Евгений Боратынский музее (Казан)
Евгений Боратынский музее (рус. Музей Е. А. Боратынского) — Казан шәһәрендәге әдәби музей, Татарстан Республикасы Милли музее филиалы[1]. Россиядә элегия һәм фәлсәфи лирика остасы, шагыйрь Евгений Абрамович Боратынскийга (1800—1844) багышланган бердәнбер әдәби музей[2].
Музей мәдәни-агарту эшен оештыра һәм алып бара. Чаралар арасында — «Боратынскийлар йортында Раштуа», язгы «Боратынскийлар утарында әдәби укулар», май аендагы «Музей төне», җәйге Россиянең Пушкин көне, «Каз Каурыйлы Абый әкиятләре» исемле мәктәп программалары һәм югары сыйныф укучылары өчен шигъри программалар, «Казанның борынгылыгын сөючеләр клубы» утырышлары, «Ак зал музыкасы» һәм «Алексей Гомазковның шигъри театры» циклларыннан программалар бар[3].
Экспозиция
Музей экспозициясе рус шагыйре Евгений Абрамович Боратынский (1800—1844) һәм аның нәселенең тормышына һәм иҗатына багышланган. Аның нигезен гаилә архивы тәшкил итә[1]. Музей залларында Е. А. Боратынскийның исән чагындагы басмалары һәм шәхси әйберләре, В. А. Жуковскийның офортлары, Н. И. Фешин, Н. М. Сапожникова, А. И. Фомин, А. А. Боратынский эшләре, Л. Н. Толстойның исән чагында ясалган портреты, шагыйрьнең энесе — Казан губернаторы Ираклий Абрамович Боратынскийның (1802—1859) исән чагында ясалган портреты, гаилә риваяте буенча, 1833 елның сентябрендә Казанда булганда Александр Пушкин эшләгән язу өстәле, шулай ук Боратынскийларның гаилә фотосурәтләре тәкъдим ителә[2][1].
2015 елда төп йортны реставрацияләгәннән соң, «Боратынскийлар йортының кич-таңнары» дип аталган яңа экспозиция ачыла, ул Казанның XIX — XX гасыр башы мәдәни һәм рухи тормышын шагыйрь, аның нәселе һәм О. А. Ильина-Боратынская язмышлары һәм иҗаты аша чагылдыра[4].
Тарих
- Төп мәкалә: Евгений Боратынский
Музей 1869 елдан 1918 елга кадәр биредә яшәгән шагыйрь Боратынский нәселенең өч буынына караган, яңадан торгызылган борынгы шәһәр дворян утарында урнашкан[2]. Ул 1977 елның 21 мартында ачыла. Башта Казанның 34 нче урта мәктәбе музее буларак оештырыла. Музейны булдыруың инициаторы — Вера Георгиевна Загвозкина (1924—1994)[3]. 1981 елда музей дәүләт статусын ала[1].
1991 елда музей Боратынскийларның шәһәр утарының көнбатыш флигелендә урнаша. 2009 елда утарның баш йорты Татарстан Республикасы Милли музеена оператив идарәгә тапшырыла[5].
2012 елның маеннан 2015 елның сентябренә кадәр музейда реставрация эшләре үткәрелә[5]. Реставрация барышында агач корылмаларның 80 % тан артыгы, Боратынскийлар нәселе герблары сурәтләнгән Ак залның колонналары һәм лепнинасы сакланып кала[4].
2025 елда «Мәдәният өлкәсендә инфраструктураны үстерү» федераль проекты буенча утар комплексының флигелендә ремонт-реставрация эшләре үткәрелә[6]. 2025 елның ноябрендә утарның баш йортын реставрацияләү тәмамлана: белгечләр бинаны ныгыта, инженерлык челтәрләрен яңарта, эчке бизәкләү эшләрен башкара һәм фасадны тышлый[7]. 2026 елның гыйнварында реставрациядән соң флигельдә музей киңлеге ачыла, анда «Николай Карамзин. Күпмедер дәрәҗәдә тарих…» дип аталган күчмә күргәзмә урнаштырыла[8].
2026 елның мартында Татарстан Республикасы Милли музее Казан үзәгендә музей кварталы булдыру турында игълан итә, ул биш филиалны, шул исәптән Е. А. Боратынский музеен да, бердәм билет буенча карау мөмкинлеге булган уртак мәдәни маршрутка берләштерер дип көтелә[9].
Мәдәни мирас объекты статусы
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 Музей Е.А. Боратынского (филиал Национального музея Республики Татарстан). Государственный музей А.С. Пушкина. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2026.
- ↑ 1 2 3 Музей Е.А. Боратынского. boratynskiy.tatmuseum.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2026.
- ↑ 1 2 Музей Е.А. Боратынского. Культура.РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2026.
- ↑ 1 2 3 4 В Казани открылась отреставрированная усадьба Боратынских. Официальный портал мэрии Казани (29 август 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2026.
- ↑ 1 2 Сотрудники Министерства лесного хозяйства РТ посетили музей Евгения Абрамовича Боратынского. Министерство лесного хозяйства Республики Татарстан (12 июль 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2026.
- ↑ Рустам Минниханов посетил музей Евгения Боратынского в Казани. Комитет Республики Татарстан по охране объектов культурного наследия (19 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2026.
- ↑ В Казани завершена реставрация усадьбы Боратынского. Коммерсантъ (24 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2026.
- ↑ «Николай Карамзин. История в некотором смысле…» Открытие выставки. Музей Е. А. Боратынского (30 гыйнвар 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2026.
- ↑ В центре Казани появится музейный квартал с единым билетом. Аргументы и факты — Казань (9 март 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2026.
Әдәбият
- Валеева Л. Г. Страницы прошлого листая. Из истории Государственного объединённого музея ТАССР 1970-1980 годов. К., 2005. ISBN 5-85903-031-2.
- Казань в памятниках истории и культуры. К.: ТКН, 1982.