Иске Балыклы (Самар өлкәсе)

Иске Балыклы (рус. Старая Балыкла) — Россиянең Самара өлкәсенең Камышлы районындагы татар авылы. Балыклы авыл җирлеге составына керә.

Географиясе

Авыл Самара өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы[2], урман-дала зонасында[3], Тиләгәзе елгасы ярында, район үзәге Камышлыдан көньякка таба якынча 13 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча). Диңгез өстеннән 96 метр биеклектә урнашкан[4].

Климат

Климат уртача континенталь. Һаваның уртача еллык температурасы 3,1 °C. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,2 °C (абсолют максимум 37 °C); иң салкын (гыйнвар) -13,3 °C (абсолют минимум -46 °C). Еллык уртача явым-төшем 430 мм, аларның күбесе җылы вакытка туры килә. Кар каплавы 163 көн дәвам итә[2].

Тарихы

Авылны 1733 елда, Казан губернасының Арча өязе Балыклы авылы кешеләре нигезли.[5] Шул ук вакытта, авылга Иделнең уң ярыннан мишәрләр күпләп күченә, соңрак казан татарлары йогынтысында «казанлашалар». 1859 елда авылда 143 йортта 974 кеше яшәгән.[6]

Халык саны

Халык саны
2010[7]
599
Милли составы

2002 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча татарлар халыкның милли структурасында 658 кешенең 98% тәшкил иткән.[8] 2010 елда авылда 599 кеше яшәгән.[9]

Дин

Авылда бер мәчет бар.[5]

Мәдәният

Иске Балыклы авылында мәдәният йорты, аның каршында «Кояшкай» балалар вокаль ансамбле эшли.[5]

Искәрмәләр

  1. ОКТМО. 185/2016. Приволжский ФО
  2. 1 2 Схемы территориального планирования муниципального района Камышлинский Самарской области. Федеральная государственная информационная система территориального планирования (ФГИС ТП).(үле сылтама) Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «стп» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән
  3. Приказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации»
  4. Novoye Yermakovo. GeoNames.
  5. 1 2 3 Камышлы районы. Татар энциклопедиясе.
  6. Происхождение татарских сел Камышлинского района. Самарские татары (2014).
  7. Статистический сборник «Численность и размещение населения Самарской области»
  8. Коряков Ю. Б. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».
  9. {{{заглавие}}}. — 2012.

Тема буенча өстәмә