Матросов Александр Матвеевич


Алекса́ндр Матве́евич Матро́сов (тугандагы исеме — Шакирҗан Юныс улы Мөхәммәтҗанов; 5 февраль 1924, рәсми документлар буенча туган урыны — Екатеринослав, Украина ССР27 февраль 1943, Чернушки, Калинин өлкәсе, СССР; Великие Луки шәһәрендә җирләнгән) — Советлар Союзы Герое (19 июнь 1943), кызылармеец, Калинин фронтының генерал М. Н. Герасимов оператив төркеме, 6 Сталин Себер ирекле укчылар корпусының И. В. Сталин исемендәге 91 аерым Себер ирекле укчылар бригадасы, 2 нче аерым укчылар батальоны укчы-автоматчысы, ВЛКСМ әгъзасы. 19 яшендә, күкрәге белән немец дзоты амбразурасын каплый: үз взводы сугышчыларына дошманның ут ноктасын бастырырга мөмкинлек биреп, һәлак була. Аның батырлыгы вакытлы матбугатта, әдәбиятта, кинода киң яктыртыла һәм тотрыклы гыйбарәгә әверелә («Александра Матросов батырлыгы», «Матросовчылар»).

Тормыш юлы

Шәхесенә бәйле эзләнүләр

Рәсми версия буенча, Александр Матвеевич Матросов 1924 елның 5 февралендә Украина ССР Екатеринослав шәһәрендә (хәзерге Днепр) туган[2], бүләкләү документларында милләте — рус дип күрсәтелгән[3].

Рәүф Хәй улы Насыйров тарафыннан Башкорт энциклопедиясендә[4], шулай ук Татар энциклопедиясендә[5] тәкъдим ителгән версия буенча, Матросовның чын исеме — Шакирҗан Юныс улы Мөхәммәтҗанов, ә туган урыны — Башкорт АССРның Тамъян-Катай кантонының Кунакбай авылы (хәзер авыл — Башкортстан Республикасының Учалы районы, Кунакбай авыл җирлегенең административ үзәге). Александр Матросов биографиясен өйрәнү белән шөгыльләнүче эзтабарларның күпьеллык эзләнүләре һәм тикшеренү эшләреннән соң, Геройның туган көне һәм аның һәлак булган урыны гына дөреслеккә туры килүе ачыклана. Калган мәгълүматлар шактый каршылыклы була, шул сәбәпле җентекле тикшерүне таләп итә. Украинаның Эчке эшләр органнарыннан алынган җавап нигезендә 1924 елда Днепропетровск ЗАГСларының берсендә дә Матросов Александр Матвеевичның тууы турында мәгълүматның теркәлмәве ачыклана[6].

Александр Матросов — Шакирҗан Мөхәммәтҗанов турында 2008 елда Мәскәүдә документаль фильм төшерелә (режиссеры — Алексей Смаглюк, режиссер-куючысы — Сергей Краус). Фильм авторлары, тарихи эзләнүләр, Геройны танып белгән чордашларының истәлекләре, архив документларына нигезләнеп, Александр Матросовның Шакирҗан Мөхәммәтҗанов булуын исбатлыйлар[7].

Тагы бер версия буенча, Александр Матросовның туган ягы — Самара губернасы Ставрополь өязенең Высоко-Колок авылы (хәзерге авыл Ульяновск өлкәсенең Яңа Малыклы районына керә)[8]. Версия буенча, өч баласы белән тол калган әнисе 1935 елда, Сашаны, ачлыктан коткарып калу өчен, Мәләкәс балалар йортына тапшыра. Аннан баланы Ульяновск өлкәсенең Ульяновск районы, Иваново балалар йортына күчерәләр, анда ул 1937–1939 елларда яши[9]. Нина Дубовикның 2016 елда чыккан «Все равно я буду человеком» китабында Матросовның туган ягы — хәзерге вакытта юкка чыккан Зин Овраг авылы дип күрсәтелә. Бу авыл шулай ук Ульяновск өлкәсенең Яңа Малыклы районы, Высоко-Колок авылы җирлегенә кергән булган[10].

