Раил Шәмсетдинов

Тикшерелгән мәкалә

Раил Шәмсетдинов, Шәмсетдинов Раил Рафаэль улы, рус. Шамсутдинов Раиль Рафаэлевич (1984 елның 1 октябре, ТАССР, Лаеш районы, Имәнкискә авылы) — VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасында остаз-мәгърифәтчеләрнең Бөтенроссия җәмгыяте җитәкчесе, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы. Педагогика фәннәре кандидаты.

Тәрҗемәи хәле

1984 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы, Лаеш районы, Имәнкискә авылында туа[1].

19922002 елларда МБГБУ Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы «Имәнкискә урта гомуми белем мәктәбе»ндә, 20022007 елларда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының математика һәм информатика бүлегендә, 20072009 елларда Дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе «Казан энергетика көллияте»нең читтән торып уку бүлегендә укый.

2010 елда Казан (Идел буе) федераль университетында Педагогика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен алуга диссертация яклый[1].

2013 елда АКШ, Пенсильвания штаты, Питтсбург шәһәрендә урнашкан Карнеги Меллон университетында «Программалаштыру: табигый тел (INL), IRC белән программалаштыруга кереш» программасы буенча белем ала.

Хезмәт юлы

2006 елда Дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе «Казан энергетика көллияте»нең информатика укытучысы[2].

20092011 елларда «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы президиумы әгъзасы[3].

20112019 елларда «Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» иҗтимагый оешмасы әгъзасы[3].

20162021 елларда VII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе.

2021 елдан VIII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе.

2022 елдан Татарстан Республикасында остаз-мәгърифәтчеләрнең бөтенроссия җәмгыяте җитәкчесе[2].

Иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге

2018 елдан «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге «ПолитЗавод» Республика иҗтимагый-сәяси проектының кандидатларны сайлап алу комиссиясе рәисе һәм укыту модуле спикеры[4].

2021 елдан бүгенге көнгә кадәр муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарында депутат фракцияләре эшен иң яхшы оештыруга «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең республика конкурсы комиссиясе әгъзасы.

2021 елдан Татарстан Республикасында милли проектларны мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең Региональ сәяси совет Президиумы комиссиясенең даими әгъзасы[4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2011 ― «Кадрлар резервы» проекты җиңүчесе[1].
  • 2013 ― Татарстан Республикасының Урта һөнәри белем бирү системасында «Ел укытучысы» республика конкурсы премиясе лауреаты.
  • 2014 ― «Мәгариф» өстенлекле милли проект кысаларында Россия Федерациясенең иң яхшы укытучысы.
  • 2014 ― Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрының Мактау грамотасы.
  • 2020Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатының Рәхмәт хаты.
  • 2023 ― Россия Федерациясе мәгариф министрының Рәхмәт хаты[2].

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә