Карабикол

Карабикол (Карабикул; рус. Карабикулово) — Самара өлкәсенең Шонталы районындагы татар-мордва авылы,[2] Каменка авыл җирлегенә керә.

Географиясе

Авыл район үзәге Шонталы станциясеннән көнчыгышка таба якынча 26 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).

Тарихы

Татарлар авыл җирлеге территориясенә XVII йөз ахырында – XVIII йөз башында урнаша башлыйлар. Яңа Кама аръягы саклану сызыгы төзелү белән бәйле рәвештә күчеп килүчеләр агымы 1730 елларда көчәя.[3] Рәсми рәвештә 1850 елдан бирле телгә алына.[4] Революциягә чаклы халкы Башкорт-мишәр гаскәре казаклары катлавына кергән.[2]

Халык саны

2002 елда авылда 148 (68% татарлар),[5] 2010 елда 117 кеше яшәгән.[6], шуларның 84 кешесе татарлар,[3] калганнары мордва.[2]

Шәхесләр

  • Р.М.Гайнуллин – Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы эшлеклесе.
  • физика‑математика фәннәре докторы Р.Х.Калимуллин.

Дин

Авылда мәчет 1905 елда төзелә. Бүгенге көндә Карабикол авылында бер мәчет эшли.[3]

Мәгариф

2004 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшләгән.[2]

Икътисады

«Красный путь» колхозы оештырыла, 1963 елда Татар Әбдекие авылы колхозы белән Камил Якуб исемендәге колхозга берләштерелә, 1991 елда кире аерыла, 2000 елда АОҖ «Карабикулово» ширкәтенә үзгәртелә.[2]

Искәрмәләр

  1. ОКТМО. 185/2016. Приволжский ФО
  2. 1 2 3 4 5 Татарская деревня в местах компактного проживания татар в Среднем Поволжье: история и современность /Материалы круглого стола, проведённого в Институте татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан (Казань, 27.10.2017). Научный справочник. Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2017. – 208 с., илл.
  3. 1 2 3 Татар энциклопедиясе. Шентала районы.
  4. История Четырла. Официальный сайт администрации сельского поселения Четырла.
  5. Коряков Ю. Б. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».
  6. {{{заглавие}}}. — 2012.

Тема буенча өстәмә