Ялтай

Ялтай (рус. Угловой) — Самара өлкәсенең Красный Яр районында урнашкан татар авылы,[2] Красный Яр авыл җирлегенә керә.

Географиясе

Авыл Сук елгасы буенда, район үзәге Красный Яр авылыннан төньякка таба якынча 3 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).

Тарихы

Татарлар авылга 1910 елда нигез сала.[2][2][3][4]

Халык саны

2002 елда авылда 422 (62% татарлар),[5] 2010 елда 455 кеше яшәгән[6], шуларның 415 кешесе татарлар.[2]

Дин

1997 елдан башлап Ялтай авылында бер мәчет эшли.[3]

Социаль тармак

Авылда клуб, китапханә, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, почта бүлеге эшли. Мәдәният йорты каршында «Кондырча» һәм «Яшь бала» татар бию ансамбльләре, «Бердәмлек» клубы эшли.[2]

2000 елдан авылда Сабантуе уздырыла.

Искәрмәләр

  1. ОКТМО. 185/2016. Приволжский ФО
  2. 1 2 3 4 5 Татарская деревня в местах компактного проживания татар в Среднем Поволжье: история и современность /Материалы круглого стола, проведённого в Институте татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан (Казань, 27.10.2017). Научный справочник. Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2017. – 208 с., илл.
  3. 1 2 Татар энциклопедиясе. Кызыл Яр районы.
  4. Угловой. Сайт администрации сельского поселения Красный Яр.
  5. Коряков Ю. Б. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».
  6. {{{заглавие}}}. — 2012.

Тема буенча өстәмә