Ырынбур өлкәсе

Ырынбу́р өлкәсе́Россия Федерациясенең Европа өлеше субъекты. Идел буе федераль округынә керә. ЮНЕСКО билгеләнмәсе буенча Урта Азия географик өлкәсенә керә. Өлкә үзәге – Оренбург шәһәре.

География

Чиктәшлек

Як Россия субъекты
Төньяк-көнбатыш Татарстан
Төньяк Башкортстан
Төньяк-көнчыгыш Чиләбе өлкәсе
Көнчыгыш
Көньяк
Казакъстан
Көнбатыш Самар өлкәсе

Оренбург өлкәсе Көнчыгыш Европа тигезлегенең көньяк-көнчыгыш өлешендә урнаша. Өлкәнең көнчыгыштан көнбатышка озынлыгы — 755 км, төньяктан көньякка — 425 км. Өлкәнең көнбатышын Төп сырт калкулыгы биләп тора, өлкәнең көнчыгышын Урал арты тигезлеге һәм Тургай платосының кырые биләп торалар.

Климат

Климат — кискен континенталь. Гыйнварның уртача температурасы — -14...-18°С, июльнең уртача температурасы — +19...22°С. Урта ел явымнар саны 300—450 мм.

Гидрогорафия

Төп елгалар — Җаек (2428 км), Сакмар (798 км), Иләк (623 км), Самар (594 км).

Тарих

Хәзерге Оренбург өлкәсе территориясе Pəcəй империясе составына XVIII гасырның 30-елларында керә.

1743 елда Оренбург чик буе ныгытмасы нигезләнә. 1744 елда Оренбург губернасы оештырыла. Губерна составында хәзерге Казакъстан, Башкортстан, Чиләбе һәм Самар өлкәсенең территорияләре булган.

1928 елда Оренбург губернасы юкка чыгарыла, ә территориясе Урта Идел өлкәсе составына кертелә. 1934 елның 7 декабрендә БҮБК Президиумы Оренбург өлкәсен оештыру турында карар кабул итә. 1938 елның 26 декабрендә, ССРБ Югары Советы Президиумы указы буенча, Оренбургка Чкалов исеме бирелә, ә Оренбург өлкәсенә Чкалов өлкәсе исеме бирелә. 1957 елда шәһәргә һәм өлкәгә тарихи исем кайтарыла.

Халык

Милли состав

Халык 1939 1959 1970 1979 1989 2002 2010
К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. %
руслар 1 159 573 69,2% 1 296 458 70,9% 1 472 328 71,8% 1 512 500 72,4% 1 568 442 72,3% 1 611 509 73,9% 1 519 525 75,9%
татарлар 104 843 6,3% 120 9441 6,6% 145 373 7,1% 151 383 7,2% 158 564 7,3% 165 967 7,6% 151 492 7,6%
казакълар 71 444 4,3% 77 708 4,2% 93 214 4,2% 98 612 4,7% 111 477 5,1% 125 568 5,8% 120 262 6,0%
украиннар 152 146 9,1% 128 541 7,0% 113 064 5,5% 104 971 5,0% 102 017 4,7% 76 921 3,5% 49 610 2,5%
башкортлар 22 484 1,3% 30 126 1,6% 37 501 1,8% 43 269 2,1% 53 339 2,5% 52 685 2,4% 46 696 2,3%
мордва 115 858 6,9% 95 042 5,2% 92 215 4,5% 80 611 3,9% 68 879 3,2% 52 458 2,4% 38 682 1,9%
башкалар 50 320 3,0% 80 662 4,4% 96 281 4,7% 96 804 4,6% 107 974 5,0% 94 443 4,3% 106 805 5,3%
барлык 1 676 668 100.0% 1 829 481 100.0% 2 049 976 100.0% 2 088 150 100.0% 2 170 692 100.0% 2 179 551 100.0% 2 033 072 100.0%

Искәрмәләр:
1 Кырым татарлары белән

Торак пунктлары

Оренбург өлкәсенең эре торак пунктлары

Икътисад

Төп тармаклары — ягулык сәнәгате, кара һәм төсле металлургия, химик, нефтехимик һәм азык-төлек тармаклары. Оренбург өлкәсе территориясендә Оренбург газ-конденсат чыганагы бар. Өлкә территориясендә нефть (Урал алды), тимер, бакыр һәм никель рудалары, азбис чыгарыла. Иң зур ширкәтләре — «Оренбургнефть», «Оренбурггазпром», «Орскнефтеоргсинтез», «Оренбург минераллары» җитештерү берләшмәләре, «Уральская сталь» (Новотроицк), «Южуралникель» (Орск) акционерлык җәмгыятьләре, Орск җиңел металл конструкцияләр заводы, Медногорск бакыр-күкерт комбинаты, Гай тау-баету комбинаты.

Өлкәдә туганнар

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр