Түбән Варта

Түбән Варта (рус. Нижневартовск) — Россиядә шәһәр, Хант-Манси — Югра автономияле округының халык саны буенча округының икенче шәһәр.

Халык саны — 251 860 кеше.[2]

География

Шәһәр Көнбатыш Себердә, Об елгасы өстендә, Ханты-Мансийскидан 625 километр көнчыгыштарак урнаша. Нижневартовск I һәм Нижневартовск II тимер юл станцияләре урнашкан.

Тарих

Түбән Варта 1909 елда Нижневартовская пристане буларак нигезләнә.

1964 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала.

1966 елда Түбән Варта тирәсендә Самотлор газ чыганагы табыла һәм шул ук елда Түбән Варта комсомол төзелеше булып игълан ителә.

1971 елда Түбән Вартада аэропорт ачыла.

1972 елда Түбән Варта шәһәр статусын ала.

Халык

1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[2]
~2 300 15 663 108 740 241 457 239 044 251 860

Икътисад

Нефть-газ комплекы ширкәтләре: «Самотлорнефтегаз», «Нижневартовское нефтегазодобывающее предприятие», «ТНК-Нижневартовск» һ. б.

Югары уку йортлары

  • Түбән Варта дәүләт һуманитар университеты;
  • Төмән дәүләт университетының филиалы;
  • Омск дәүләт техника университетының филиалы;
  • Төмән дәүләт нефть һәм газ университетының филиалы;
  • Тум дәүләт радиоэлектроника һәм идарә системалар университетының филиалы;
  • Төньяк Урал дәүләт университетының филиалы;

һ. б. югары уку йортлары.

Һәйкәлләр

Галерея

Танылган шәхесләр

  • Альберт Батыргазиев (1998), боксчы–профессионал, Россия милли җыелма командасы әгъзасы, халыкара класслы спорт мастеры. РФ чемпионы (2017, 2018, 2019, 2020). Азия чемпионы.

Тышкы сылтамалар

Тема буенча өстәмә