Әгерҗе

Әгерҗе (лат. тат. Ägerce, рус. Агрыз, удм. Огырчи) — РФнең субъекты булган Татарстан Республикасындагы шәһәр, Әгерҗе районының үзәге. Мөһим тимер юл төене.

Халык саны – 19 739 кеше (2016).

География

Шәһәр Татарстанның төньяк-көнчыгышында, Удмуртия чигендә, Сарапул калкулыгы итәге янында, бер үк исемле елга ярында, Казаннан 304 километр төньяк-көнчыгыштарак, Ижаудан 36 километр көньяктарак урнашкан.

Тарих

Шәһәр Казан—Екатеринбург тимер юлы төзелеше уңаеннан барлыкка килгән, аңа Әгерҗе станциясе каршында бистә буларак нигез салынган. 1924 елдан — өяз үзәге булмаган шәһәр, 1926 елда шәһәрләр исемлегеннән чыгарыла. 1921 елдан — ТАССРның Әгерҗе кантоны , 1924 елдан — Әгерҗе районы үзәге (1963—1964 елларда Алабуга районы составында булган). 1928 елдан — шәһәр тибындагы бистә, 1938 елда Әгерҗегә яңадан шәһәр статусы бирелә.

Халык

1897[1] 1931[2] 1939[2] 1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010
2 608 ~5 300 ~15 400 20 270 19 267 20 137 19 732 18 620 19 299

Милли состав (2002): татарлар — 52,9%, руслар — 35,4%, арлар — 6,7%, чирмешләр — 1,6%.[8]

Икътисад

undefined
Файл:Әгерҗе ит комбинаты.jpg
Әгерҗе ит комбинаты

Мөһим тимер юл төене. Тимер юл заводлары, төзелеш материаллары заводы, май-сөт комбинаты, ашлык кабул итү предприятиясе, типография, азык-төлек комбинаты.

Социаль инфраструктура

4 урта мәктәп, музыка мәктәбе, һөнәри училище. Боз сарае, мәдәни мирас һәм тарих музее, үзәк район хастаханәсе, тимер юл хастаханәсе. 2 мәчет.

Танылган шәхесләр

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. ↑ Населенныя места Россійской имперіи въ 500 и болѣе жителей, Питербург, 1905
  2. ↑ 1 2 http://www.mojgorod.ru/r_tatarstan/agryz/index.html
  3. ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  4. ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  5. ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2013-05-05 

Тышкы сылтамалар

[[Төркем:Әгерҗе районы� торак пунктлары]]

Тема буенча өстәмә