Асаф Абдрахманов
Асаф Котдус улы Абдрахманов (рус. Асаф Кутдусович Абдрахманов; 20 декабрь 1918, Әгерҗе — 3 сентябрь 2000, Акъяр) — Бөек Ватан сугышында катнашучы; 1 нче ранг капитан. Советлар Союзы Герое (22.01.1944)[1].
Тормыш юлы
1918 елның 20 декабрендә Вятка губернасының Сарапул өязе Әгерҗе авылында туа. I—IV сыйныфларны Әгерҗе мәктәбендә укый, 1934 елда Иж-Бубый җидееллык мәктәбен тәмамлый. Мәктәптә рәсем сәнгате белән кызыксына. Казан авиация техникумында белем ала, Казан авиация заводында техник-механик булып эшли[2].
1939 елдан Кызыл Армиядә механик булып хезмәт итә.
1942 елда Кара диңгез югары хәрби училищесын (Севастополь) тәмамлый, лейтенант дәрәҗәсен ала[3].
Бөек Ватан сугышында
1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, Кара диңгез флоты Азов хәрби флотилиясенең 1 нче гвардия бронекатерлар дивизионы бронекатер командиры[4]. Акъяр шәһәрен, Керчь ярымутравын, Югославия, Венгрия, Чехословакия, Австрияне азат итү сугышларында катнаша.
1943 елның ноябрендә Керчь ярымутравы өчен барган сугышта батырлык күрсәтә: аның катеры ут астында, дошманның ут нокталарын юк итеп, Керчь ярымутравына зур күләмдә корал, техника һәм сугышчылар ташый[5].
1944 елның 22 гыйнварында СССРның Югары Совета боерыгы нигезендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә[6].
| Миңа һәм минем берничә сугышчан иптәшемә Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Бу — минем өчен генә түгел, сезгә — мине тәрбияләүчеләргә дә зур шатлык. Сез үзегезнең улыгыз белән хаклы рәвештә горурлана аласыз. Хөкүмәтнең бөек бүләге нәрсә өчен бирелгәнен язмыйм, газеталарда укып белерсез... дип яза үзенең хатында герой[7].
|
Геройны бүләкләү кәгазеннән:
| ...Катерның батыр һәм куркусыз командиры. Керчь бугазы өчен барган сугышларда офицер Абдрахманов бик зур эш башкарды, аның катеры дошман артиллериясенең һәм авиациясенең көчле уты астында көндез һәм төнлә, давыллы көннәрдә дә десантчыларны дошман биләгән ярга утырты.
Безнең десантны туп запасы, азык-төлек һәм техника белән тәэмин итү буенча махсус биремне үтәп, Абдрахманов шәхси составның бөтен көчен шушы катлаулы бурычны үтәүгә оештыра алды. Керчь бугазында десантларны төшерү буенча хәрби заданиене үтәгәндә гаять зур батырлык күрсәткәне өчен Асаф Габдерахманов югары хөкүмәт бүләгенә — «Советлар Союзы Герое» исеменә лаек[8]. |
1944 елдан — Советлар Союзы коммунистик партиясе әгъзасы.
Сугыштан соңгы тормышы
Асаф Абдрахманов хәрби хезмәтнең соңгы елларында П. С. Нахимов исемендәге Севастополь югары хәрби-диңгез училищесында кафедра мөдире вазифасын башкара. Азов һәм Дунай хәрби флотилияләренең ветераннар советы әгъзасы була.
1963—1968 елларда лейтенант «Сучан/Спасск» үлчәү комплексы корабының командиры булып хезмәт итә.
1973 елда 1 нче ранг капитан дәрәҗәсендә отставкага чыга.
2000 елның 3 сентябрендә вафат була, Акъяр (Севастополь) шәһәрендә җирләнгән[5].
Бүләкләре
- Советлар Союзы Герое (Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале) (1944);
- Кызыл Байрак ордены (1943, 1956);
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1945);
- Кызыл Йолдыз ордены (1944, 1953, 1968);
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985);
- медальләр: «Сугышчан казанышлар өчен» (1950), «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» (1953), «Белгородны азат иткән өчен» (1953), «Венаны алган өчен» (1953), «Будапештны алган өчен» (1953) һ.б.
Хәтер
- Әгерҗе урта мәктәбенең пионер дружинасы Асаф Абдрахманов исемен йөртә;
- Акъярда Герой яшәгән йортка мемориаль такта куелган;
- Геройның бюсты Севастополь шәһәренең Кара диңгез югары хәрби-диңгез училищесы территориясендә урнаштырылган.
Искәрмәләр
- ↑ Абдрахманов Асаф Котдус улы (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 май 2026.
- ↑ Абдрахманов Асаф Кутдусович (рус.). Агрызский муниципальный район. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 май 2026.
- ↑ Асаф Кутдусович Абдрахманов - Герой Советского Союза (рус.). komanda-k.ru (9 май 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 май 2026.
- ↑ Советлар Союзы Герое Асаф Абдрахмановның тормышы һәм батырлыгы
- ↑ 1 2 Алсу Хисматуллина. Память о Герое (рус.). tatfrontu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 май 2026.
- ↑ Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Советского Союза офицерскому, старшинскому и рядовому составу Военно-Морского флота» от 22 января 1944 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1944. — 3 февраля (№ 6 (266)). — С. 1
- ↑ «Дингез батыры»./Советлар Союзы Герое Асаф Котдус улы Абдрахманов турында
- ↑ Асаф Котдус улы Абдрахманов
Әдәбият
- Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 57;
- Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г.Х. Галимуллина; науч. ред. Л.М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025. С. 51.