Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Нургали улы Миңнеханов (1957 елның 1 марты, Яңа Арыш авылы, Балык Бистәсе районы, ТАССР, РСФСР, ССРБ) — Россия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстан Республикасы Рәисе (2023 елның 5 февраленнән). «Татнефть» ААҖ, «Татнефтехиминвест–холдинг» ААҖ, «Связьинвестнефтехим» ААҖ директорлар советы Рәисе. Казан федераль университетының Попечительләр һәм Күзәтү советы Рәисе[1][2]. Татарстан Республикасының икенче Президенты (2010–2023)[3][4]. Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Советы рәисе.
Тәрҗемәи хәле
Рөстәм Миңнеханов 1957 елның 1 мартында ТАССРның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туа.
- Белеме
- 1978 елда «инженер-механик» квалификациясе алып, «авыл хуҗалыгын механизацияләү» белгечлеге буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
- 1986 елда «товар белеме һәм азык-төлек товарлары белән сәүдә итүне оештыру» белгечлеге буенча «югары квалификацияле товар белгече» квалификациясе алып, Мәскәүдә совет сәүдәсенең читтән торып уку институтын тәмамлый.
- 2001 елда икътисад буенча докторлык диссертациясе яклый (икътисад фәннәре докторы).
- Хезмәт эшчәнлеге
- 1978–1980 елларда Саба районы «Авыл хуҗалыгы техникасы» берләшмәсендә инженер-диагностик.
- 1980–1983 елларда өлкән энергетик, Саба урман сәнәгать хуҗалыгы баш энергетигы.
- 1983–1985 елларда Саба районы кулланучылар җәмгыяте идарәсендә рәис урынбасары.
- 1985–1990 елларда Арча районы кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе.
- 1990–1992 елларда Арча районы башкарма комитеты рәисе.
- 1992–1993 елларда Арча районы администрация башлыгының беренче урынбасары.
- 1993–1996 елларда Биектау районы администрациясе башлыгы.
- Татарстан хөкүмәтендә
- 1996–1998 елларда Татарстан Республикасы финанслар министры.
- 1998 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәтен җитәкли.
1999 елның июнендә, премьер-министр буларак, «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыятенең директорлар советы рәисе итеп сайлана. «Татнефть» компаниясе ул вакытта Татарстан бюджетына керемнәрнең 40 % тәэмин итә.
2001 елның маенда Минтимер Шәймиев Татарстан Президенты итеп яңадан сайланганнан соң формалашкан республика Хөкүмәтен яңадан җитәкли.
2005 елның 29 апрелендә, Дәүләт Советы карары белән, Татарстан Республикасы премьер-министры булып яңадан раслана.
Татарстан Республикасы башында
2010 елның 22 гыйнвар көнне Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев Татарстан Республикасы Президенты вазифасына «Бердәм Россия» фиркасе тарафыннан тәкъдим ителгән өч намзәт арасыннан Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнехановны сайлап алуы турында белдерә. 4 февраль көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары республика хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнехановка бертавыштан президент вәкаләтләрен тапшыралар[5].
Миңнехановның республика президенты вазифасына керешү тантанасы 25 мартта — Шәймиев вәкаләтләре тәмамланган көнне була[6].
2010 елның 25 март көнне Рөстәм Миңнеханов, Казанда үткән махсус тантанада ант биргәннән соң, Татарстан Президенты вазифаларына керешә[7].
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе В. В. Путин Татарстан Республикасы Башлыгы Р. Н. Миңнеханов белән эшлекле очрашу үткәрә (2011)
2010 елның 16 июненнән 18 декабренә кадәр, 2017 елның 26 маеннан 22 ноябренә кадәр һәм 2020 елның 21 декабреннән — Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы[8][9][10][11][12].
2012 елда үткәрелгән Россия төбәкләре җитәкчеләренең эшмәкәрләргә карата «дустанә сәясәт» нәтиҗәләре буенча тикшеренү нәтиҗәләре буенча Миңнеханов 1 нче урынны ала[13][14].
