Шаһидуллин Рифгать Роальд улы

Шаһидуллин Рифгать Роальд улы (рус. Шагидуллин Рифгат Роальдович; 1961 елның 7 октябре, Казан, ТАССР, ССРБ) — Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты директоры. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы. Химия фәннәре докторы. Татарстан Республикасының атказанган экологы (2016)[1]

Тәрҗемәи хәле

Рифгать Шаһидуллин 1961 елның 7 октябрендә Казан шәһәрендә туа.

1978 елда Казанның 72 нче урта мәктәбен, 1983 елда Казан дәүләт университетының физика факультетының оптика һәм спектроскопия кафедрасын тәмамлый.

1990 елда физика-математика фәннәре кандидаты, 2012 елда химия фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәләренә диссертация яклый.

1983—1994 елларда Россия фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Александр Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институтының химия-биология тикшеренүләре лабораториясендә стажер-тикшеренүче, инженер, өлкән инженер, кече фәнни хезмәткәр, фәнни хезмәткәр, өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. Физик һәм химик тикшеренү методлары лабораториясендә эчке стажировка үтә.

1994—2008 елларда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсуслаштырылган аналитик контроль инспекциясе башлыгы вазифасын башкара.

2008—2010 елларда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институтының фән эшләре буенча директор урынбасары.

2010 елдан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты директоры булып эшли.

Әйләнә-тирәне саклау һәм табигатьне рациональ файдалану, экологик химия, экология-аналитика контроле, экологик мониторинг, әйләнә-тирә объектларын тикшерүнең физика-химия методлары өлкәсендә белгеч, 217 фәнни хезмәт авторы, шуларның 1 — монография, 2 — автордашлыкта язылган монография, китап-альбом[2].

Рифгать Шаһидуллин "Россия гамәли экология журналы"ның баш мөхәррире, ел саен басыла торган «Татарстан Республикасында табигый байлыкларның торышы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау турында» дәүләт докладының редакция коллегиясе әгъзасы булып тора[2].

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Президиумы әгъзасы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институтының Гыйльми советы рәисе, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Фәнни-техник советы составына керә, Идел-Чулман дәүләт табигый биосфера тыюлыгының Гыйльми советы әгъзасы, Татарстан Республикасы буенча Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт[ru] идарәсе карамагындагы Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Иҗтимагый советы комиссиясе рәисе[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Татарстан Республикасы Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Мактау грамотасы (2005, 2006, 2011)[3];
  • Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты (2006);
  • «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005);
  • Идел-Чулман дәүләт табигый биосфера тыюлыгының «Казанышлар өчен» мактау медале (2010)[3];
  • «Татарстан — Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Сәяси советы Рәисенең Рәхмәт хаты (2016 ел);
  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты (2019 ел)[3];
  • Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Рәхмәт хаты (2021 ел);
  • Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының А. И. Щеповских исемендәге медале (2021 ел)[3].

Искәрмәләр

  1. Шагидуллин Рифгат Роальдович (рус.). business-gazeta.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2025. [Тикшерелгән 3 апрель 2025].
  2. 1 2 3 Шагидуллин Рифгат Роальдович (рус.). Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең рәсми сайты. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2025. [Тикшерелгән 3 апрель 2025].
  3. 1 2 3 4 Шагидуллин Рифгат Роальдович (рус.). tatcenter.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2025. [Тикшерелгән 3 апрель 2025].

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә