Йолдыз (Самар өлкәсе)
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Йолдыз (мәгънәләр) битенә күчегез.
Йолдыз (рус. Юлдуз) — Самар өлкәсенең Камышлы районы Камышлы авыл җирлеге кысаларында ташландык татар авылы.
Географиясе
Ул район үзәге Камышлы авылыннан төньяк-көнбатышка туры сызык буенча якынча 4 километр ераклыкта урнашкан.
Тарихы
Авылга 1920-нче елларда Камышлы авылыннан күчеп килүчеләр тарафыннан нигез салынган [2].
Халкы
2002 елда да, 2010 елда да[3] даими яшәүче халкы булмаган.
Шәхесләр
- Рөстәм Мингалим (1937―2014) — татар шагыйре, драматург, Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2005).
Искәрмәләр
- ↑ ОКТМО. 185/2016. Приволжский ФО
- ↑ Село Камышла– наша «малая Родина». [неопр.]
- ↑ Коряков Ю.Б. База данных "Этно-языковой состав населённых пунктов России" [неопр.].