Кече яшьтән үк ятим калып, Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс балалар йортында тәрбияләнә. РСФСР Җинаять кодексының 162 маддәсе буенча «чит кешенең милкен яшерен алу (урлау)» буенча хөкем ителә. Ульяновск өлкәсенең Ульяновск районы, Ивановка бистәсендә урнашкан колониягә яшүсмерне 1938 елның 7 февралендә китерәләр[11]. Ивановка балалар йортында мәктәпне тәмамлагач, 1939 елда Матросов–Мөхәммәтҗанов Куйбышев шәһәрендәге 9 нчы заводта (вагон төзәтү заводы)[4] формага салучы булып эшли башлый, ләкин тиздән аннан кача.

1940 елның 8 октябрендә Куйбышев шәһәренең Фрунзе районы 3 нче участогы халык суды Матросовны РСФСР Җинаять кодексының 192а маддәсенең 2 өлеше буенча хөкем итә һәм ике елга ирегеннән мәхрүм итә. Ул, Саратовтан 24 сәгатьтә китү турында карарга карамастан, шәһәрдә калуын дәвам итә һәм гаепле дип табыла. Матросов 1941 елның 21 апрелендә СССР НКВД каршындагы 2 нче номерлы Уфа балалар хезмәт колониясенә китерелә. 1941 елның апрель ахырында колониядә төркемләре белән качарга әзерләнүче балигъ булмаган тоткыннар төркеме ачыклана (50 гә якын кеше, алар исәбендә Матросов та), ул вакытта бары тик качуны оештыручы гына хөкем ителә. 1942 елның 5 мартына кадәр колония фабрикасында слесарь өйрәнчеге булып эшли. Колония фабрикасы, Бөек Ватан сугышы башлану белән, оборона продукциясе (махсус каплаулар) әзерләп чыгара башлый. 1942 елның 15 мартында тәрбияче ярдәмчесе итеп билгеләнә һәм колониянең үзәк конфликт комиссиясе рәисе итеп сайлана. СССР Югары Судының Суд коллегиясе 1940 елның 8 октябрендәге карарны 1967 елның 5 маенда бетерә.

Бөек Ватан сугышы башланганнан соң, Матросов, үзен фронтка җибәрүне сорап, мөрәҗәгать итә. Тарихчы Айрат Баһаветдинов раславынча, ул 1942 елның 26 октябрендә Уфа шәһәренең Киров РВКсы тарафыннан мобилизацияләнгән[12].

undefined

1942 елның 30 сентябреннән Краснохолм пехота училищесында курсант. 1942 елның ноябрендә комсомол сафларына керә. 1942 елның декабрендә училище курсантлары составында Әстерханга (яки Әстерхан өлкәсенең Хәрәбәле районына) җыю пунктына хәрби өйрәнүләргә җибәрелә.

1943 елның 18 гыйнварында Чкалов өлкәсенең (хәзерге Оренбург) Платовка станциясеннән, училище курсантлары белән бергә, үз теләге белән Калинин фронтына китә. 1943 елның 12 февралендә Матросов частька килә, И. В. Сталин исемендәге 91 аерым Себер ирекле бригадасының 2 аерым укчылар батальоны (башка мәгълүматлар буенча 3 батальонның 1 нче ротасында; соңрак 254 гвардия укчылар полкы, 56 гвардия укчылар дивизиясе, 22 армия, Калинин фронты) составында хезмәт итә, төркемнең комсоргы итеп сайлана, взвод агитаторы итеп билгеләнә. 1943 елның 15 февралендә 18:00 сәгатьтә 91 бригада Земцы станциясеннән Локня шәһәре юнәлешендә чыга.

Фронтта

1943 елның 25 февралендә 91 бригада ике батальон булып Черное һәм Брутово торак пунктлары өчен һөҗүм сугышлары алып бара. 1943 елның 26 февралендә 91 бригада, 2 батальон көчләренең бер өлеше белән, Төньяк Чернушка авылын көнчыгыштан урап үтеп, Плетень (Северные) авылы янына чыга, аның максаты — флангка һөҗүм итеп, Чернушки һәм Черная авылларын оборонада тотучы дошманны юк итү һәм авылларны кулга төшерү. Фронттан Чернушкага 4 нче батальон һөҗүм итә. Марш вакытында батальон дошман уты белән 3 төркемгә бүленә. Каты сугыштан соң батальон төркемнәре кушыла, батальон командиры капитан Афанасьев яралана. Дошман, урта минометлардан, артиллериядән һәм авыр минометлардан ут ачып, нык каршылык күрсәтә.

Батырлыгы

1943 елның 27 февралендә 2 нче батальон Калинин өлкәсе Локня районы Чернушки авылы янындагы терәк пунктына һөҗүм итәргә боерык ала. Совет солдатлары урманга җитеп, урман авызына чыгу белән, дошманның көчле уты астына эләгәләр дзотлардагы өч пулемет авылга якын килергә ирек бирмиләр. Ут нокталарын бастыру өчен икешәр кешедән торган штурмлау төркемнәре җибәрелә. Штурмлау төркемнәре ике фланг дзотын юк итүгә ирешәләр. Ләкин дошман үзәк дзоттан Плетень авылы каршындагы уйсулыкка ут яудыруын дәвам итә. Аны бастыру омтылышы уңышсыз була.

Шуннан соң дзот ягына кызылармеецлар Петр Александрович Огурцов (1920, Балаково, Саратов өлкәсе) һәм Александр Матросов шуышалар. Дзотка якынлашканда Огурцов каты яралана, һәм Матросов операцияне ялгызы гына тәмамларга карар кыла. Ул флангтан амбразурага якынлаша һәм ике граната ыргыта. Пулемет тына. Ләкин, сугышчылар атакага күтәрелү белән, дзоттан яңадан ут ачыла. Шуннан соң Матросов, урыныннанк үтәрелеп, дзотка ташлана һәм үз гәүдәсе белән амбразураны каплый. Үз гомере бәрабәренә подразделениенең хәрби бурычны үтәвенә ярдәм итә.

Дошман уты кимегәндә, батальон кичекмәстән алга таба хәрәкәт итә. Плетень авылы 4 нче батальонның фронталь атакасы һәм 2 нче батальонның флангтан атакасы нәтиҗәсендә алына. Чернушка авылына юл ачыла, һәм 13:00 сәгатьтә 4 нче батальон көче белән авыл алына. 91 нче аерым укчы бригадасының Сәяси бүлеге агитаторы өлкән лейтенант Петр Ильич Волков сәяси бүлеккә А.Матросовның батырлыгы турында хәбәр итә. Аның донесениесендә Матросовның Калинин өлкәсенең Локня районы Чернушки авылы янындагы сугышта батырларча һәлак булуы күрсәтелгән[13]. Хәзер авыллар юк, Плетень авылы территориясе Михайлово волостена, ә Чернушки авыллары Псков өлкәсенең Локня районы Самолуково волостена керәләр.

undefined

Батырлыгын мәңгеләштерү

Матбугатта Матросов батырлыгын беренче булып совет журналисты Михаил Бубеннов яктырта[14]. Совет әдәбиятында Матросов батырлыгы батырлык һәм хәрби фидакарлек, куркусызлык һәм Ватанга мәхәббәт символына әверелә.

Александр Матвеевич Матросов башта Чернушки авылына якын җирләнә, ә 1948 елда аның җәсәде Великие Луки шәһәрендә күмелә.

СССР Югары Советы Президиумының 1943 елның 19 июнендәге «Кызыл Армиянең башлыклары һәм рядовойлары составына Советлар Союзы Герое исеме бирү турында»гы Указы белән, «немец илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби боерыкларын үрнәк рәвештә үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен», үлеменнән соң Советлар Союзы Герое исеменә лаек була[15][3].

СССР Оборона халык комиссариатының 1943 елның 8 сентябрендәге 162 нче боерыгында: «Иптәш Матросовның бөек батырлыгы Кызыл Армиянең барлык сугышчылары өчен хәрби батырлык һәм каёарманлык үрнәге булырга тиеш», — дип язылган. Шул ук приказ нигезендә 254 гвардия укчылар полкына А. М. Матросов исеме бирелә, ә ул үзе мәңгегә шушы полкның 1 ротасы исемлегенә кертелә[16].

