Рабит Батулла
Рабит Батулла (Роберт Мөхлис улы Батуллин, рус. Роберт Мухлисович Батуллин; 26 март 1938, Түбән Лоҗы, Татарстан АССР) — татар җәмәгать эшлеклесе, театр режиссеры, педагог, язучы, драматург, публицист һәм сатирик. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1985), Татарстан Республикасының халык язучысы (2008), Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе(2006), Абдулла Алиш һәм Гаяз Исхакый премияләре лауреаты.
Тормыш юлы
Роберт Батуллин 1938 елның 26 мартында Татарстанның Зәй районы Түбән Лоҗы авылында туа. Туган нигезе дип үзе үскән Шикмай авылындагы Кәлимулла бабасы йортын саный[1].
1956—1961 елларда Мәскәүдә М. С. Щепкин исемендәге югары театр училищесының Татар студиясендә укый. Мәскәүдә ГИТИС каршындагы югары режиссерлык (1966) һәм М. Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы югары әдәби курсларны (1979) тәмамлый[2].
1961—1963 елларда Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли, 1963—1965 елларда Курчак театрында һәм Казан телевидение студиясендә балалар өчен тапшырулар редакциясе режиссеры була.
1967 елдан Татар дәүләт филармониясендә режиссер һәм артист.
1968 елда — Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы[3].
1970 елда Актерлар йорты каршындагы «Ядкәр» исемле иҗат берләшмәсен җитәкли, шунда ук ШТМ (шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесе) оештыра.
1970—1975 елларда Казан театр училищесендә һәм Казан мәдәният институтында укыта.
1986 елдан Кәрим Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия театрының, 1988 елдан «Салават күпере» исемле театрның баш режиссеры.
1990 елда, 50 яше тулу уңаеннан иҗат кичәсен уздыра. Камал театрында узган бу кичәдә авылдашлары аңа баян баян бүләк итәләр.
1995 елда район хакимияте чакыруы буенча Теләчедә халык театры оештыра: «Теләчедә таң ата» исемле үз пьесасын сәхнәләштерә.
1998 елда «Мәдәни җомга» газетасында сәнгать бүлеге мөдире булып эшли.
2000 елдан лаеклы ялда[1].
2022 елда Байбулат Батулланың «Ядәч! Истә!» фильмында төшә, төп рольләрнең берсе — Рәсим бабай ролен башкара[4][5].
2023 елның февралендә Зәй районының Түбән Биш авылы мәктәбендә язучының музей-бүлмәсе ачыла[6].
Иҗаты
Беренче хикәясен 1963 елда язып бастыра, ә 1967 елда аның беренче китабы — «Исемем минем Дүрткүз» кыйссасы китап булып басылып чыга. Шул ук елда «Әбүгалисина» («Тылсымчы») исемле беренче пьесасын яза һәм аны Казан курчак театрында «Тылсымчы Әбүгалисина» исеме астында сәхнәләштерә, режиссеры — үзе. Саратов курчак театрында да «Әбүгалисина» исемле пьесасы куела[3].
1973 елда берничә әсәре тамашачыга тәкъдим ителә: Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында «Туйлар узгач, туннар тузгач» комедиясе (режиссеры — Рәфкать Бикчәнтәев), Камал театрында «Өчәү юлга чыктык» («Ихлас») исемле драмасы (режиссеры — Празат Исәнбәт); 1974 елда Курчак театрында «Баһадирлар» спектакле (режиссеры — үзе), 1976 елда Курчак театрында «Давным-давно» һәм «Сказки величиной в горошину» әсәрләре, 1979 елда «Өйләнер чак» исемле пьесасы (режиссеры һәм авторы — үзе), 1981 елда Әлмәт театрында «Исәп-хисап» драмасы (режисcеры — Рөстәм Абдуллаев), Камал театрында «Кичер мине, әнкәй» пьесасы (режиссеры — Празат Исәнбәт; 2006 елда кабатлап куела, режиссеры — Миләүшә Закирова), Минзәлә театрында «Каерылмасын канатың» драмасы (Режиссеры — Ленар Садриев), Камал театрында «Елантау» әкияте (режиссеры — Ришат Хаҗиәхмәтов), Драма-комедия театрында «Ак күгәрченнәр» комедиясе (режиссерлар — Равил Тумашев һәм үзе), 1986 елда Чаллы театрында «Нурислам нигезе» («Күбәләк булып җаным кайтыр») пьесасы (режиссеры — Фаил Ибраһимов), 1987 елда Тинчурин театрында «Сират күпере» (режиссеры — үзе), 1988 елда Минзәлә театрында «Сөйгән ярым ятка кала» комедиясе (режиссеры — Фаил Ибраһимов), 1993 елда Курчак театрында «Салават күпере» пьесасы (режиссеры — Илдус Зиннуров), 2003 елда Тинчурин исемендәге театрда «Сөйгән ярым ятка кала» комедиясе (режиссеры — Рәшит Заһидуллин) һ.б.[7].
