Әхмәтсафа Гайсин

Әхмәтсафа Гайсә улы Гайсин (рус. Ахметсафа (Ахмед-Саффа) Гайсинович Гайсин; 1918, Портчара[d], Өрҗем өязе, Нократ губернасы27 ноябрь 1943, Вольнянск районы (Украина)[d], Запорожье өлкәсе, СССР) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, 185 нче гвардия укчылар полкының взвод командиры (III Украина фронтының 12 нче армиясе 60 нчы гвардия укчылар дивизиясе), гвардия кече лейтенанты. Советлар Союзы Герое (22.02.1944)[1].

Тормыш юлы

1918 елда Нократ губернасының Өрҗем өязе Портчара авылында (хәзерге Мари Республикасының Бәрәңге районы) крестьян гаиләсендә туган. Милләте — татар.

5 сыйныфны тәмамлап, колхозда эшли. 1936 елда «Кировстройтрест» предприятиесендә эшли. ВЛКСМ әгъзасы[2].

1938 елда Кызыл Армиягә чакырыла. 1943 елда кече лейтенантлар курсларын тәмамлый. 1943 елның июлендә 60 нчы гвардия укчылар дивизиясенең 185 нче гвардия укчылар полкы взводы командиры итеп хәрәкәттәге армиягә җибәрелә. Көньяк-Көнбатыш фронтның 1 нче гвардия армиясе составында Изюм-Барвенково һөҗүм операциясендә катнаша. 1943 елның августында дивизия 12 нче армия составына керә һәм Донбасс операциясе барышында Павлоград шәһәрен (Днепропетровск өлкәсе) азат итә, аннары Днепропетровсктан көньяктарак Днепрга чыга һәм елга буйлап Запорожьега таба һөҗүм итә[3].

undefined

Гвардия кече лейтенанты Әхмәтсафа Гайсин Днепрны кичүдә һәм Запорожье читендәге Хортица утравында плацдарм өчен барган сугышларда катнаша. 1943 елның 25–26 ноябрендә аның взводы Запорожье районында Днепрны кичә һәм дошман траншеясына беренче булып бәреп керә. Гайсин бу сугышта рота командирын алыштыра. Дошманның 13 контрһөҗүмен кире кагып, рота елганың уң ярындагы плацдармны  [рус.] киңәйтүдә уңышлы хәрәкәт итә. Сугыш барышында Гайсин дошманның 20 дән артык солдатын һәм офицерын юк итә[4].

1943 елның 27 ноябрендә сугышларның берсендә һәлак була, Запорожье өлкәсенең Запорожье районы Капустяный утарыннан 2 чакрым көнчыгыштарак җирләнгән[5].

Бүләкләре

  • СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 22 февраль указы белән алман-фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен гвардия кече лейтенанты Әхмәтсафа Гайсинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә[6].
  • Ленин ордены белән бүләкләнгән[6].

Хәтер

  • Бәрәңге бистәсендә һәм Портчара авылындагы урамнар Герой исемен йөртә. Әлеге торак пунктларда шулай ук бюстлары куелган[6][7].

Искәрмәләр

  1. Гайсин Әхмәтсафа Гайсә улы (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 май 2026.
  2. Гайсин Ахметсафа Гайсинович (рус.). Музей истории города Йошкар-Олы. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 май 2026.
  3. Гайсин Ахмедсафа Гайсинович (рус.). www.tatfrontu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 май 2026.
  4. 81 год героической гибели гвардии младшего лейтенанта Ахметсафа Гайсина(Герой СССР Посмертно) (рус.). kulturamgo.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 май 2026.
  5. Гайсин Ахметсафа, 1918. Документы участника войны. (рус.). Память народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 май 2026.
  6. 1 2 3 Гайсин Ахмед-Саффа (рус.). warheroes.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 май 2026.
  7. Урок мужества «Батырлыкка дан – Слава герою» (рус.). Республиканский центр татарской культуры в Марий Эл (7 май 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 май 2026.

Әдәбият

  • Энциклопедия Республики Марий Эл / Отв. ред. Н. И. Сараева. — Йошкар-Ола, 2009. — С. 299. — 872 с. — 3505 экз. — ISBN 978-5-94950-049-1.
  • История Марийского края в лицах. 1941—1945 гг. Великая Отечественная война. — Йошкар-Ола: МарНИИЯЛИ, 2015. — С. 62—63. — 374 с. — 500 экз. — ISBN 978-5-94950-070-5.
  • Мочаев В. А. Марийская биографическая энциклопедия / Авт.-сост. В. А. Мочаев. — 2-е изд.. — Йошкар-Ола: Марийский биографический центр, 2017. — С. 93—94. — 606 с. — 1500 экз. — ISBN 978-5-905314-35-3.
  • Книга Героев = Батырлар китабы / сост. М.В. Черепанов, Е.В. Панов. — Казань, 2022.
  • Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г.Х. Галимуллина; науч. ред. Л.М. Айнутдинова. — Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025.

Сылтамалар

«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Гайсин Ахмед-Саффа

Тема буенча өстәмә