Александр Матросов часть исемлегенә мәңгегә кертелгән беренче совет сугышчысы була.

undefined

Альтернатив версияләр

Элеккеге разведрота командиры Л. И. Лазарев фикеренчә, Матросов, граната ыргытыр өчен күтәрелгән моментта пулемет чираты утыннан һәлак була, ә бу, аның артыннан килүче сугышчыларга аларны уттан гәүдәсе белән капларга тырышу кебек тоела.

Вакыйга шаһитларының хатларына сылтама ясаган язучы-фронтовик Виктор Астафьев сүзләренчә, Матросов, пулеметның озын көпшәсен түбәнгә төшерергә тырышып, өстән амбразурага тәгәрәп төшә, бу аның полкташларына ыргылыш өчен җиткән дә булыр иде, ләкин немецлар көпшәне тарталар һәм Матросов үтерелә[17]. Матросов белән бергә немец дзотын бастырырга тырышкан Петр Огурцов һәм 4 нче батальон хәрби фельдшеры Галина Скуднова иптәшләренең батырлыгы турындагы рәсми версияне тулысынча раслыйлар.

Совет хәрби частьләре документларын һәм вермахтның немец документларын анализлаган башкорт тарихчысы Айрат Баһаветдиновның тикшеренү нәтиҗәләре буенча, Александр Матросов үзенең беренче һәм соңгы сугышында 1943 елның 25 февралендә (27 февральдә түгел) батырлык күрсәтә. Немецларның 93 пехота дивизиясенең сугышчан хәрәкәтләр журналы иртән Чернушканың (Көньяк) көньяк-көнчыгышында совет гаскәрләренең немец оборона сызыгын өзүен раслый. Александр Матросовның 2 укчылар батальоны 25 февральдә иртә таңнан Черное авылыннан 2 чакрым төньяк-көнчыгыштарак, Чернушка янында немецларның оборона сызыгын өзә. Александр Матросов батырлык күрсәткән урыннны совет һәм немец документлары нигезендә билгеләүгә ирешә — урманның көнчыгыш читендәге Чернушка (Көньяк) авылыннан 1 км 200 метр көнчыгыштарак. Ул немецларның оборона терәк пункты урнашкан урын белән туры килә[18].

Айрат Баһаветдинов, вермахт документларын анализлап, беренче мәртәбә Чернушка (Көньяк) һәм Чернушка (Төньяк) авылларын 1943 елның 10 февраленнән 27 февраленә кадәр немецларның 285 сак дивизиясенең 113 сак полкы, 3 батальонының 11 нче ротасы саклавын ачыклый, ул Тиман төркеме җитәкчелегендә һәм 93 пехота дивизиясе оператив буйсынуында сугыша. 3 батальонның командиры — майор Теодор Ванке, 11 рота командиры гауптман Роберт Стратман була. 11 рота составында ике взвод була. Беренче взводның командиры — обер–лейтенант Макс Доринг, ә икенче взводның командиры — лейтенант Макс Рабл булалар. Әлеге ике взводның берсенең шәхси составы Чернушка авылы янындагы дзотта урнаша[18].

Матросов батырлыгын кабатлаган шәхесләр

Төп мәкалә: Матросовчылар

Сугыш елларында шундый ук батырлыкларны 400 дән артык кеше эшли[19]; тикшеренүче Н. Н. Смирнов мәгълүматлары буенча, 2000 елга ул шундый батырлык кылган 402 сугышчыны билгеләгән[20].

