Баулы

Баулы (лат. тат. Bawlı, рус. Бавлы) — республика карамагындагы шәһәр, Баулы районы үзәге.

Татарстаннын, көньяк-көнчыгыш чигендә Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында (Казаннан 369 километр). Ык елгасының сул кушылдыгы Баулы суы буенда, СемберУфа тимер юлының Бөгелмә станциясеннән 35 километр көньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Баулы аркылы КазанЫрынбург автомобиль юлы уза.

Халкы – 22 мең кеше.

Тарих

1658 елда нигез салына.
1930-63 елларда һәм 1965 елдан Баулы районы үзәге
1963 елдан Бөгелмә шәһәр Советы карамагында
1950 елдан – шәһәр тибындагы эшчеләр бистәсе
1996 елның 17 сентябреннән – шәһәр.

XYIII-XIX йөзләрдә яшәүчеләре җир биләүче башкортлар һәм дәүләт крестиәннәре булган. Игенчелек, терлек үрчетү, умартачылык белән шөгыльләнгәннәр.

Сәнәгать

  • Нефть һәм газ сәнәгате («Баулынефть» нефть-газ чыгару идарәсе)
  • Кабель җитештерү заводы
  • Азык-төлек сәнәгате (сөт, икмәк заводлары) ширкәтләре
  • Төзү материаллары комбинаты
  • «Мирас» халык кәсәбәчеләре фабрикасы
  • типография
undefined

Мәгариф

Мәдәният

Дин

  • 2 мәчет

Сәламәтлек саклау

  • район үзәк хастаханәсе

Шәһәрдә туган танылган шәхесләр

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә