Кармыш (Самар өлкәсе)

Кармыш (рус. Карамышевка) — Россиянең Самара өлкәсенең Ставрополь районындагы ташландык татар авылы.

Географиясе

Авыл Самара өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә, урман-дала зонасында[1], район үзәге Тольятти шәһәреннән төньякка таба якынча 15 километр ераклыкта урнашкан була (туры сызык буенча).

Климат

Климат уртача континенталь. Һаваның уртача еллык температурасы 3,1 °C. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,2 °C (абсолют максимум 37 °C); иң салкын (гыйнвар) -13,3 °C (абсолют минимум -46 °C). Еллык уртача явым-төшем 430 мм, аларның күбесе җылы вакытка туры килә. Кар каплавы 163 көн дәвам итә[2].

Тарихы

1930 елда Яңа Бритовка авылы белән икесенә бер «Карл Маркс исемендәге» колхоз оеша.[3] 1939 елда колхозның 1154 га җәмгыять җире, шул исәптән 939,8 га чәчү җирләре була.[4]

1950 елдан күрше татар авыллары колхозлары «Коммунизм юлы» колхозына берләштерелә, 1954 елдан Выселки авылы нигезендә «Дружба», 1992 елдан – АҖ «Дружба», хәзер – ҖЧҖ «Агропромсервис» дип үзгәртелә.[5][6]

Халык саны

1928 елда 26 хуҗалыкта 137, 1931 елда 26 хуҗалыкта 117, 1961 елда 155 кеше яшәгән.[5]

Авылда бүгенге көндә кеше яшәми.[5]

Дин

Авыл халкы күрше Яңа Бритовка мәхәлләсенә караган, анда 1913 елда мәчет төзелә, 1920 елның февралендә сүтелә.[4]

Искәрмәләр

  1. ↑ Приказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации»
  2. ↑ Схемы территориального планирования муниципального района Камышлинский Самарской области. Федеральная государственная информационная система территориального планирования (ФГИС ТП).(үле сылтама)
  3. ↑ Администрация сельского поселения Выселки муниципального района Ставропольский Самарской области.
  4. ↑ 1 2 Из истории села Выселки Ставропольского уезда.
  5. ↑ 1 2 3 Татарская деревня в местах компактного проживания татар в Среднем Поволжье: история и современность /Материалы круглого стола, проведённого в Институте татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан (Казань, 27.10.2017). Научный справочник. Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2017. – 208 с., илл.
  6. ↑ Ставрополь районы. Татар энциклопедиясе.

Тема буенча өстәмә