Дәүләт бүләкләре

Исемен мәңгеләштерү

undefined
undefined
undefined
undefined
undefined
  • Сугыш елларында «ТАСС тәрәзәләре» «Комсомолчы Александр Матросов батырлыгы» агитация плакатлары чыгарыла.
  • Великие Луки шәһәрендә Матросов каберендәге һәйкәлне скульптор Е. В. Вучетич һәм баш архитектор В. А. Артамонов ясый. Бронза скульптураның биеклеге 4,2 метр, гранит постаментның биеклеге 4,32 метр тәшкил итә. Нигезе ялтыратылган лабрадорит плитәләрдән эшләнгән. Һәйкәл 1954 елның 25 июлендә ачыла. Герой җирләнгән мәйдан аның хөрмәтенә аталган[21].
  • Петропавловск-Камчатскийдагы МПК-332 53129 х/ч исемлегенә кертелгән.
  • Матросов исеме 1943 елның 8 сентябрендә 56 гвардия укчылар дивизиясенең 254 гвардия укчылар полкына бирелә, ул үзе мәңгегә шушы частьның 1 нче ротасы исемлегенә кертелә. Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң полк Таллиннда дислокацияләнә (92953 х/ч). 1994 елда Советлар Союзы Герое Александр Матросов исемендәге 254 гвардия укчылар полкы Смоленск өлкәсенең Ельня шәһәренә күчерелә һәм 2000 елга кадәр таркатыла. 2004 елның 23 февралендә Түбән Новгородтагы даими әзерлектәге 3 мотоукчылар дивизиясенең 752 мотоукчылар полкы Александр Матросов исемендәге 254 гвардия мотоукчылар полкы итеп, соңрак 9 аерым мотоукчылар бригадасы итеп үзгәртелә (54046 х/ч), ул 2010 елда таркатыла. 2019 елда формалаштырылган һәм 254 гвардия укчылар полкының варисы дип игълан ителгән Көнбатыш хәрби округының гвардия мотоукчы полкына 2020 елда «Александр Матросов» мактаулы исеме бирелә[22].
  • Александр Матросов һәлак булган урында мемориаль комплекс корылган.
  • Александр Матросов исеме белән күп урамнар, Россиянең һәм БДБ илләренең күп кенә шәһәрләрендәге парклар аталган (Казанда шулай ук Александр Матросов исемендәге урам бар).
  • 2015 елда Александр Матросовның барельефы пионер-геройлар аллеясында (Ульяновск) урнаштырылган[23].
  • Александр Матросов исеме белән Пассажирречтранс компаниясенең Красноярск–Дудинка линиясендә Енисей буенча рейслар башкара торган пассажир теплоходы атала.
  • Александр Матросов исеме белән ул 1937–39 елларда Герой яшәгән Иваново балалар йорты атала (1960 елдан)[24].
  • 1978 елдан Ульяновск өлкәсендә Советлар Союзы Герое А.Матросов истәлегенә багышланган традицион җиңел атлетика йөгереше уза[25].
  • Советлар Союзы Герое А. Матросов исемендәге балалар шәһәр яны сәламәтләндерү лагере (Станция-Охотничья)[26].
  • РСФСР Министрлар Советының 1973 елның 27 февралендәге Карары нигезендә Александр Матросов исеме Ульяновск өлкәсенең «Баратаевский» совхозына бирелә, ул — Советлар Союзы Герое Александр Матросов исемендәге совхоз дип үзгәртелә[27].
  • И. Иванов исемендәге комсомол даны музее. Александр Матросов (Великие Луки). Советлар Берлеге Герое А.Матросовның мемориаль музее (1960 елда Ивановка авылында ачылган). Музей Мәскәү шәһәренең Поклонная тавындагы сугышчан һәм Хезмәт даны музейлары исемлегенә кертелгән[9]. 1958 елның 8 февралендә Саша Матросов яшәгән бинада (Ивановка авылы) мемориаль такта ачыла[24].

Филателиядә һәм нумизматикада

  • СССР почтасы 1944 һәм 1963 елларда почта маркалары чыгара. (фотоларны карагыз).
  • 1973 елда СССР элемтә министрлыгы «Советлар Союзы Герое Александр Матросов батырлыгы» скульптурасы сурәтләнгән нәфис маркаланган конвертлар чыгара (Ивановка авылы, Ульяновск өлкәсе)[28].
  • 1983 елда, Александр Матросовның үлеменә 40 ел тулу уңаеннан, нәфис маркалы почта конвертлары бастырыла чыгарыла.

