Совет Норлаты

Совет Нурлаты (рус. Советский Нурлат) — Россиянең Самар өлкәсе Чаллыбаш районындагы татар авылы. Краснояриха авыл җирлегенә карый.

Географиясе

Авыл Самара өлкәсенең төньягында, Югары Идел аръягында[2], урман-дала зонасында[3], Олы Тархан елгасының сул ярында, районның административ үзәге Чаллыбаш авылыннан көньяк-көнбатышка якынча 13 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).

Климаты

Климат уртача континенталь, аз карлы салкын кыш һәм эссе коры җәй белән характерлана. Һаваның уртача еллык температурасы 3,4 ° С. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,4 °C (абсолют максимум 42 °C); иң салкын айның (гыйнвар) -13 °C (абсолют минимум -47 °C). Еллык уртача явым-төшем 498 мм, шуларның 339 мм апрельдән октябрьгә кадәр ява. Кар каплавы 151 көн дәвам итә.[2]

Вакыт зонасы

Совет Нурлаты, Самар өлкәсе шикелле үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан.

Тарихы

Авыл ТАССРның Октябрь районы Югары Нурлат һәм Яңа Иглай (хәзерге Татарстанның Нурлат районына карыйлар) авыллары кешеләре тарафынан 1921 елда[4] нигезләнгән.[5] 1931 елда 27 хуҗалык исәпләнгән.[5]

Халык саны

Халык саны
2010[6]
193
Милли составы

2002 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, татарлар халыкның милли структурасында 229 кешенең 94% тәшкил иткән,[7] 2010 елда 193 кешенең шулай ук 90% тәшкил иткән.[8]

Социаль өлкә

Хәзерге вакытта мәчет, мәдәният йорты, китапханә, почта эшли.[5]

Икътисады

1954 елда «Яңа тормыш» колхозы оеша, 1957 елда бистә «Рассвет» колхозы составына керә, 1989 елда «Надежда» колхозы оеша (2005 елга кадәр эшли). Хәзерге вакытта «Самара‑шикәр» ҖЧҖ, крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.[5]

Искәрмәләр

  1. ОКТМО. 185/2016. Приволжский ФО
  2. 1 2 Схемы территориального планирования муниципального района Челно-Вершинский Самарской области. Федеральная государственная информационная система территориального планирования (ФГИС ТП). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2022. Архивировано 11 гыйнвар 2021 года. Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «стп» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән
  3. Приказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации»
  4. Гибадуллина Р.Р. Исследование татарского этноса на территории Челно-Вершинского района: численность, традиции, культура. stranatalantov.com.
  5. 1 2 3 4 Татарская деревня в местах компактного проживания татар в Среднем Поволжье: история и современность /Материалы круглого стола, проведённого в Институте татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан (Казань, 27.10.2017). Научный справочник. Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2017. – 208 с., илл.
  6. Статистический сборник «Численность и размещение населения Самарской области»
  7. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».
  8. {{{заглавие}}}. — 2012.

Тема буенча өстәмә