Рабит Батулла йөзгә якын китап авторы[8]. Аның «Каникуллар дәвам итә» (1969), «Могҗизалы тамаша» (1969), «Уйларымны кеше белсен» (1970), «Куян баласы Наян» (1970), «Алтын куллы Гөлчәһрә» исемле әкиятләр китабы (1975), «Пәһлеваннар иле» исемле пьесалар китабы (1978), «Волшебство в полдень» исемле әкият-пьесасы (Мәскәү, 1980), «Әкият сөйлим сезгә» (1980), «Малыш играет на курае» исемле әкият-пьесасы (1980), «Ташламам, җанкисәгем» (1981), «Прости меня, мама» (1983), «Серле сандык» (1985), «Сын-журавль» исемле әкиятләр китабы (1985), «Чебен гөмбәсе» (1986), «Алып батыр маҗаралары» (1987), «Кичер мине, әнкәй» (1989), «Бишек хикәятләре» (1991), «Юл буенда зәңгәр чәчәк» (1991), «Сөембикә» (1995), «Кылдан нечкә, кылычтан үткен» (1998), «Тузга язмаган хәлләр» (2000), «Бармакбаш хикәятләр» (2001), «Не пророчество, а явь…» (2001), «Янсам, яндым, пыскымадым» (2001), «Сююмбике — царица Казанская» (2002), «Про белого бычка» (2003), «Елантау» (2005), Күк капусы ачылганда (2012) һ. б. әдәбиятның төрле жанрларында язылган китаплары басылган. Ул, драматург буларак кына түгел, прозаик, балалар язучысы буларак та билгеле[9][10].
Иҗатының беренче чорында күбрәк курчак театры өчен яза. Аның «Төш вакытындагы могҗиза», «Курай уйный бер малай» һ.б. пьесалары Казан, Донецк, Саратов, Кемерово, Барнавыл курчак театрлары сәхнәләрендә куела. Әбугалисина кыйссасы нигезендә язылган «Тылсымчы белән сихерче» (1966) пьесасы зур уңыш казана: Бөтенроссия курчак театрлары бәйгесендә икенче дәрәҗә дипломга ия була.
«Кичер мине, әнкәй!», «Өчәү юлга чыктык», «Туйлар узгач», «Сират күпере», «Мин Америка ачтым» әсәрләре — тирән эчтәлекле, актуаль проблемаларны чагылдырган әсәрләр.
«Волшебство в полдень» (1966), «Курай уйный бер малай» (1970) пьесалары бөтен Советлар Союзының күп кенә шәһәрләрендә куела. Аның китапларын «Уйларымны кеше белсен» (1969), «Сине ташламыйм, җанкисәгем» (1980) һ.б. нәшриятлар бастыра, алар ахыр чиктә кискен сюжет линиясе һәм нечкә юмор ярдәмендә укучыларның мәхәббәтен яулый. Нәкъ шул елларда аның хакимият белән проблемалары башлана. Партия җитәкчелеге язучының, 1552 елда Явыз Иван гаскәрләре Казанны алганнан соң, татарларның азатлык көрәше турында сөйләгән «Мортаза» хикәясенә кискен тискәре карашын белдерә[11].
