Кондырча (авыл)

Кондырча (рус. Кондурчинский) — Самара өлкәсенең Красный Яр районында урнашкан татар авылы,[2] Красный Яр авыл җирлегенә керә.

Географиясе

Авыл Кондырча елгасы буенда, район үзәге Красный Яр авылыннан төньяк-көнбатышка таба якынча 2 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).

Тарихы

Самар губернасы Самар өязе Мулла авылы һәм Ставрополь өязе Тупли авылы татарлары авылга 1910 елда нигез сала.[2][2][3][4]

Халык саны

2002 елда авылда 25 (76% татарлар),[5] 2010 елда 42 кеше яшәгән[6], шуларның 20 кешесе татарлар.[2]

Дин

1914 елдан башлап Кондырча авылында бер мәчет эшли.[3]

Социаль тармак

Авылда фельдшер-акушерлык пункты, социаль ярдәм үзәге эшли. 1963 елдан мәктәп эшләгән, хәзерге вакытта ябылган.[2]

Икътисады

1930 елда «Дамир» колхозы оеша, 1960 еллар башында «Луч» колхозы белән берләштерелә, «Дружба» колхозы исемендә йөри һәм 1990 елларда таркала.[2]

Искәрмәләр

  1. ОКТМО. 185/2016. Приволжский ФО
  2. 1 2 3 4 5 6 Татарская деревня в местах компактного проживания татар в Среднем Поволжье: история и современность /Материалы круглого стола, проведённого в Институте татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан (Казань, 27.10.2017). Научный справочник. Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2017. – 208 с., илл.
  3. 1 2 Татар энциклопедиясе. Кызыл Яр районы.
  4. Угловой. Сайт администрации сельского поселения Красный Яр.
  5. Коряков Ю. Б. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».
  6. {{{заглавие}}}. — 2012.

Тема буенча өстәмә