Мөслим (Мөслим районы)
Мөслим авылы - Татарстан Республикасы Мөслим районының үзәге. Казаннан 319 чакрым, Бөгелмәдән 110 чакрым, Чаллыдан 75 чакрым ераклыкта, Ык елгасы буенда урнашкан.
Тарих
Авыл урыны 1748 елдан бирле билгеле. 1920 елга кадәр Уфа губерниясе Минзәлә өязе Ирехтин волостенә керә. 1920 елдан соң ТАССРның Минзәлә кантонында була, 1930 елның 10 августында Мөслим районы төзелгәч, аның үзәгенә әйләнә. 1963 елның 1 февраленнән 1965 елның 12 гыйнварына кадәр Сарман районы составында була. Хәзер яңадан Мөслим районы үзәге.
1986-1991 елларда Мөслим шәһәр тибындагы поселок статусын йөрткән.
Сәнәгать
Авылда сөт комбинаты, ипи пешерү һәм кирпеч заводлары, ашлык кабул итү ширкәтләре эшли.
Атаклы урыннар
- Бакча урамы, Хафиз Фәизов йорты. 19 гасыр архитектурасы, таш, агач ике катлы йорт. 19 гасыр милли архитектура истәлеге.
- Октябрь урамы, 28. Мәчет. 1990 ел. Хәзерге заман милли культура архитектура истәлеге.
- Пушкин урамы.31. Мәктәп бинасы, 1901 ел. 4 класслы җәдид методы белән Мөхәммәтхарис Фәизов укыткан бина.
- Ленин һәйкәле,
Мәгариф
Авылда Мөслим политехника техникумы (2017―2019 елларда Сарман аграр көллиятенең филиалы), Габдулла Тукай исемендәге урта мәктәп, лицей, гимназия, мәктәптән тыш эш үзәге, балалар сәнгать мәктәбе, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе эшли[1].
Мәдәният
Дин
- Мөслим мәчете (Гаяз Авзалов урамы, 1а)
- Мөслим мәчете (Октябрь урамы, 29а)
- Мөслим җәмигъ мәчете (Пушкин урамы, 92б)[2]
- Мәдрәсә
Танылган шәхесләр
- Рафис Борһанов, V чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты, ТР министры.
- Марат Галиев, I-V чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты.
- Әлфия Тимербай кызы Галиева (1961), филология фәннәре кандидаты (2004), доцент, Яр Чаллы педагогика көллияте директоры (2005 елдан), Татарстанның атказанган укытучысы (2002). Россия Федерациясенең урта һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре (2009).
- Ранас Ганиев (1954), гамәли математика гыйлеме белгече, фән докторы.
- Марсель Вәлитов (1937), фән докторы (1991), профессор, «Профсоюзы и экономика» журналы баш мөхәррире, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (2005).
- Рәфкать Мәкъсүтов (1930), галим.
- Айдар Сәлимгәрәев (1971), Татмедиа җитәкчесе (2019 елдан).
- Халидә Уразаева, мәдәният эшлеклесе, җырчы, ТАССР, РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре.
- Таҗетдин Фазлыев (1920-1942), Бөек Ватан сугышында әсирлектә һәлак булган укчы.
- Инбер Шәфыйков (1941-2001), курайчы, педагог.
- Рәис Шәйхелисламов, икътисад фәннәре докторы, элеккеге мәгариф һәм фән министры.
Чыганаклар
- Фирдәүс Гарипова. Рухи башкалабыз. — Казан: Мәгариф, 2005. — Б. 247. — 124 б.
- Коллектив, баш ред. М. Хәсәнов. Татарстан Республикасының торак пунктлары = Населенные пункты Республики Татарстан. — Казан: ТЭ, 1997.
- Район сайтында район турында
- Районның рәсми сайтында район турында 2010 елның 28 август көнендә архивланган.
Сылтамалар
- Районның рәсми сайты 2009 елның 5 сентябрь көнендә архивланган. [рус.]
- Район сайты
Искәрмәләр
- ↑ «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталы, archived from the original on 2020-10-20, retrieved 2017-06-27
- ↑ Мәчетләребез. Мөҗәһит сайты 2017 елның 31 август көнендә архивланган.