Географиясе

Авыл Самара өлкәсенең төньягында, Югары Идел аръягында[2], урман-дала зонасында[3], районның административ үзәге Чаллыбаш авылыннан көньяк-көнбатышка якынча 15 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).

Климаты

Климат уртача континенталь, аз карлы салкын кыш һәм эссе коры җәй белән характерлана. Һаваның уртача еллык температурасы 3,4 ° С. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,4 °C (абсолют максимум 42 °C); иң салкын айның (гыйнвар) -13 °C (абсолют минимум -47 °C). Еллык уртача явым-төшем 498 мм, шуларның 339 мм апрельдән октябрьгә кадәр ява. Кар каплавы 151 көн дәвам итә.[2]

Вакыт зонасы

Шлама, Самар өлкәсе шикелле үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан.

Тарихы

Авылга XVII гасырның икенче яртысында Ярославль ягыннан килүчеләр тарафыннан нигез салына.[4] Башта рус авылы булып санала, XX гасырда авылга татарлар, чуашлар, мордва халкы килеп төпләнә башлый.[5][6]

Халык саны

Халык саны
2010[7]
385
Милли составы

2002 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, татарлар халыкның милли структурасында 388 кешенең 40% тәшкил иткән,[8] 2010 елда 385 кешенең шулай ук 40% тәшкил иткән[9], татарлардан тыш руслар, чуашлар, мордва яши.[4]

Социаль өлкә

Авылда урта мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, мәчет, фельдшер‑акушерлык пункты, саклык кассасы, элемтә бүлеге, кибет эшли.[4]

Искәрмәләр

  1. ОКТМО. 185/2016. Приволжский ФО
  2. 1 2 Схемы территориального планирования муниципального района Челно-Вершинский Самарской области. Федеральная государственная информационная система территориального планирования (ФГИС ТП). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2022. Архивировано 11 гыйнвар 2021 года. Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «стп» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән
  3. Приказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации»
  4. 1 2 3 Татарская деревня в местах компактного проживания татар в Среднем Поволжье: история и современность /Материалы круглого стола, проведённого в Институте татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан (Казань, 27.10.2017). Научный справочник. Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2017. – 208 с., илл.
  5. Историческая справка. Официальный сайт сельского поселения Краснояриха Челно-Вершинского района.
  6. Гибадуллина Р.Р. Исследование татарского этноса на территории Челно-Вершинского района: численность, традиции, культура. stranatalantov.com.
  7. Статистический сборник «Численность и размещение населения Самарской области»
  8. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».
  9. {{{заглавие}}}. — 2012.

Тема буенча өстәмә