Владимир Графов (1913)
Владимир Сергеевич Графов (28 июнь 1913, Бөгелмә, Бөгелмә өязе, Самара губернасы, Россия империясе — 9 декабрь 1991, Казан) — совет хәрби эшлеклесе, полковник[1][2], Бөек Ватан сугышында катнашучы, Советлар Союзы Герое (1945).
Тормыш юлы
1913 елның 28 июнендә (башка мәгълүматлар буенча, 28 июльдә[1]) Бөгелмә шәһәрендә тимер юлчы гаиләсендә туа[3].
7 сыйныфны тәмамлагач, 1931 елда механик белгечлеге буенча Бөгелмә һөнәри-техник училищесын тәмамлый[4]. Укуын тәмамлагач, Бөгелмә семсовхозының разъезд механигы булып эшли[1][4]. 1931 елдан Ленинград «Красный Путиловец» заводында трактор двигательләрен җыючы слесарь булып эшли. Ленинградта рабфак тәмамлый. Кире Бөгелмәгә кайта, 1935 елга кадәр Бөгелмә машина-трактор остаханәсендә слесарь булып эшли[3].
1935—1937 елларда армия сафларында хезмәт итә. Демобилизациядән соң, «Глававтотракторсбыт»ның Бөгелмә бүлекчәсендә директор булып эшли[5].
1939—1940 елларда кабат мобилизацияләнә, Халхин-Гол сугышында катнаша[1][2]. Кире кайтып, 1940 елдан Бөгелмә машина-трактор остаханәләрендә җитәкчелек итә[3].
Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елның ноябрендә өченче тапкыр мобилизацияләнә. 1942 елда Оренбург танк училищесын тәмамлый һәм фронтка китә[6]. 1943 елда партиягә керә.
Калинин, Воронеж, I Украина һәм I Белоруссия фронтларында сугыша[6]. Белый һәм Ржев өчен барган, Курск сугышы, Белгород-Харьков, Житомир-Бердичев, Проскуров-Черновцы, Львов-Сандомир, Висла-Одер, Көнчыгыш-Померан, Берлин операцияләрендә катнаша[1][5].
1945 елның апрелендә гвардия майоры Владимир Графов гвардия аерым мотоциклет батальоны белән командирлык итә (8 гвардия механикалаштырылган корпусы, 1 гвардия танк армиясе, I Белоруссия фронты)[7].
Батырлыгы
1945 елның 19 апрелендә Марксдорф торак пункты районында (Германиянең Зелов шәһәреннән 10 чакрым көньяк-көнбатышта) дошманның контрһөҗүмен кире кайтарганда оста җитәкчелек итә. Бу сугышта дошманның 2 танкы, 4 тубы һәм ике ротага якын җәяүле сугышчысы юк ителә[7][5].
1945 елның 20—21 апрелендә, алдан барган отряд белән командалык итеп (биш танк һәм биш үзйөрешле артиллерия установкасы[1]), Эркнер шәһәренә якынлаша, күлләр арасындагы канал аша салынган тимер юл күперенә зур тизлектә ике танк белән килеп керә: андагы каравылны юк итә, миналардан чистарта. Бу корпус частьләренә каналны аша чыгу һәм Берлин шәһәре читенә чыгу мөмкинлеген бирә[7].
23 апрель көнне Графов җитәкләгән разведка батальоны төркеменә Адлерсхоф аэродромын кулга төшерү бурычы куела[6]. Төркем көчле артиллерия уты ярдәмендә Шпрее елгасын беренче булып кичә һәм бер сәгатьтән Адлерсхофка барып җитә, анда 70 очкычны юк итә. Чолганышка эләккән разведка төркеме дошманның өстен көчләре белән сугышка керә, аларга А. М. Темник бригадасы ярдәмгә килә. Шуннан соң Графов төркеме, майор Владимир Жуков төркеме белән кушылып, ике тәүлек дәвамында дошман һөҗүмен кире кайтара. Разведчиклар, ярдәм килеп җиткәнче, позицияләрен саклап калалар[6][5].
СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 31 маендагы Указы нигезендә «Берлин операциясе барышында командованиенең сугышчан бурычларын үрнәк рәвештә үтәгәне, күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен» гвардия майоры Владимир Графов Советлар Союзы Герое дигән югары исемгә лаек була[4].
1956 елда запаска чыгарыла[2]. Казанда яши. Казан районара капиталь ремонт остаханәләре директоры, «Ремуправление» оешмасы өлкән инженеры, Ягулык сәнәгате төзәтү-механика остаханәләре директоры, Үзәк остаханәләр директоры, «Каздорстрой» тресты профсоюзы төркеме рәисе вазифаларын башкара[1][6].
1991 елның 9 декабрендә вафат була, Казан шәһәренең Самосырово зиратында җирләнгән[8].
Дәүләт бүләкләре
- Советлар Союзы Герое (Ленин ордены һәм «Алтын йолдыз» медале белән бергә) (1945);
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1943);
- Кызыл Йолдыз ордены (ике тапкыр: 1942, 1944);
- Кызыл Байрак ордены (1945);
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985);
- «Сугышчан казанышлар өчен» («За боевые заслуги») медале (1942, 1949);
- «Мәскәү оборонасы өчен» медале (1944);
- «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале (1945);
- «Варшаваны азат иткән өчен» медале (1945);
- «Берлинны алган өчен» медале (1945);
- «Халхин-Гол Җиңүенә 30 ел» медале (1969);
- «Монгол халык армиясенә 50 ел» медале (1971).
Исемен мәңгеләштерү
- Бөгелмә шәһәрендә бер урам Герой исемен йөртә[1][9];
- Бөгелмә шәһәрендәге Геройлар Аллеясендә Геройның бюсты куелган[1];
- Казан шәһәрендәге Җиңү паркында, Геройлар пантеонында Мемориаль такта урнаштырылган;
- Герой укыган Казан югары танк команда училищесында истәлек ташы куелган[1];
- Исеме «Алар илгә Җиңү алып кайтты» китабында мәңгеләштерелгән, Герой турында истәлекләр «Бугульминская газета», «Бөгелмә авазы» кебек җирле массакүләм мәгълүмат чараларында, Бөгелмә муниципаль районы рәсми сайтында, муниципаль телеканалда яктыртыла.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Графов Владимир Сергеевич (рус.). Tatarica. Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 май 2025.
- ↑ 1 2 3 Графов Владимир Сергеевич (рус.). Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 май 2025.
- ↑ 1 2 3 Председатель профячейки. Герой Советского Союза (рус.). Профсоюзы Татарстана. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 май 2025.
- ↑ 1 2 3 Графов Владимир Сергеевич (рус.). warheroes.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 май 2025.
- ↑ 1 2 3 4 Графов Владимир Сергеевич (рус.). 100stories.bugulmadt.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 май 2025.
- ↑ 1 2 3 4 5 К 70-летию Великой Победы. Участие работников транспортного комплекса на фронтах Великой Отечественной: Герой Советского Союза Владимир Графов (рус.). mindortrans.tatarstan.ru (15 апрель 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 май 2025.
- ↑ 1 2 3 Графов Владимир Сергеевич (рус.). lib.bugulma.ws. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 май 2025.
- ↑ Герой Советского Союза Графов Владимир Сергеевич (рус.). warheroes.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 май 2025.
- ↑ Улица Владимира Графова в Бугульме (рус.). mapdata.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 май 2025.
Әдәбият
- Андреев С. А. Совершённое ими бессмертно. — М., 1976.
- Герои огненных лет. — М., 1978. — (Кн. 3).
- Герои Советского Союза — наши земляки. — Казань, 1982. — (Кн. 1).
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 (Абаев — Любичев). — 911 с.
- Катуков М. Е. На острие главного удара. — М., 1976. (Изд. 2-е, испр.)
- Батырлар китабы — Книга Героев. — Казань, 2000.
- Они вернулись с Победой — Алар илгә Җиңү алып кайтты. — Казань: Редакция «Книга Памяти», 2024. — (Дополнительный том).
- сост.: М. В. Черепанов, Е. В. Панов. Книга Героев = Батырлар китабы. — Казань, 2022. — С. 49.