Сөлекле (Курган өлкәсе)

СөлеклеКурган өлкәсенең Сафакүл районындагы татар авылы. Район үзәге Сафакүлдән 9 км көньяграк ята. Авыл өч күл: Сөлекле, Абултай һәм Каратун арасында урнашкан. Сөлекле белән Абултай авыллары Сөлекле авыл советын тәшкил итә.

Авылга беренче килеп төпләнүчеләр Чиләбе ягыннан килгәннәр дип исәпләнә. 2002 елда авылда 79.5% татарлар, 20.5% башкортлар яшәгән.[2] 2010 елгы җанисәп буенча 81.8% татарлар, 16.8% башкортлар.

Сөлекледә 28 бала тәрбияләнә торган балалар бакчасы һәм 82 укучысы булган урта мәктәп эшлиләр.

Татар халык театры эшли.

undefined

Искәрмәләр

Чыганаклар

Тема буенча өстәмә