Алимкәй Абдершин

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Тикшерелгән мәкалә
Алимкәй Абдершин
Alimkay Abdershin.JPG
Туу датасы 25 май 1911(1911-05-25)
Туу урыны Искил (Иске Аллагол), Красный-Слабут өязе, Пенза губернасы, Россия империясе
Үлем датасы 26 май 1983(1983-05-26) (72 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, РСФСР, СССР
Иялек  Русия империясе
 РСФСР
ССБР байрагы СССР
Гаскәр төре Кызыл Гаскәр
Дәрәҗә старшина
Бүләкләр һәм премияләр Совет Союзы Герое
Ленин ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Абдершин Алимкәй Абдулла улы, рус. Абдершин Алимкай Абдуллович (1911 елның 25 мае 1983 елның 26 мае) ― Советлар Союзы Герое (10.1.1944[1]), старшина (1944).

Тәрҗемәи хәле

Мордовия Республикасының Ковылкино районы, Иске Аллагол авылында туа.

1933―1935 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. 1936 елдан Мәскәү сәнәгать предприятиеләрендә эшли.

Красногорск район хәрби комиссариаты тарафыннан хезмәткә чакырыла.

1943 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 38 армиягә караган 180 укчы дивизиянең автоматчылар ротасында отделениесе командиры (86 укчы полк).

1943 елның 30 сентябрендә үзенең ротасы белән Лютеж плацдармын тота. Кече сержант ротасы дошман уты астында елга тармагын кичеп чыгарга тиеш була. Ул, елга аша йөзеп чыгып, граната белән дошман дзотын шартлата.

1943 елның 5 октябрендә мөһим бер биеклек яулауда, дошманның контрһөҗүмнәрен кире кайтаруда катнаша. Совет гаскәрләре тарафыннан биеклек яулап алынгач, гитлерчылар контратака башлый. Сугыш барганда, рота командиры яралангач, рота белән җитәкчелек итә. 5―13 октябрьдә Абдершин ротасы дошманның 30 солдатын һәм офицерын юк итә. 1943 елның 13 октябрендә каты яралана.

I Украина фронтлары гаскәрләре составында Украина, Маҗарстан, Румыния һәм Чехословакияне азат итү сугышларында катнаша. 1943 нең 30 сентябрендә Днепрны кичкәндә батырлык күрсәтә.

СССР Югары Шурасы Президиумының 1944 елның 10 гыйнварындагы Указы белән алман-фашист илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең сугышчан биремнәрен үрнәк үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы өчен Алимкәй Абдершинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә, ул Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнә.

1945 елның азагында старшина демобилизацияләнә.

1947 елдан КПСС әгъзасы. Мәскәүдә яши. Телевидениенең бөтенсоюз фәнни-тикшеренү институтында сакчылар башлыгы булып эшли[2].

1983 елның 26 маенда вафат була, Мәскәүнең Данилов мөселман зиратында җирләнә.

Мәңгеләштерү

Бүләкләүләре

Искәрмәләр

Сылтама

Әдәбият

  • Батырлар китабы — Книга Героев. Казан: ТКН, 2000.
  • Герои огненных лет. Москва, 1978. Кн. 3.
  • Геройская быль. Саранск, 1985.
  • Татар энциклопедиясе 2016 елның 4 март көнендә архивланган.