Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы
Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы (Bolğar däwlät tarixi-arxitektura muzey-tıyulığı, рус. Булгарский государственный историко-архитектурный музей-заповедник) — Татарстанның Спас районында урнашкан тарихи-мәдәни комплекс. Тыюлык 1965 елда оештырылган. Ул — тарих һәм архитектура һәйкәле, Россиянең һәм ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы объекты (2014)[1][2][3][4][5], шулай ук Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы дәүләт учреждениесе булып тора.
Музей-тыюлык директоры ― Рамил Рөстәм улы Җиһаншин, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре[6].
Тарих
- Төп мәкалә: Болгар
Музей-тыюлык Спас районы үзәге — Болгар шәһәреннән көнчыгышта урнашкан. Болгар дәүләт тарихи-архитектура тыюлыгы булдыруга Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы Министрлар Советының 1968 елның 9 гыйнварындагы 77 санлы «Республикада Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы Министрлар Советы җитәкчелегенең мәдәни төзелеш тәҗрибәсе турында» карары нигез сала. Әлеге карарны гамәлгә ашыру максатыннан, ТАССР Министрлар Советы 1969 елның 14 апрелендәге 222 санлы "1969 елның 1 июленнән ТАССРда Болгар шәһәрлеге җирлегендә Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы ачу турында"гы карарны кабул итә. 1990 елга кадәр тыюлык Татарстан территориясендә мондый төрдәге беренче һәм бердәнбер оешма була[7].
Башта музей-тыюлык составына Болгар һәм Суар шәһәрлекләренең археология, тарихи-мәдәни һәйкәлләре, шулай ук Биектау районы Камай авылындагы һәм Алексеевск районы Биләр авылындагы туган якны өйрәнү музейлары кергән. 1992 елгы үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә музей-тыюлыктан Биләр тарих-археология һәм табигать музей-тыюлыгы һәм Иске Казан тарих-мәдәният һәм табигать музей-саклаулыгы аерылып чыга.
1980 еллар уртасында Археология музее күргәзмәләре Н. Д. Аксёнова һәм Д. Г. Мөхәммәтшин тарафыннан оештырылган.
Музей-тыюлык Россия Федерациясе Президентының 1995 елның 20 февралендәге 176 санлы указы нигезендә федераль (гомумроссия) әһәмияттәге тарихи һәм мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән («Тарихи-мәдәни музей-тыюлыклар һәм музей комплекслары», I бүлек)[8].
Тыюлык Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2000 елның 11 гыйнварындагы 6 санлы боерыгы нигезендә Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы итеп үзгәртелә[8].
2002 елда К. А. Руденко проекты буенча беренче тапкыр реконструкцияләнә.
2010 елдан Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән Болгар һәм Зөяне саклау һәм яңартып кору буенча (шул исәптән тарихи ядкәрләрне реставрацияләү һәм реконструкцияләүне һәм яңа мәдәни объектларны һәм инфраструктураны төзүне эченә аган) республика «Яңарыш» (рус. Возрождение) фонды программасын тормышка ашыру башлана. Ак мәчет (Казандагы Кол Шәриф мәчетенең стиленә якын) җәмигъ мәчетенең яңа бинасы, Елга вокзалы комплексы, кунакханә, музей-тыюлыкның күргәзмә-мәгълүмат үзәге, дөньядагы 20 икмәк музееның берсе булган Икмәк музее[9] (тегермән һәм пекарня белән), Һөнәрчелек-кәсепләр музее (тимерчелек белән) һәм башка объектлар сафка бастырыла.
2014 елның 23 июнендә ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы комитетының 38 нче сессиясенең чираттагы утырышында Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турында карар кабул ителә. Тыюлык — исемлеккә кертелгән 1002 нче объект[10].
2017 елның 4 сентябрендә Болгар ислам академиясе бинасының төзелеше тәмамлана һәм уку йорты ачыла.
Максатлары, бурычлары һәм эшчәнлеге
Эшчәнлекнең төп максатлары[8]:
- музей-тыюлыкның бербөтен тарихи-мәдәни комплексын саклау, торгызу, өйрәнү һәм халык игътибарына тәкъдим итү;
- музей экспонатларын һәм тупланмаларын саклау, ачыклау, җыю, өйрәнү һәм фәнни әйләнешкә кертү;
- агарту, фәнни-тикшеренү, экскурсион, музей-педагогик эшчәнлекне гамәлгә ашыру.
Музей-тыюлыкның төп бурычлары[8]:
- музей-тыюлыкның тарихи-архитектура комплексының, аның тарихи мохитенең бөтенлеген тәэмин итү;
- музей-тыюлык территориясендә күчемле һәм күчемсез тарихи-мәдәни һәйкәлләрне саклау, өйрәнү һәм файдалану өчен иң яхшы шартлар тудыру.
Куелган максатларга ирешү өчен музей-тыюлыкта түбәндәге төп эшчәнлек төрләре гамәлгә ашырыла[8]:
- фәнни фонд;
- фәнни-тикшеренү;
- мәдәни-мәгариф;
- реставрация-консервация;
- редакция-нәшрият;
- экскурсия;
- экспозиция-күргәзмә.
Музей фонды
Музей фондларында археология истәлекләре, нумизматика, этнография әйберләре, сынлы сәнгать, скульптура әсәрләре, гамәли сәнгать эшләнмәләре, фоторәсемнәр, документлар бар. Экспонатлар саны — якынча 102 мең (2011 елгы мәгълүматлар буенча), шул исәптән: матди чыганаклар — 65 меңнән артык, нумизматика әйберләре — 14 меңнән артык, этнография әйберләре — 1,5 меңнән артык, гамәли сәнгать үрнәкләре — 100 дән артык, рәсем сәнгате — 140 тан артык, графика — 250 дән артык, скульптура — 13 данә, документлар — 19 меңнән артык. Тыюлык территориясендә табылган кайбер табылдыклар Мәскәү дәүләт тарих музеенда, Санкт-Петербургта Дәүләт Эрмитажында, Татарстан Республикасының милли музеенда, Финляндиянең милли музеенда (Һелсинки) саклана[11].
Ядкәрләр һәм музейлар
- Болгар шәһәрлеге:
- Җәмигъ мәчете;
- Зур манара (яңартылган);
- Көнчыгыш дөрбә;
- Төньяк дөрбә;
- Кече манара;
- Ак пулат;
- Кара пулат;
- Хан мунчасы;
- Хан төрбәсе;
- Кече шәһәрчек;
- Габдрахман сәхабә коесы;
- Рәбига күле.
- Музейлар:
- Успенье чиркәве (1732) тарихы музее, хәзер тарих-археология музее;
- Ак мәчет ;
- Икмәк музее;
- Һөнәрчелек музее;
- Болгар цивилизациясе музее;
- Төрки-татар язуы музее;
- Коръән музее (Идел буе болгарларының Исламны кабул итү истәлеге билгесе);
- Табиб йорты музее.
Җәмигъ мәчете
Җәмигъ мәчете — XIII гасырда монгол яулаганнан соң төзелгән һәм Алтын Урданың Болгар олысының төп дини корылмасы. Бина, конструкция буенча, 32×34 м зурлыктагы турыпочмактан гыйбарәт булган, аның дүрт ягында баганалар һәм терәк аркалар урнашкан. Түбәсе агачтан эшләнгән, известь белән капланган идәннәре агач такталардан җәелгән. Мәчетнең штукатурланган таш диварлары тышкы контрфорслар белән ныгытылган. Бинаның нигезе 2 метрга кадәр тирәнлектә салынган, диварлары һәм фасадлары имән конструкцияләр белән ныгытылган. Зәвыклы бизәкләр уеп ясалган михраб мәчетнең көньяк ягында урнашкан булган. Төп керү урыны төньяктан, бинага да шул яктан манара тоташкан.
Бүгенге көндә мәчетнең хәрабәләре генә сакланып калган. Җир өстендә дивар калдыклары сизелеп тора, эчендә исә багана нигезләре булган таш квадратлар сакланган.
Ак пулат
«Ак пулат» XX гасырның 60 нчы елларына кадәр сакланып килгән. Аннан соң, ул бөтенләй җимерелеп, җир белән тигезләнгән. Археологлар аның калган өлешен генә яңадан казып чыгарганнар.
Аның үзәк өлеше 6 метр чамасы биеклектә булып, гөмбәз түбә белән капланган. Почмаклардагы янкормаларда биеклеге 4 метрга җитә.
Биредә юына торган аерым бүлмәләр урнашкан. Бер бүлмәдә зур гына мич һәм кайнар су өчен казаннар урнаштырылган. Аннан юыну залына идән асты каналлары буйлап җылы һава, керамик торбалар буйлап су килгән. Юыну залына киенү-чишенү һәм ял итү өчен махсус бүлмәләр тоташкан. Идәнгә әйбәтләп таш плитәләр җәелгән, диварлары матур итеп штукатурланган.
Болгар мунчаларын юыну өчен генә түгел, үзенә бер төрле җыелу, ял итү урыны итеп тә файдаланганнар. Монда төрле әңгәмәләр уздырганнар, бәхәсләр куертканнар, шахмат-шашка уйнаганнар, тәмле ризык һәм эчемлекләр белән сыйланганнар.
Кече манара
Кече манара — Болгарның иң яхшы сакланган архитектура һәйкәле. Янындагы мәчет күптән җимерелгән. Хан мәчетенең Олы манарасыннан аермалы буларак, халык аны Кече манара дип атаган.
Аның биеклеге 12 метр чамасы. 48 басмалы әйләнгеч таш баскыч өскә алып менә. Баскычны яктырту өчен диварларда кечкенә генә тәрәзәләр уелган.
