Ислам (мәчет, Казан)

«Ислам» мәчете (рус. мечеть «Ислам») — Казан шәһәренең Совет районы Дәрвишләр бистәсендә, Вяземская урамының 28 нче йортында урнашкан мәчет[1]. Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте карамагында[2].

Тарихы

Мәчет төзелеше 1994 елда җирле мөселман җәмгыяте тарафыннан башлана һәм 1996 елга кадәр дәвам итә[4].

Мәчетнең архитекторы — Рәфыйк Вәгыйзь улы Билалов[3][5].

2014 елның сентябрендә мәчетнең егерме еллыгы билгеләп үтелә. 2014 елгы мәгълүмат буенча, мәчетнең имамы Нияз Латыйпов була, ул мәчеттә 16 ел хезмәт итә[6].

2022 елгы мәгълүмат буенча, мәчеткә гадәти көннәрдә 10—15 кеше, җомга намазына якынча 150 кеше җыела. Дини бәйрәмнәрдә килүчеләр саны 600 дән арта[4].

Архитектурасы

Мәчет манарасы түбәсендә булган ике заллы гыйбадәт йорты. Бина бер катлы, цоколь каты бар. планы «Н» хәрефе рәвешендә. Көньяк өлештә төп намаз залы урнашкан, ул таррак икенче зал аша бинаның төньягындагы вестибюль белән тоташа. Ярымбаз катында тәһарәтханә һәм санитария бүлмәләре, уку һәм хезмәт бүлмәләре урнашкан[7].

Түбә уртасында тәбәнәк нигезгә куелган дүрт кырлы, ике яруслы манара бар. Аның таррак өске ярусы тирәли сигез кырлы азанчы мәйданчыгы урнаштырылган[7].

Дини һәм мәгърифәт эшчәнлеге

Мәчеттә җомга вәгазьләре, дәресләр һәм лекцияләр, Рамазан аенда тәравих намазлары үткәрелә, шулай ук китапханә бар[7]. Рамазан аенда мәчеттә көн саен ифтарлар уздырыла[2][1].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 Время намаза в Казани (рус.). Azan.su. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июль 2026.
  2. 1 2 3 Где в Казани пройдут ифтары? (рус.). Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте (11 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июль 2026.
  3. 1 2 Билялов Рафик Вагизович (рус.). Татар энциклопедиясе TATARICA. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июль 2026.
  4. 1 2 3 4 Мечети Казани 90-х: как после крушения Советского Союза дома Аллаха строили всем миром (рус.). Миллиард.Татар (4 ноябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июль 2026.
  5. Билялов Рафик Вагизович (рус.). Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты музее. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июль 2026.
  6. Мечеть в Дербышках отметила свое 20-летие (рус.). Духовное управление мусульман Республики Татарстан (5 сентябрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июль 2026.
  7. 1 2 3 Мечеть «Ислам» (Казань, Россия, Татарстан) (рус.). ИсламЦентр. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июль 2026.

Тема буенча өстәмә