2015 елның 24 мартында, вәкаләтләре тәмамланырга бер көн кала, Россия Президенты Путин Миңнехановка сентябрьдә бердәм тавыш бирү көнендә билгеләнгән чираттагы сайлауларга кадәр республика башлыгы вазифаларын башкарырга тәкъдим итә[15]. 2015 елның 13 сентябрендә узган Татарстан Президенты сайлауларында Миңнеханов 94,4 % тавыш җыя[16]. 18 сентябрьдә ул икенче срокка вазифасына керешә[17].
2015 елдан Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының милли рейтингын үткәрә башлаганнан бирле Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы 1 нче урын ала, 2016—2017 елларда лидерлыгын раслый[18].
2016 елда Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды тарафыннан бастырылган төбәк башлыкларының нәтиҗәлелеге рейтингында Миңнеханов 3 нче урынны ала[19].
Дәүләт идарәсе функцияләренә заманча мәгълүмати технологияләрне актив кертү тарафдары булып тора[20].
2017 елның июлендә, Блогерларның Россия тикшеренү агентлыгы нәтиҗәләре буенча, Миңнеханов иң социаль актив регион дәүләт эшлеклеләре өчлегенә керә (рейтингны Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров җитәкли)[21].
2020 елның 20 маенда Россия Президенты Путин Миңнехановның төбәк башлыгы вазифасына кабат тавышка куелу ниятен хуплый[22].
2020 елның 14 сентябрендә узган Татарстан Президентын сайлауларда, сайлаучыларның 83,28 % тавышын җыеп (1 939 316 сайлаучы тавышын аңа бирә), Татарстан Президенты вазифасына өченче срокка сайлана[23].
Россия Федерациясе Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Икътисадны модернизацияләү һәм инновацион үсеш буенча Россия Президенты каршындагы Совет президиумы утырышы алдыннан (2013)
2023 елның 6 февраленнән, Татарстан Конституциясенә төзәтмәләр кертү турындагы канун үз көченә кергәннән соң, Миңнеханов вазифасының атамасы Татарстан Республикасы Рәисе дип үзгәртелә[24].
2025 елның 14 сентябрендә узган Бердәм тавыш бирү көне нәтиҗәләре буенча, Рөстәм Миңнеханов 88,09 % тавыш җыеп, Татарстан Республикасы Рәисе итеп яңадан сайлана[25]. Төбәк башлыгы 19 сентябрьдә Татарстан Республикасы халкына, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы конституцияләренә тугры булырга ант итә[26].
Консультация-киңәшмә органнарында эшчәнлеге
- «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе;
- Россия Федерациясе Дәүләт Советының «Яшәү өчен инфраструктура» юнәлеше буенча комиссиясе рәисе;
- Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе;
- «Бердәм Россия» партиясе Югары советы Бюросы әгъзасы.
Санкцияләр
2023 елның 26 гыйнварында Миңнеханов АКШ санкцияләре исемлегенә эләгә. Шулай ук бу исемлеккә тормыш иптәше, Миңнеханова Гөлсинә һәм аның белән бәйле «Лучано» компаниясе дә кертелә[27].
2023 елның 11 апрелендә Миңнеханов тормыш иптәше белән Канада санкцияләр исемлегенә кертелгән. Исемлеккә, шулай ук, тормыш иптәшенең милке булган «Лучано» компаниясе дә эләгә[28].
Үз сүзләре буенча, Молдавиядә «теләнмәгән кеше» дип игълан ителгән: 2023 елның 17 апрелендә Миңнехановка, Кишинев аэропортында төшеп туктаганнан соң, илгә керүне тыючы документ тапшырып, очкычтан чыгарга рөхсәт итмиләр.