Һәйкәлләр

Александр Матросовка һәйкәлләр түбәндәге шәһәрләрдә һәм торак пунктларда урнаштырылган:

  • Анжеро-Судженск;
  • Барнаул;
  • Великие Луки;
  • Днепропетровск (2023 елда 3–4 гыйнварда алынган);
  • Дүртөйле;
  • Ишеевка — бистә паркында;
  • Ишембай — А. Матросов исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында (һәйкәлнең өченче версиясе)[29];
  • Коряжма[30];
  • Краснодар — Герой исемен йөрткән 14 нче мәктәптә;
  • Красноярск;
  • Курган — элеккеге Матросов исемендәге кинотеатр янында (хәзерге Toyota техүзәге), һәйкәл (1987, скульптор Г. П. Левицкая)[31];
  • Октябрьский — Нарышево бистәсендә Александр Матвеевич Матросов һәйкәле, шәһәрдә аның хөрмәтенә урам аталган;
  • Салават — Матросов бюсты (1961), скульптор — Л. Ю. Эйдлин;
  • Ленинград (хәзерге Санкт-Петербург) — Мәскәүнең Җиңү паркында һәм Александр Матросов урамында;
  • Сибай;
  • Севастополь;
  • Стәрлетамак;
  • Тольятти;
  • Ульяновск;
  • Ивановка (Ульяновск районы, Ульяновск өлкәсе);
  • Станция-Охотничья[26];
  • Баратаевка (Ульяновск өлкәсе)[32];
  • Высокий Колок авыл җирлеге — стела (2016)[10];
  • Уфа — Ленин исемендәге парктагы һәйкәл (1951, скульптор — Эйдлин Л. Ю.[33]); Уфа юридик институты территориясендә бюст; А. Матросов һәм М. Гобәйдуллинга Җиңү паркында мемориал (1980, скульпторы Л. Кербель, Н. Любимов, Г. Лебедев);
  • Харьков: Харьковта урамнарның берсе Александр Матросов хөрмәтенә аталган;
  • Галле (Саксония-Анхальт) — ГДР (1971, Уфада Матросов һәйкәленең икенче коелмасы)[33];
  • Истәлек билгесе: Михайло-Коцюбинское[34];
  • Оренбург өлкәсенең Платовка авылы — А. Матросов исемендәге Платовка урта мәктәбендә бюст (скульптор — Н.И. Колесников).

Галерея

Сәнгатьтә Матросов образы

Фильмнар

Әдәби әсәрләр

  • Анвер Бикчентаев. Право на бессмертие'. — М.: Советский писатель, 1950. — 288 с.
  • Багаутдинов Айрат Маратович, Багаутдинов Рушан Айратович. Подвиг Александра Матросова: анализ советских и немецких документов. Монография. Уфа. РИЦ БашГУ. 2021. — 223 с. ISBN 978-5-7477-5317-4
  • Бикчентаев А. Г. Орёл умирает на лету. — Уфа, 1966.
  • Насыров Р. Х. Откуда ты родом, Матросов? — Уфа, 1994.
  • Насыров Р. Х. Александр Матросов: поиск истины. Уфа, 2007.
  • Журба П. Александр Матросов. — Москва: Молодая гвардия, 1951 г. — 252 с.
  • Пантелеев Л. Гвардии рядовой. М.: Детгиз, 1944. — 32 с.

Музыкада

  • Александр Матросов «Гражданская Оборона» төркеменең «Свобода» җырында искә алына («И чему посмеивался Санька Матросов…»).

