, 2012. — 13-14 с.
  87. Теория булгаро-чувашской этноязыковой общности. www.chuvenc.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2025.
  88. Ювенальев Ю. Ю., Ювенальев С. Ю. Культура суваро-булгар. Этническая религия и мифологические представления. — Чебоксары, 2013. — 128 с. — ISBN 978-5-7361-0154-2.
  89. Трофимов А. А. Зороастризм: суваро-болгарская и чувашская народная культура. — Чебоксары: ЧГИГН, 2009. — 256 с.
  90. Мадуров Д. Ф. Переднеазиатско-чувашские культурные параллели // Научно-педагогическое наследство В. Ф. Каховского и проблемы истории и археологии. Материалы научно-практической конференции. 19-20 декабря 2006 г. Книга 2. — Чебоксары: ЧГИГН, 2009. — 360—382 с.
  91. Мадуров Д. Ф. Серебряная Булгария: основные вехи истории. — СПб.: Алетейя, 2018. — 260 с.: ил. с. — ISBN 978-5-906980-03-08.
  92. Димитриев В. Д. Чувашские исторические предания. Ч. 1.. — Чебоксары: Чувашск. кн. изд-во, 1983. — С. 69. — 109 с.
  93. Чуваши. www.vokrugsveta.ru (21 июнь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2025.
  94. Шнирельман В. А. Очарование седой древности: Мифы о происхождении в современных школьных учебниках. www.сувары.рф. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2025.
  95. Shnirelman V. A. Who Gets the Past? Competition for Ancestors among non-Russian Intellectuals in Russia. www.сувары.рф. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2025.
  96. Уяма Т. От «булгаризма» через «марризм» к национальным мифам: дискурсы о татарском, чувашском и башкирском этногенезе // Новая волна в изучении этнополитической истории Волго-Уральского региона / К. Мацузато. — Саппоро: Центр славянских исследований, 2003. — 16—51 с.
  97. Frank A. J. Islamic Historiography and "Bulghar" Identity among the Tatars and Bashkirs of Russia. — Leiden: Brill, 1998. — ix + 232 с.
  98. Rachewiltz, Igor de. Introduction to Altaic philology: Turkic, Mongolian, Manchu (Handbook of Oriental Studies = Handbuch der Orientalistik. Section 8, Central Asia; 20) / by Igor de Rachewiltz and Volker Rybatzki; with the collaboration of Hung Chin-fu. p. cm.. — Leiden; Boston, 2010. — С. 7.
  99. Мудрак О. А. Классификация тюркских языков и диалектов: (с помощью методов глоттохронологии на основе вопросов по морфологии и исторической фонетике).(Orientalia et Classica. Труды Института восточных культур и античности. Вып. XXIII). — М.: Российский государственный гуманитарный университет, 2009. — 191 с.
  100. Мадуров Д. Ф. Предметы Василицкого клада. Интерпретация // Музейнi читания. Матеріали науковой конференцii «Ювелірное мистецтво — погляд крёзь віки». 12-14 ноября 2012 г.. — Киев: Музей исторических драгоценностей Украины, филиал Национального музея истории Украины, 2013. — 183-193 с.
  101. Егоров Н. И. Праздники и календарные обряды // Скворцов М. И. Культура чувашского края. Ч. 1. — Чебоксары: ЧКИ, 1994. — 176 с.
  102. Мессарош Д. Памятники старой чувашской веры / Пер. с венг. — Чебоксары, 2000.
  103. Мессарош Д. Памятники старой чувашской веры / Пер. с венг. — Чебоксары, 2000.
  104. Енькка Е. В. Земледелие: система, культуры, орудия труда // Родной край. Материальная и духовная культура чувашского народа XVI—XIX веков — учебное пособие для 6–7 классов. — Чебоксары: Чувашское книжное издательство, 2009. — 247 с. — ISBN 978-5-7670-1646-4.
  105. Сельское Хозяйство. www.gov.cap.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2025.
  106. Повествование о чувашах — Ремёсла. www.gov.cap.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2025.
  107. Национальный костюм. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2025. Архивировано из оригинала 14 июль 2010 года.
  108. Чувашский национальный конгресс. www.old-culture.cap.ru (20 март 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2025.

Әдәбият

Сылтамалар