Кызыксынулары
Рөстәм Миңнеханов — РФ атказанган спорт мастеры. Автоспорт[29] белән кызыксына һәм профессиональ автоузышлар спортчысы, даими рәвештә Татарстан, Россия күләмендә һәм халыкара ярышларда катнаша. 2001 елда абруйлы «Серебряная ладья» автокросс узышында җиңүче булып таныла. 2001, 2002 һәм 2003 елларда автокросс буенча Д2 югары классында Россия чемпионы булып таныла. 2004 һәм 2005 елларда Европа автокросс чемпионатында D1 югары классы буенча бронзо медале иясе [30]. Күп тапкыр Россия автокросс, ралли–кросс, кышкы трек узышларының җиңүчесе[31]. Татарстан Президенты булгач та, автоспортның аерым бер ярышларында катнашуын дәвам итә. Күп тапкырлар автокросс һәм ралли-кросс буенча Татарстан Президенты Кубокларының лауреаты һәм җиңүчесе була.
Вертолет белән ирекле идарә итә[32].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Дуслык ордены (2002 ел, 22 июль, 756-нчы номерлы РФ Президенты Указы);
- IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (2007);
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены (2007 ел, 1 март, №УП-120-нче номерлы ТР Президенты Указы);
- «Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә» медале (2003);
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005);
- Тыва Республикасы ордены (2016 ел, 1 июль);
- II дәрәҗә Столыпин медале (2017 ел, 1 март)[33];
- II дәрәҗә «Дан һәм Намус ордены» (ru) (РПЦ, 2017)[34][35] — «зур иҗтиһадлы хезмәтләре өчен»;
- Александр Невский ордены (2017);
- «Астанага 20 ел» медале (Казакъстан) (2018)[36];
- Islamic Economy Award премиясе (Дубай, БГӘ) — «ислам икътисадын үстерү өлкәсендәге уңышлары өчен»;
- «Россия сәнгать академиясе каршындагы казанышлар өчен» медале (РФ сәнгать академиясе);
- 2019 — Салават Юлаев ордены (БР) — «Башкортстан Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә керткән зур өлеше өчен»[37];
- 2021 — I дәрәҗә Изге Сергий Радонежский ордены (РПЧ) ― Казанның Изге Ана иконасы соборын торгызуга зур өлеш керткән өчен[38].
- 2021 — «Гарашсызлык» (Garaşsyzlyk, Бәйсезлек) ордены (Төрекмәнстан) ― "ике республика арасында һәм Россия белән күпкырлы хезмәттәшлек"не арттыруга керткән хезмәте өчен[39];
- 2022 ― II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены ― Татарстан республикасының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпъеллык намуслы хезмәте өчен[40];
- 2022 ― Кыргызстанның Достук (Дуслык) ордены[41];
- 2023 ― I дәрәҗә Мәрҗани ордены (Татарстан мөфтиятенең югары бүләге дәүләт башлыкларына, Россия төбәкләре җитәкчеләренә, дини һәм милли гореф-гадәтләрне саклауга зур өлеш керткән меценатларга, шулай ук ислам үсеше өлкәсендә зур казанышларга ия булучыларга тапшырыла)[42];
- 2023 ― Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы финанс университетының мактаулы докторы[43].
- 2024 ― Кырым Республикасының юбилей медале[44].
- 2024 ― I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены[45].
- 2024 елның 17 декабрендә Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиев Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка «Дуслык» ордены тапшыра. Орден Азәрбайҗан һәм башка дәүләтләр арасында дустанә, икътисади һәм мәдәни мөнәсәбәтләрне үстерүдәге күренекле казанышлар өчен бирелә. Моннан тыш, орден белән халыклар арасында дуслыкны ныгытуга керткән өлеше һәм тынычлык урнаштырудагы аерым казанышлары өчен бүләклиләр[46].
- 2025 елның 21 июлендә Патриарх Кирилл Рөстәм Миңнехановка Рус православ чиркәвенең I дәрәҗә Дан һәм намус орденын тапшыра[47].
Гаиләсе
Хатыны ― Гөлсинә Әхәт кызы (1969)[48], «Luciano Beauty Studio» Казан элиталы матурлык салоны хуҗасы.
Уллары ― Ирек (04.03.1989—17.11.2013, Казанда авиакатастрофада һәлак була[49][50]), Искәндәр (2008)[51]. 2013 елның 17 декабрендә Ирек Миңнехановның Антония Гишардан кыз баласы (Рөстәм Нургали улының оныгы) туа[52].