Искәрмәләр

Чыганаклар

  1. Aleksandr Matveyevich Matrosov // TracesOfWar
  2. Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2 /Любов — Ящук/. — 863 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-203-00536-2.
  3. 1 2 Наградной документ Героя Советского Союза (Орден Ленина и медаль «Золотая звезда») // www.pamyat-naroda.ru.  [Тикшерелгән 15 апрель 2025].
  4. 1 2 Насыров Р. Х. Матросов Александр Матвеевич // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
  5. Матросов Александр Матвеевич
  6. 70 лет подвигу Матросова: как переписали советскую историю. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 сентябрь 2017. Архивировано 14 сентябрь 2017 года.
  7. Александр Матросов. Правда о подвиге. Документальный фильм // www.smotrim.ru, 14.8.2012.  [Тикшерелгән 14 апрель 2025]
  8. Александр Толчков: «Мать сдала его в детдом, чтобы он не умер с голода». Известия (4 февраль 2004). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 сентябрь 2017. Архивировано 28 февраль 2013 года.
  9. 1 2 История детского дома - Ивановский детский дом. i-detdom.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2020. Архивировано 24 октябрь 2020 года.
  10. 1 2 В Ульяновской области открыли памятный знак Александру Матросову (рус.). 1ul.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 октябрь 2020. Архивировано 17 октябрь 2020 года.
  11. История детского дома - Ивановский детский дом. i-detdom.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2020. Архивировано 24 октябрь 2020 года.
  12. Подвиг Александра Матросова: анализ советских и немецких документов // ПРОБЛЕМЫ ВОСТОКОВЕДЕНИЯ. 2021/3 (93). С. 15–23.
  13. Семен Экштут, доктор философских наук. Километры и секунды Александра Матросова. Полная реконструкция подвига, совершенного 75 лет назад. Публикуется впервые.
  14. Память народа
  15. {{{заглавие}}} // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1943. — 23 июнь (№ 23 (229)). — С. 3.
  16. О ПРИСВОЕНИИ 254-му ГВАРДЕЙСКОМУ СТРЕЛКОВОМУ ПОЛКУ ИМЕНИ АЛЕКСАНДРА МАТРОСОВА. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 июль 2022. Архивировано 15 октябрь 2019 года.
  17. Ужасная правда о войне без вымысла и мифов от писателя-фронтовика: Беседа В. Астафьева с кинорежиссёром Н. Михалковым. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июнь 2019. Архивировано 9 ноябрь 2018 года.
  18. 1 2 Багаутдинов, А. М. Подвиг Александра Матросова: анализ советских и немецких документов // Проблемы востоковедения : журнал. — 2021. — № 3 (93). — DOI:10.24412/2223-0564-2021-3-15-23.
  19. «Герои Советского Союза» (По материалам книги: Иванов Г. Знаменитые и известные бежечане. В 3-х книгах. — М.: Вече, 2005.). Информационный сайт города Бежецк. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2016. Архивировано 13 март 2010 года.
  20. Возможно, выйдет новая книга о героях. Об актах самопожертвования советских воинов в годы Великой Отечественной войны. // Военно-исторический журнал. — 2001. — № 3. — С.9.
  21. Подвиг Александра Матросова.
  22. Единственному в ВС РФ гвардейскому мотострелковому полку ЗВО вернут почётное имя Александра Матросова и вручат и боевое знамя нового образца / mil.ru, 28 декабря 2019. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 декабрь 2019. Архивировано 29 декабрь 2019 года.
  23. В Ульяновске открыли Аллею пионеров-героев (рус.). Официальный сайт полномочного представителя Президента Российской Федерации в Приволжском федеральном округе. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 ноябрь 2020. Архивировано 24 июнь 2020 года.
  24. 1 2 История детского дома - Ивановский детский дом. i-detdom.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2020. Архивировано 24 октябрь 2020 года.
  25. Главная - Ивановский детский дом. i-detdom.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2020. Архивировано 14 октябрь 2020 года.
  26. 1 2 О лагере. www.lagermatrosova.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2020. Архивировано 15 октябрь 2020 года.
  27. Ульяновская правда, 27.2.1973 г. Совхозу - имя героя (рус.).
  28. с.Ивановка СКУЛЬПТУРА МАТРОСОВА 1973 ХМК КТ9 конверт Ульяновск.область (рус.). meshok.net. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2020.
  29. Никулочкин, Д. В. Хранители истории Ишимбая // Подметки+ : газ. / ред. Г. Р. Ямалова. — Ишимбай : РИК «Аспект», 2018. — № 20 (16 май). — С. 2. — ISSN 2220-8348.
  30. Коряжма. Памятники Архивная копия от 26 сентябрь 2016 на Wayback Machine.
  31. Фотография памятника Александру Матросову в Кургане Архивная копия от 22 июнь 2015 на Wayback Machine.
  32. 2GIS Captcha. captcha.2gis.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 октябрь 2020.
  33. 1 2 Изобразительное искусство. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2013. Архивировано 25 октябрь 2012 года.
  34. Информация о памятнике. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 апрель 2013. Архивировано 24 июль 2013 года.

