Виктор Григорьев (1921)

Виктор Антон улы Григорьев (рус. Виктор Антонович Григо́рьев; 1921 ел1985 ел) — подполковник. Советлар Союзы Герое (1942).

Тәрҗемәи хәле

Виктор Григорьев 1921 елның 18 августында Омск шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлый.

1924—1939 елларда Казанда яши һәм эшли[1]. 1939 елда Эшче-крестьян Кызыл Армиясенә хезмәткә алына.

1941 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында.1942 елдан Советлар Берлегенең Коммунистик Партиясе әгъзасы. Мәскәү өчен барган сугышта катнаша, кече сержант дәрәҗәсендә Көнбатыш фронтның 50 нче армиясенең 32 нче танк бригадасында танк механигы-йөртүчесе булып хезмәт итә.

1941 елның 3-4 декабрендә каһарман Тула өлкәсенең Крюково авылы янындагы сугышта катнаша. Куллары һәм бите өшегән булуга карамастан, ул сафта калган. Барабинка авылы янындагы көрәштә, танк башнясы зарарланган булса да, дошманның җиңел танкын, ике тубын, берничә автомашинасын таптаткан. Шуннан соң, машинасы тагын бер тапкыр җитди зарарлануга карамастан, аны үз частена алып кайткан.

Виктор Григорьев Совет Социалистик Республикалар Берлеге Югары Советы Президиумының 1942 елның 12 апрелендәге «Кызыл Армиянең идарәче һәм рядовойлары составына Советлар Союзы Герое исемен бирү турында» фәрманы нигезендә «командованиенең хәрби биремнәрен үрнәк итеп үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы өчен» Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, аңа Ленин ордены һәм 580 номерлы «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла[2].Сугыш тәмамлангач, ул Совет Армиясендә хезмәт итүен дәвам итә. 1951 елда бронетанк һәм механикалаштырылган гаскәрләр хәрби академиясен тәмамлый. 1957 елда подполковник дәрәҗәсендә Григорьев запаска җибәрелә.

Владимир шәһәрендә яши һәм эшли.

1985 елның 23 августында вафат була, Владимирның Улыбышево зиратында җирләнә.

undefined

Бүләкләре

  • Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале;
  • I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары;
  • Кызыл Йолдыз ордены;
  • Медальләр.

Хәтер

Исеме Татарстан Республикасының «Хәтер китабы»нда мәңгеләштерелә.

Виктор Антон улы Григорьев исеме Ленин-Снегирь хәрби-тарихи музеенда «Себер сугышчылары» мемориаль комплексы плитәсендә языла.

Омск шәһәр Советының 2011 елның 12 октябрендәге 447 номерлы карары нигезендә Омск шәһәренең Киров административ округы урамнарының берсенә исеме бирелә[3].

Галерея

Әдәбият

  • Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6.
  • Герои Советского Союза — наши земляки. Книга 1. Казань, 1982.
  • Шлевко Г. М. Ради жизни на земле. — Омск, 1972.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә