Денискино
Денискино (Денис авылы; рус. Денискино) — Самара өлкәсенең Шонталы районындагы авыл, Денискино авыл җирлегенең административ үзәге.
Географиясе
Авыл район үзәге Шонталы станциясеннән төньяк-көнчыгышка таба якынча 9 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).
Тарихы
Татарлар авыл җирлеге территориясенә XVII йөз ахырында – XVIII йөз башында урнаша башлыйлар. Яңа Кама аръягы саклану сызыгы төзелү белән бәйле рәвештә күчеп килүчеләр агымы 1730 елларда көчәя. Бу чорда Денискино авылына нигез салына.[2] Рәсми рәвештә 1850 елдан бирле телгә алына.[3]
1917 елга авылда 1000нән артык хуҗалык, дүрт мәчет һәм мәдрәсә булган.[2]
Шәхесләр
- Ф. М. Әхмәтвәлиев — генерал‑майор.
- Минсәгыйть Вәлиуллин — мактаулы нефтьче.
Дин
Мәдәният
Хәзерге вакытта авылда «Тамчы», «Чишмә», «Чулпан» (халык исемен йөртә) фольклор ансамбльләре һәм «Мизгел» балалар ансамбле эшли. Ел сан Сабан туе үткәрелә.[2]
2010 елда авыл мәктәбенең бер кабинетында ислам музее ачыла.[6]
Мәгариф
Денискино авылында урта мәктәп эшли, татар теле предмет буларак укытыла.[2]
Искәрмәләр
- ↑ ОКТМО. 185/2016. Приволжский ФО
- ↑ 1 2 3 4 5 Татар энциклопедиясе. Шентала районы.
- ↑ История Четырла [неопр.]. Официальный сайт администрации сельского поселения Четырла.
- ↑ Коряков Ю. Б. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России» [неопр.].
- ↑ {{{заглавие}}}. — 2012.
- ↑ 1 2 3 Денискино авыл музеенда.