Ике ир туганы бар:
- Абыйсы ― Рифкать Нургали улы Миңнеханов (1955) — РФ ЭЭМ ТР буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы (1997—2016)[53]; Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты (2023 елдан).
- Энесе ― Рәис Нургали улы Миңнеханов (1961) — Саба муниципаль районы башлыгы (1999 елдан)[54].
Искәрмәләр
- ↑ Состав\Попечительский совет - Казанский (Приволжский) федеральный университет. kpfu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2020. Архивировано 3 февраль 2020 года.
- ↑ Состав\Наблюдательный совет - Казанский (Приволжский) федеральный университет. kpfu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2020. Архивировано 3 февраль 2020 года.
- ↑ Закон Республики Татарстан № 1-ЗРТ 26.01.2023 «О внесении изменений в Конституцию Республики Татарстан» (PDF), archived from the original (PDF) on 2023-01-26, retrieved 2023-01-26
- ↑ Рөстәм Миңнеханов Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертү хакындагы законны имзалады. Татар-информ, 26.01.2023
- ↑ Госсовет РТ единогласно проголосовал за кандидатуру Минниханова на должность президента Татарстана. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2010. Архивировано 12 июнь 2018 года.
- ↑ ВЛАСТЬ ПЕРЕМЕНИЛАСЬ! — Новая неделя. Итоги № 6 (165) от 5 февраля 2010 (События недели). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 февраль 2010. Архивировано 2 февраль 2014 года.
- ↑ Официально президент. Интерфакс (25 март 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 август 2010. Архивировано 28 март 2010 года.
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 16.06.2010 г. № 392-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2020. Архивировано 6 февраль 2020 года.
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 18.12.2010 г. № 873-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2020. Архивировано 26 март 2020 года.
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 26.05.2017 г. № 179-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2020. Архивировано 26 март 2020 года.
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 22.11.2017 г. № 400-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2020. Архивировано 29 март 2020 года.
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 21.12.2020 № 310-рп ∙ Официальное опубликование правовых актов ∙ Официальный интернет-портал правовой информации. publication.pravo.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 декабрь 2020. Архивировано 10 гыйнвар 2021 года.
- ↑ Виктор Хамраев. {{{заглавие}}} // Коммерсантъ : газета. — Москва, 19-11-2012. — Вып. 218/П (5003.
- ↑ Рейтинг дружественности губернаторов к бизнесу 2013 елның 20 март көнендә архивланган.
- ↑ Архивированная копия. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 март 2015. Архивировано 28 март 2015 года.
- ↑ Рустам Минниханов одержал победу на выборах президента Татарстана. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 сентябрь 2015. Архивировано 6 март 2016 года.
- ↑ Президент РТ. president.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 гыйнвар 2017. Архивировано из оригинала 15 июль 2017 года.
- ↑ Национальный рейтинг состояния инвестиционного климата в субъектах РФ, Агентство Стратегических Инициатив. 13 гыйнвар 2017 тикшерелде.
- ↑ Фонд Развития Гражданского Общества. civilfund.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 гыйнвар 2017. Архивировано 16 гыйнвар 2017 года.
- ↑ От первого лица. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 октябрь 2010. Архивировано из оригинала 27 октябрь 2016 года.
- ↑ Минниханов вошел в топ-3 самых социально активных госдеятелей (рус.). runews24.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2017. Архивировано 4 июль 2017 года.
- ↑ Путин поддержал выдвижение президента Татарстана на третий срок (рус.). Коммерсантъ (20 май 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2020. Архивировано 20 май 2020 года.
- ↑ Итоги выборов в Татарстане: победа Минниханова, равнение на Туркмению (рус.). EADaily. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 сентябрь 2020. Архивировано 1 октябрь 2020 года.
- ↑ Глава Татарстана утвердил переименование должности президента республики // ТАСС. 26.01.2023
- ↑ Минниханов победил на выборах главы Татарстана. РИА Новости (15 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 сентябрь 2025.
