Зәет (Самар өлкәсе)

Географиясе

Авыл Самара өлкәсенең төньягында, Югары Идел аръягында[2], урман-дала зонасында[3], Олы Тархан елгасының сул ярында, районның административ үзәге Чаллыбаш авылыннан төньякта урнашкан. Диңгез өстеннән 146 метр биеклектә урнашкан.[4]

Климаты

Климат уртача континенталь, аз карлы салкын кыш һәм эссе коры җәй белән характерлана. Һаваның уртача еллык температурасы 3,4 ° С. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,4 °C (абсолют максимум 42 °C); иң салкын айның (гыйнвар) -13 °C (абсолют минимум -47 °C). Еллык уртача явым-төшем 498 мм, шуларның 339 мм апрельдән октябрьгә кадәр ява. Кар каплавы 151 көн дәвам итә.[2]

Вакыт зонасы

Зәет авылы, Самар өлкәсе шикелле үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан.

Халык саны

Халык саны
2010[5]
655
Җенес составы

2010-нчы Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары буенча, халыкның җенес структурасында ир-атлар 45,2%, хатын-кызлар - 54,8% тәшкил иткән.

Милли составы

2002 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, татарлар халыкның милли структурасында 757 кешенең 43% тәшкил иткән,[6] 2010 елда 655 кешенең 51%.[7]

Шәхесләр

  • Зәкия Туишева (29.12.1919), театр артисты, режиссёр, ТАССР халык артисты (1969).[7]
  • Х.С. Шәрипов, РФ атказанкан төзүчесе.[7]

Дин

Мәчет эшли.[7]

Искәрмәләр

  1. ОКТМО. 185/2016. Приволжский ФО
  2. 1 2 Схемы территориального планирования муниципального района Челно-Вершинский Самарской области. Федеральная государственная информационная система территориального планирования (ФГИС ТП). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2022. Архивировано 11 гыйнвар 2021 года.
  3. Приказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации»
  4. Zaitkino (ингл.). GeoNames.
  5. Статистический сборник «Численность и размещение населения Самарской области»
  6. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».
  7. 1 2 3 4 Татарская деревня в местах компактного проживания татар в Среднем Поволжье: история и современность /Материалы круглого стола, проведённого в Институте татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан (Казань, 27.10.2017). Научный справочник. Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2017. – 208 с., илл.

Тема буенча өстәмә