Әдәбият

  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2 /Любов — Ящук/. — 863 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-203-00536-2.
  • Золотые звёзды Оренбуржья: биографический справочник / В. П. Россовский; ред. Е. А. Урбанович; рец. У. А. Батыров, Н. М. Румянцев. — изд. 2-е, перераб. и доп. — Оренбург: ИПК «Южный Урал», 2005. — С. 382—383. — 595 с. — ISBN 5-94461-009-3.
  • Оренбуржцы — Герои Советского Союза: библиографический указатель / Библиогр. отд.; сост. Н. А. Кузнецова. — 1. — Оренбург: Областная научная библиотека имени Н. К. Крупской, 1987. — С. 81—82. — 155 с.
  • Бикчентаев А. Г. Орёл умирает на лету. — Уфа : Башкирское книжное издательство, 1966. — 262 с. — 100 000 экз.
  • Бондаренко-Снитин О. {{{заглавие}}} // Ватандаш : журнал. — 2005. — № 2. — С. 107—112. — ISSN 1683-3554.
  • Бо­ри­сов Н. Бро­сок в бес­смер­тие // Жи­вая па­мять: Ве­ли­кая Оте­че­ст­вен­ная: прав­да о вой­не. М., 1995. Т. 1.
  • Вклад за­клю­чен­ных ГУЛага в по­бе­ду в Ве­ли­кой Оте­че­ст­вен­ной вой­не // Новая и новейшая история. 1996. № 5.
  • Коваленко А. П., Сгибнев А. А. Бессмертные подвиги. — М.: Воениздат, 1980. — 351 с.
  • Ко­ва­лен­ко А. П. Прав­да о Мат­ро­со­ве и мат­ро­сов­цах. М., 1994
  • Маниковский — Меотида [Электронный ресурс]. — 2011. — С. 382. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 19). — ISBN 978-5-85270-353-8.
  • Легостаев И. Т. Бросок в бессмертие: к 40-летию подвига А. Матросова / предисл. И. С. Медникова. — 2-е изд., перераб. — М.: Молодая гвардия, 1983. — 111 с. — (Герои комсомола).
  • Имя с первой полосы. — М., 1985. — С. 540—548.
  • Молодые герои Великой Отечественной войны. — М., 1970. — С. 141—153.
  • Славные сыны Башкирии. — Уфа, 1965. — Т. 1. — С. 19—28.
  • Насыров Р. Откуда ты, Матросов? — Уфа: Китап, 1994. — 176 с.;
  • Подвиги их — бессмертны: 1941-1945: справочник [Текст]/сост. [Р. А. Валишин и др.].-Уфа: Китап, 2000.-400с.: ил.
  • Файзуллин А. Кем ты был, Александр Матросов? // Новая Вечёрка. 2003. 29 янв.
  • Неизвестный Матросов // Восточный экспресс. 2004. 27 февраля.
  • Шкадаревич И. И. Подвиг Матросова. — М.: Воениздат, 1961. — 104 с.
  • Шкадаревич И. И. Бессмертный подвиг Александра Матросова. — М.: Просвещение, 1973. — 192 с.
  • Матросов, Александр Матвеевич // Золотые Звёзды : Книга о дважды Героях и Героях Советского Союза, уроженцах Днепропетровщины / сост. Н. С. Головин, В. Н. Петрищева ; при участии Ф. А. Матюшко, А. И. Посаднев ; ред. М. А. Штейн. — Днепропетровск : Промiнь, 1967. — С. 245—247. — 432 с. — (Герои Советского Союза).
  • Матросов, Александр Матвеевич // И генерал, и рядовой… : Очерки о Героях Советского Союза, уроженцах Днепропетровской области / Н. И. Воробьёв, С. А. Герасименко, В. Л. Головко и др. ; сост. А. Ф. Снитко ; ред. Г. В. Николенко, К. К. Чернышев. — Днепропетровск : Промiнь, 1983. — С. 313—317. — 567 с. — (Герои Советского Союза). — ББК 63.3(2Ук)722.78.

Тема буенча өстәмә