Менделеевск

Менделеевск (шулай ук Менделеев шәһәре, лат. тат. Mendeleyevsk, рус. Менделеевск) — Татарстан шәһәре, Менделеевск районы үзәге.

Халык саны — 23 161 кеше (2010).[1]

География

Кама буенда, Тойма елгасы (Кама кушылдыгы) буенда, Тын Таулар пристаненнан (Камада) 4 км, Мәжгә тимер юлы станциясеннән көньяккарак 70 км, Тихоново тимер юлы станциясеннән көнчыгышка таба 7 км, Казаннан көнчыгышка таба 238 км ераклыкта урнашкан. Чаллы — Әгерҗе тимер юлы, Алабуга — Мәжгә — Ижау автомобиль юлы, Кама елгасында «Тын Таулар» пристане.

Тарих

1868 елда сәүдәгәр П.К. Ушков шәһәргә нигез салган. 1928 елдан — Бондюг эшчеләр поселогы. 1967 елда Д.И. Менделеев (элек җирле химия заводында эшләгән) хөрмәтенә исеме үзгәртелгән.

Шәһәр статусы 1967 елда бирелгән.

Шәһәрдә туган танылган кешеләр

Халык

1897[2] 1939[3] 1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[1]
2 426 ~8 500 11 213 13 557 13 986 18 085 22 027 23 161

Мәгариф

Менделеевск шәһәрендә һөнәри-техник училище (филиал), 5 урта мәктәп, гимназия, кичке (сменалы) мәктәп, сәламәтлеге чикле балалар өчен мәктәп, мәктәптән тыш эш үзәге, балалар сәнгать мәктәбе, «Батыр» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, «Айсберг» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе эшли (2017).

Мәдәният

Искәрмәләр

  1. ↑ 1 2 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-05-25 
  2. ↑ Населенныя мѣста Россійской Имперіи въ 500 и болѣе жителей. Санктъ-Петербургъ, 1905.
  3. ↑ http://www.mojgorod.ru/r_tatarstan/mendeleevsk/index.html
  4. ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  5. ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. ↑ Мустафин М.Р, Хузеев Р.Г. Всё о Татарстане (Экономико-географический справочник). — Казань, 1994
  10. ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2014-02-22 
  11. ↑ 2010 ел сан алу базасы

Тема буенча өстәмә