Пётр Воробьёв

Пётр Егор улы Воробьёв (8 июль 1908, Үрәс-Оча, Мамадыш өязе, Казан губернасы, Россия империясе25 сентябрь 1984, Үрәс-Оча, Кукмара районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, отделение командиры, сержант. Советлар Союзы Герое (1945)[1].

Тормыш юлы

1908 елның 8 июлендә (яңа стиль буенча) Казан губернасының Мамадыш өязе Танькино авылында (хәзер Татарстанның Кукмара районы) крестьян гаиләсендә туа. Милләте — татар[2].

Башлангыч белемле. 1930–1941 елларда Кукмара районының «Кызыл крестьян» колхозы рәисе.

Бөек Ватан сугышында

1941 елның июненнән Кызыл Армиягә алына, шул ук елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында: 50 армиянең 139 укчылар дивизиясе 718 укчылар полкында отделение командиры. Брянск, Көнбатыш, Үзәк, II һәм III Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Мәскәүне саклауда (1941–1942), Ржев–Вязьма (1943), Орел, Смоленск, Брянск (1943), Белоруссия (1944) һәм Көнчыгыш Пруссия операцияләрендә (1945) катнаша. Өч тапкыр яралана.

Батырлыгы

Сержант Пётр Воробьёв командалык иткән 718 укчылар полкының укчылар отделениесе 1944 елның 24 июнендә дошман уты астында Проня елгасын кичә, дошман траншеясенә бәреп кереп, берничә фашистны һәм пулеметны юк итә. 26 июнь көнне отделение Чавусы торак пункты (Могилев өлкәсе, Белоруссия) тирәсендә Бася елгасына чыга, күперне саклаучыларны юк итә, аның шартлавын булдырмый кала һәм уты белән батальонның уңышлы кичүенә булышлык итә. 27 июньдә ул, беренчеләрдән булып, Могилев шәһәреннән көньяктарак Днепрны кичеп чыга һәм полкның кичүче подразделениеләренә төбәп ут ачкан фашистлар төркемен юк итә. Шәхсән үзе 1944 елның 24 июненнән 29 июненә кадәр 19 немецны юк итә һәм 9 ын, шул исәптән бер офицерны, әсирлеккә ала.

СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 24 мартындагы Указы нигезендә, немец илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби биремнәрен үрнәк рәвештә үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, сержант Воробьев Петр Егоровичка Советлар Союзы Герое исеме бирелә[3].

Сугыштан соң П.Е. Воробьев туган авылында яши, күмәк хуҗалыкка рәислек итә.

1985 елның 25 сентябрендә вафат була[4], туган авылында җирләнгән[5].

Дәүләт бүләкләре

undefined

Исемен мәңгеләштерү

undefined
  • Герой исемен Кукмара районының Түбән Үрәс урта мәктәбе йөртә, мәктәп диварына (Г. Әхмәтов ур., 1а йорт) Геройга мемориаль такта урнаштырылган. Шушы мәктәптә ук Воробьевка багышланган музей эшли;
  • Кукмара шәһәрендәге бер урам Герой исеме белән аталган;
  • Герой бюсты Кукмара шәһәренең Җиңү паркында урнаштырылган[7];
  • Герой турында мәгълүмат «Герои кряшенского народа» (рус телендә; төзүчесе И.Р. Саттарова, фәнни мөхәррире Т.Г. Дунаева. Казань, 2010) библиографик сүзлегенә кертелгән.

Искәрмәләр

  1. Воробьёв Пётр Егорович (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 май 2026.
  2. Воробьев Петр Егорович (08.07.1908- 25.09.1984) (рус.). Слава-Дан Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 май 2026.
  3. Наградной лист Героя Советского Союза Воробьева П.Е. // Сайт МО РФ "Память народа", дата обращения: 21.01.2025
  4. Наши земляки Герои Советского Союза. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2013. Архивировано 6 октябрь 2014 года.
  5. Герои кряшенского народа. Архивная копия от 1 апрель 2012 на Wayback Machine
  6. Воробьев Петр Егорович на сайте "Память народа" МО РФ, дата обращения: 21.01.2025
  7. Воробьев Петр Егорович (08.07.1908- 25.09.1984) // www.slava-dan.tatarstan.ru, дата обращения: 21.01.2025

Әдәбият

  • Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022;
  • Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г.Х. Галимуллина; науч. ред. Л.М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025.

Сылтамалар

«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Пётр Воробьёв

Тема буенча өстәмә