- ↑ Рустам Минниханов вступил в должность Раиса Республики Татарстан. 19 сентябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ А что с «Лучано» – Коммерсантъ Казань. www.kommersant.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 гыйнвар 2023.
- ↑ Глава Татарстана и его жена попали под очередные санкции. Рассказываем, за что на этот раз. 116.ru (11 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 ноябрь 2023.
- ↑ Рустам Минниханов. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 май 2020. Архивировано 15 август 2020 года.
- ↑ European Champions. D1 (ингл.). autocross.hu. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 апрель 2020. Архивировано 14 гыйнвар 2022 года.
- ↑ Минниханов Рустам Нургалиевич. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 2010. Архивировано 21 сентябрь 2010 года.
- ↑ Премьера у премьера. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 май 2020. Архивировано 25 май 2021 года.
- ↑ Распоряжение Правительства Российской Федерации от 01.03.2017 № 357-р «О награждении медалью Столыпина П. А. II степени Минниханова Р.Н»
- ↑ Патриарх Кирилл удостоил Минниханова церковного ордена «Славы и Чести»
- ↑ Президенту Татарстана вручили орден «Чести и Славы» от имени патриарха Кирилла
- ↑ Рустаму Минниханову вручили юбилейную медаль «20-лет Астане». 2018 елның 7 июль көнендә архивланган. Пресс-служба Президента РТ
- ↑ Галина Бахшиева. Радий Хабиров наградил Рустама Минниханова орденом Салавата Юлаева. ИА «Башинформ», 18.04.2019
- ↑ Патриарх Кирилл вручил награды представителям Татарстана в рамках освящения воссозданного собора Казанской иконы Божией Матери. vverh-tatarstan.ru, 21.07.2021 [рус.]
- ↑ Бердымөхәммәдов Рөстәм Миңнехановка Төрекмәнстанның Garaşsyzlyk орденын тапшырды. Татар-информ, 27.09.2021
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 21.02.2022 № 70. Официальный интернет-портал правовой информации [рус.]
- ↑ Кыргызстанның Россиядәге илчесе Рөстәм Миңнехановка Дуслык ордены тапшырды. Татар-информ, 20.05.2022
- ↑ Мөфти Камил хәзрәт Татарстан Рәисен I дәрәҗә Мәрҗани ордены белән бүләкләде. 2023 елның 1 март көнендә архивланган. ТР МДН, 1.03.2023
- ↑ Миңнеханов Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының мактаулы докторы булды. Татар-информ, 8.04.2023
- ↑ Аксенов Рөстәм Миңнехановка Кырым Республикасының юбилей медален тапшырды
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 08.12.2024 № 1037 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
- ↑ Минниханову вручили Орден «Достлуг» в Азербайджане
- ↑ Патриарх Кирилл Рөстәм Миңнехановка Рус Православие Чиркәвенең беренче дәрәҗә Дан һәм намус орденын тапшырды. rais.tatarstan.ru (21 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 июль 2025.
- ↑ Гульсина Минниханова сделала Казани архитектурно-косметический подарок. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 декабрь 2014. Архивировано 7 июль 2018 года.
- ↑ Сын главы Татарстана и начальник УФСБ погибли при крушении Boeing 737. РБК. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2013. Архивировано из оригинала 19 ноябрь 2013 года.
- ↑ Опубликован список погибших при крушении Boeing в Казани. РБК. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2013. Архивировано из оригинала 17 ноябрь 2013 года.
- ↑ Жена президента Татарстана заработала вдвое больше мужа. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 апрель 2010. Архивировано из оригинала 25 сентябрь 2012 года.
- ↑ У главы Татарстана Рустама Минниханова родилась внучка Архивная копия от 19 декабрь 2013 на Wayback Machine АиФ
- ↑ Руководство учреждения (рус.). Государственное бюджетное учреждение. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2020. Архивировано 24 апрель 2021 года.
- ↑ Глава Сабинского муниципального района. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 май 2020. Архивировано 15 апрель 2020 года.
Сылтамалар
- Президентның рәсми сайты 2008 елның 23 июнь көнендә архивланган.