Яңа Усман (Камышлы районы)
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Яңа Усман битенә күчегез.
Яңа Усман – Самар өлкәсенең Камышлы районындагы татар авылы, Яңа Усман авыл җирлеге үзәге. Яңа Усман Камышлы авылыннан 25 көнчыгышрак, Сок елгасы буенда урнашкан. Түбән якта Яңа Усманга Байтуган авыл җирлеге терәлеп тора, елганың югары ягында — Оренбург өлкәсе Северный районы Бакай авылы. Авылда 575 йорт бар, 1401 кеше яши.
Тарихи белешмә
Риваятьләр буенча 1660 елны Иске Усман авылы урынына Усман дигән башкорт килеп утыра. Аннары ул уллары белән Сокның уң ягына күченгән һәм Өчиле авылын нигезли. Бераз соңрак Өчилегә Пенза һәм Түбән Новгород ягыннан мишәрләр килә, башкортлар аларга Мишәр кыры дигән урынны арендага бирәләр. Ике җәмгыять арасында көрәш көчәя һәм башкортлар читкә китә, калган өлеше татарга әйләнә.[2]
Табигать
Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы үзәк сыртының урман каплаган тау битләренә терәләп тора. Сок ярларында терлек фермасы, тегермән, Сабантуе үткәрелә торган шомыртлы әрәмә бар.
Авылның тирә-ягы файдалы казылмаларга бай. Биредә нефть, кызыл балчык, ком, төзелеш ташы, күкертле сулар.
Шарлык чишмәсе – табигатьнең су истәлеге. Чишмә Гомәртау төбеннән башлана. Су чыгышы – сәгатенә 0,3-0,4 м2. Өлкә комитеты тарафыннан саклауга алынган (1989).
Яңа Усман күкертле чишмәсе сәгатенә 1-1,2 м су бирә. Чишмә янында майлы кара балчык катламнары формалашкан.
Демография
Халыкның 33%ы эш белән тәэмин ителгән, 9% эшсезләр, 27% - пенсионерлар. Күпчелек халык шәхси хуҗалык белән шөгыльләнә.
131 гаиләдә мәктәп яшендәге балалар бар. Күпбалалы гаиләләр – 9, аларда 27 бала тәрбияләнә.[3] Даими торучы халык саны
| Ел | 2004 | 2005 | 2006 | 2007 | 2010 |
|---|---|---|---|---|---|
| Халык саны | 1392 | 1387 | 1397 | 1390 | 1401 |
Авыл халкы сөйләше татар теленең урта диалекты камышлы сөйләшенә карый.[4]
Социаль тармак
Яңа Усман урта мәктәбендә 218 бала укый.
«Гөлеметдин» мәдрәсәсе эшли.
Икътисад
Нифетне Богырсланда теркәлгән ҖЧҖ «Байтекс» суырта. Еллык чыгару күләме – 90 тонна. Предприятиедә 170 кеше эшли. «Байтуган-сервис» скважиналарны хезмәтләндерү һәм җиһазларны ремонтлау белән шөгыльләнә.
«Усмановское» ҖЧҖ ит-сөт терлекчелеген, игенчелек белән шөгыльләнә. Калган җинр халыкның кулланышында тора.
Искәрмәләр
- ↑ ОКТМО. 185/2016. Приволжский ФО
- ↑ http://novo-ysman.ucoz.ru/index/0-9
- ↑ http://nov-usman.ucoz.ru/publichnyj_otchet_2012_god.rar(үле сылтама)
- ↑ Происхождение татарских сел Камышлинского района [неопр.]. Самарские татары (2014).