18 пьесасы сәхнәгә куела, утызлап спектакльнең режиссеры була, педагог буларак алты курс чыгара, бик күп язучылар, шагыйрьләр һәм актерларның иҗат кичәләрен оештыра. 1969—1986 елларда Актерлар йорты каршындагы сатира театрына нигез салучы һәм сәнгать җитәкчесе булып тора. Сценарист, алып баручы һәм режиссер буларак балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә 1000 гә якын телетапшыру әзерләп чыгаруда катнаша. 1998 елдан «Батулла дәресләре» телетапшырулар циклы чыга[1].
1970 елда ул Брежневка ике телеграмма суга — берсендә яшь татар язучылары өчен журнал ачарга рөхсәт сорый, ә икенчесендә Әҗем мәчете бинасын тулай торакка тапшыруга каршылык белдерә. Нәтиҗәдә, «кара исемлеккә» кертелә. Нәшриятлар, газета-журнал редакцияләре аннан баш тарта. Үзгәртеп корудан соң гына ул яңадан тулысынча бастырыла башлый. Әдәбият, сәнгать, милли-сәяси проблемаларга караган публицистик мәкаләләре белән матбугатта даими басылып тора[1].
Рабит Батулла шулай ук 2001 елда «Коръән аятьләренең татарча мәгънәләре»н төрекчәдән татарчага тәрҗемә итә[12].
Бүләкләр
- Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1985);
- Гаяз Исхакый исемендәге премиясе (1995) — «Юл буенда зәћгәр чәчәк» китабы өчен;
- Абдулла Алиш премиясе лауреаты (1991) — «Ялкын» журналында басылган «Акбүре» кыйссасы өчен;
- Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2006);
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2018)[13];
- Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты (2024)[14].
Гаиләсе
Беренче никахындагы тормыш иптәше Маргарита исемле, 1980 елда аерылышалар, уртак балалары — улы һәм кызы бар.
1986 елда Рузия Гыйльманшинага өйләнә. 1988 елда — Нурбәк, 1995 елда Байбулат исемле уллары туа. Нурбәк — артист, биюче, балетмейстер һәм хореограф; Байбулат Батулла — кинорежиссер, сценарист, продюсер, актер[8].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 Об авторе | Рабит Батулла (рус.). batulla.tatar. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2025.
- ↑ А. Г. Ахмадуллин. Батулла Рабит (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2025.
- ↑ 1 2 Батулла Рабит. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2025.
- ↑ Ләйсән Сафина. Байбулат Батулланың «Ядәч! Истә!» фильмы прокатка чыга. vatantat.ru (1 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2025.
- ↑ Бери да помни, 2023. Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2025.
- ↑ Адилә Борһанова. Түбән Биштә Рабит Батулла исемендәге музей булдырылды. Зәй хәбәрләре (17 гыйнвар 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2025.
- ↑ Шәрәфи Р., Мингалим Р. Эзләнүләр юлыннан: Батулла иҗаты турында уйланулар // Казан утлары : журнал. — 1980. — № 8.
- ↑ 1 2 Радиф Кашапов. Рабит Батулла: «Cорок процентов крови в организме теперь – немецкая» (рус.). Собака.ru (17 апрель 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2025.
- ↑ Рабит Батулла (рус.). Высокогорский краеведческий музей (23 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2025.
- ↑ А. Ф. Ганиева, Л. Р. Надыршина. Условно-метафорическая проза Рабита Батуллы // Вестник ЧГПУ им. И. Я. Яковлева : журнал. — . 2020. — № 1 (106). — С. 26-32.
- ↑ Фәйзуллин Р. Бар шундый бер Батулла. Сайланма әсәрләр. 5 томда. 4 т. : әдәби-публицистик мәкаләләр, ир-ат портретлары, эссе уйланулар. — Казан: Татар кит. нәшр., 1998. — 156 с.
- ↑ Рифат Каюмов. Рабит Батулла: «У меня еще остается надежда, что татары так просто не сдадутся» (рус.). Татар Информ (13 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2025.
- ↑ О награждении медалью ордена «За заслуги перед Республикой Татарстан» (рус.). rais.tatarstan.ru (3 май 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2025.
- ↑ Определены победители Ежегодной театральной премии Министерства культуры Республики Татарстан «Тантана» (рус.). Министерство культуры Республики Татарстан (27 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2025.