Кече манара янында элек ханнар зираты булган. Биредә хәзер дә «Хан төрбәсе» дип аталган мавзолей хәрабәләре саклана.
Кара пулат
Бу — Болгардагы XIV гасыр урталарында төзелгән бина. Ул хәзер дә яхшы сакланган. Дүрт катлы бу таш корылманың түбәсе гөмбәз рәвешендә эшләнгән. Аскы катның күп өлеше җиргә сеңгән. Аның як-ягында кечкенә бүлмәләр булган. Икенче катның дүрт ягында да икешәр, көньяк диварында өстәмә тәрәзәләр уелган. Өченче катта һәм сигез почмаклы итеп төзелгән дүртенче катның һәр ягында берәр тәрәзәсе бар.
Риваятьләрдә, Кара пулат болгар ханының хөкем итү урыны булган, диелә. Хөкемне хан үзе һәм абруйлы аксакаллардан сайлап куелган өч казый чыгарган. Хөкем вакытында алар икенче катның гөмбәзле залына аерым ишекләрдән кергәннәр. Беренче катның тәбәнәк бүлмәләрендә хөкем ителгән кешеләрне ябып тотканнар.
Габдрахман сәхабә коесы
Габдрахман сәхабә коесы (Колодец сахаба Габдрахмана) Татарстан Республикасының Спас районында, Болгар шәһәре янындагы борынгы Болгар шәһәрлеге территориясендә, Идел елгасы буенда урнашкан. Кое һәм аның тирә-ягы бик яхшы төзекләндерелгән: территориясе койма белән әйләндереп алынган, чистартылган, уңайлы эскәмияләр һәм ял итү өчен әйваннар куелган. Гомумән, барысы да бик матур һәм пөхтә.
- Төп мәкалә: Өч сәхабә турында риваять
Риваять буенча, VII гасырда Болгар ханы Айдарның кызы Туйбикә авырый башлаган. Җирле дарулар хан кызына ярдәм итә алмаган. Мөхәммәт пәйгамбәрнең сәхабәсе Габдрахман, каен агачы ботагыннан ясалган себерке белән мунчада чабындырырга кушып, хан кызын савыктыра. Шуннан соң хан ислам динен кабул итә, аның артыннан Бөек Болгар халкы да иярә. Икенче версия буенча, Болгар халкының ислам динен кабул итү — сәламәт яшәү өчен түләү булган. Шуннан соң Габдрахман, сәхабәләрнең берсе, Идел буе Болгар дәүләте территориясендә кала һәм хан кызын хатынлыкка ала.
Рабига күле
Су өслегенең мәйданы — 2,36 га, күләме — якынча 60 мең м³. Озынлыгы — 150 м, иң зур киңлеге — 135 м, уртача тирәнлеге — 2,5 м.
Атамасы «Рәсига» антропонимыннан һәм «күл» гидрографик терминыннан килеп чыккан.
Ял итү өчен файдаланыла.
Галерея
Искәрмәләр
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 20.02.1995 г. № 176. 22 август 2024 тикшерелде.
- ↑ Болгарский историко-археологический комплекс — Комиссия Российской Федерации по делам ЮНЕСКО [неопр.]. unesco.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 август 2024.
- ↑ Археологические исследования на Булгарском городище в 2021 г. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2021. Архивировано 28 ноябрь 2021 года.
- ↑ Российские объекты в Списке всемирного наследия ЮНЕСКО. 22 август 2024 тикшерелде.
- ↑ ЮНЕСКО внесло в список Всемирного наследия Булгарский историко-археологический комплекс. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июнь 2014. Архивировано из оригинала 23 февраль 2015 года.
- ↑ Зиганшин Рамиль Рустэмович — Татцентр.ру. 22 гыйнвар 2026 тикшерелде.
- ↑ С.Г. Персова, А.Г. Мухамадеев. Деятельность Болгарского государственного историко-архитектурного заповедника в 1969-1991 гг. (рус.). cyberleninka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 апрель 2025.
- ↑ 1 2 3 4 5 Устав Государственного бюджетного учреждения культуры Республики Татарстан "Болгарский государственный историко-архитектурный музей-заповедник" (рус.) (PDF). vbolgar.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 апрель 2025. [Тикшерелгән 24 апрель 2025]
- ↑ Татарстан икмәгенең үз музее булачак. «Казанские ведомости», 29.04.2010 [рус.]
- ↑ История музея (рус.). Официальный сайт Болгарского государственного историко-архитектурного музея-заповедника. vbolgar.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 апрель 2025. [Тикшерелгән 24 апрель 2025]
- ↑ Фонды БГИАМЗ (рус.). www.bolgar.info. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 апрель 2025. [Тикшерелгән 25 апрель 2025]
Әдәбият
- Фахрутдинов Р. Г. Археологические памятники Волжско-Камской Болгарии и её территория. К, 1975.
- Хузин Ф. Ш. Булгарский город в X — начале XII вв. К., 2001.
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0