Ачылыкүл (авыл)
Ачлыкүл – Чиләбе өлкәсенең төньягында, Корган өлкәсе чигендә урнашкан татар авылы. Чиләбегә кадәр 100 км юл, туры автобус йөри. Кызыл армия районындагы бердәнбер татар авылы.
Авылда татарлар-мишәрләр яши. Авыл 1712 белән 1715 еллар арасында нигезләнгән. Инкыйлаб алдыннан Ачлыкүл зур авыл булган, 1913 елда 520 хуҗалык, 3253 кеше яшәгән. Халык татар теленең эчкен сөйләшендә сөйләшә.
Авылның иң зур – Тукай урамы Ачылыкүл буенда урнашкан. Ачлыкүл яссы урында урнашкан, түгәрәк формасында, ярлары комлы. Күл өсте 140 га тәшкил итә.
Авылда җитештерү предприятиеләре калмады. Халык үз хуҗалыклары белән көн күрә, һөнәрчеләр бар (тегүчелек, үргән мебель ясау, чигү аяк киеме тегү һ.б.). Төп 9-еллык мәктәп, медпункт, балалар бакчасы, кибет бар.
Халык
Искәрмәләр
- ↑ «Численность населения Челябинской области по данным Всероссийской переписи населения 2010 года»: статистический сборник / Челябинскстат, Челябинск, 2012 – 71 с.
- ↑ Численность и размещение населения Челябинской области. Таблица 11 2019 елның 2 апрель көнендә архивланган..
- ↑ 2002 елгы җанисәп алу базасы., archived from the original on 2018-06-15, retrieved 2014-08-09
Чыганак
- Хәмидуллина С.А. Минем туган ягым, 2006 ел 2016 елның 4 март көнендә архивланган.