Зиннәтулла Исхаков

Зиннәтулла Гыйниятулла улы Исхаков (рус. Зиннатулла (Зиновий) Генатулаевич Исхаков; 17 август 1908, Яңа Үргәгар, Спас өязе, Казан губернасы5 июль 1958, Пермь) — Совет Армиясе полковнигы, Бөек Ватан сугышында катнашучы. Советлар Союзы Герое (1945).

undefined

Тормыш юлы

1908 елның 4 (яңа стиль буенча — 17) августында Казан губернасының Спас өязе Яңа Үргәгар авылында (хәзер — Татарстанның Әлки районы) туа. Сигез сыйныфны тәмамлагач, Әстерхан районы башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшли. 1935 елда Зиннәтулла Исхаков Эшче-крестьян Кызыл Армиясенә хезмәткә чакырыла[1]. Сәяси состав курсларын һәм хәрби-сәяси училищены тәмамлый[2].

Бөек Ватан сугышы чоры

1941 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында. 1942 елда Зиннәтулла Исхаков Сәяси составның югары курсларын, 1943 елда «Выстрел» курсын тәмамлый. 1944 елның августына гвардия подполковнигы Зиннәтулла Исхаков II Украина фронтының 53 нче армиясенең 1 нче гвардия һава-десант дивизиясенең 13 нче гвардия һава-десант полкы белән җитәкчелек итә[2].

Батырлыгы

1944 елның 20 августыннан башлап, Зиннәтулла Исхаков полкы Румыния территориясендә дошманга зур югалтулар китереп, хәрби хәрәкәтләрне уңышлы алып бара. 1944 елның 24-25 октябрендә полк бүлекчәләре Тиса елгасы аша Венгриянең Сольнок шәһәреннән төньякка уңышлы чыгалар һәм плацдармны алалар. Плацдармны биш көн тоталар, көн саен 6-7 дошман һөҗүмен кичектереп торалар. 1944 елның 6 ноябрендә полк икенче тапкыр Тисаны Тисафюредтан көнбатышка таба кичә һәм ике атнадан соң Карпат тауларына чыга[3].

Совет Социалистик Республикалар Берлеге Югары Советы Президиумының 1945 елның 24 мартындагы Указы нигезендә подполковник Зиннәтулла Исхаковка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» (№ 3766) медале тапшырыла[3].

1945 елда Совет-япон сугышында катнаша.

Сугыштан соңгы тормышы

Сугыш тәмамлангач Совет Армиясендә хезмәтен дәвам итә. 1950 елда М. В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне (Мәскәү) тәмамлый.

Пермьдә яши, Пермь хәрби авиация училище җитәкчесе вазифасын башкара.

1958 елның 5 июлендә вафат була, Пермьнең Егошиха зиратында җирләнгән[2].

Дәүләт бүләкләре

Исемен мәңгеләштерү

  • 2001 елда Пермь шәһәренең бер урамына Зиннәтулла Исхаков исеме бирелә (Запруд микрорайоны)[13];
  • 2003 елда герой яшәгән йорт диварына мемориаль такта эленгән (2003)[13];
  • Зиннәтулла Исхаковның исеме Пермь шәһәренең Екатерина урамындагы Геройлар стеласында күрсәтелгән[13].
  • Казан шәһәренең Җиңү паркындагы Геройлар пантеонында мемориаль такта эленгән[14].
  • Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылы Җиңү паркында Герой истәлегенә барельеф куелган[14].
  • Әлки районы Үргәгар авылының башлангыч мәктәбе территориясендә мемориаль такта эленгән обелиск урнаштырылган[14].
  • Әлки районы үзәге Базарлы Матакта Зиннәтулла Исхаков урамы бар[14].
  • Үргәагар башлангыч мәктәбендә һәм Әлки районының Нәби Дәүли исемендәге гимназиясендә, район музеенда герой истәлегенә багышланган экспозиция эшли[14].

Искәрмәләр

  1. Исхаков Зиновий Генатулаевич (Зинатулла Гиянтуллович) (рус.). «Энциклопедия Пермский край в Великой Отечественной войне». www.permgaspi.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2025.
  2. 1 2 3 Зиннәтулла Исхаков «Илнең каһарманнары» сәхифәсендә
  3. 1 2 «Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Зиннәтулла Исхаков
  4. Герой Советского Союза (Орден Ленина и медаль «Золотая звезда») (рус.). Интернет-портал «Память народа». pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2025.
  5. Орден Красного Знамени (рус.). Интернет-портал «Память народа». pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2025.
  6. Орден Красной Звезды (рус.). Интернет-портал «Память народа». pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2025.
  7. Орден Суворова III степени (рус.). Интернет-портал «Память народа». pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2025.
  8. Орден Александра Невского (рус.). Интернет-портал «Память народа». pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2025.
  9. Медаль «За победу над Японией» (рус.). Интернет-портал «Память народа». pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2025.
  10. Орден Александра Невского (рус.). Интернет-портал «Память народа». pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2025.
  11. Медаль «За победу над Японией» (рус.). Интернет-портал «Память народа». pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2025.
  12. Медаль «За боевые заслуги» (рус.). Интернет-портал «Память народа». pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2025.
  13. 1 2 3 Исхаков Зиновий (Зинатулла) Генатулаевич (рус.). Общественный проект Приволжского федерального округа «Герои Отечества». героипфо.рф. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2025.
  14. 1 2 3 4 5 ИСХАКОВ Зиннатулла Гиниятуллович — Герой Советского Союза (рус.) (PDF). museum-lisenk.kazan.muzkult.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2025.

Сылтамалар

«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Зиннәтулла Исхаков

Тема буенча өстәмә