Галиев мәчете

Sight symbol black.svg  төбәк әһәмиятендәге архитектура һәйкәле

Галиев мәчете (шулай ук Бишенче җәмигъ мәчет, Муса бай мәчете, рус. Галеевская мечеть) — Казанның тарихи мәчете, татар дини архитектурасы үрнәге. Элеккеге Печән базарына якын урнашкан була.

Тарихы

undefined

Мәчет 1798–1801 елларда Казан сәүдәгәре Муса Мәмәш иганәсенә төзелә. Мәчеткә танылган реформатор Галимҗан Баруди исеме бирелә. Ул сәүдәгәр Галиевлар гаиләсе вәкиле, шулай ук имам булып хезмәт итә, мәчет территориясендәге мәдрәсәгә (татар уку үзәге) нигез сала.

Инкыйлабка кадәр мәчеткә татар җәмәгатьчелеге йөри, төрле вакытта биредә Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Галиәсгар Камал, Шиһабетдин Мәрҗани, Нәкый Исәнбәт намаз укый. Соңгы мулланың ярдәмчесе Мөхәммәтҗан Галиев «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә нигез сала, уку үзәгендә беренче мәртәбә дөньяви фәннәр — математика, география, рус теле һәм башка фәннәр өйрәтелә[1].

Галиев мәчете Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты (ТатЦИК) Президиумының 1931 елның 6 июль карары белән ябыла. Шул ук органның 1931 елның 22 июль карары нигезендә мәхәлләгә кире кайтарыла. 1935–1937 еллар аралыгында мәчет тулысынча ябыла. Соңрак аның манарасы нигезенә кадәр сүтелә[2].

ТАССР Министрлар Советының 1981 елның 23 октябрендәге «Татарстан АССРда „Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау һәм файдалану турында“гы РСФСР Канунының үтәлеше хакында»гы 601 санлы карары нигезендә, Республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты буларак, саклауга алына[3].

1981 елның гыйнварыннан Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы Министрлар Советының 601 санлы Указы нигезендә бина архитектура һәйкәле буларак таныла[4]. 1882 елда ул икенче гильдия сәүдәгәре И. С. Уразаев акчасына көньяк ягына янкорма салу хисабына киңәйтелә (архитекторы — П. И. Романов). 1897 елда сәүдәгәрләр М. И. Галиев һәм И. Иманколов мәчетне төньяктан да, көньяктан да киңәйтәләр.

1992 елга кадәр бинада кунакханә, колхозчы йорты һәм төрле коммуналь хезмәтләр урнаша.

1997 елда мәчетне дин тотучыларга кире кайтаралар. 1998 елдан бинада Россия ислам университеты, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең хатын-кызлар тулай торагы эшли.

2014 елда Татарстан Республикасы Президенты указы нигезендә мәчеттә төзәтү-торгызу эшләре башлана. Мәчетнең тарихи архитектурасы сакланып кала: бина диварлары һәм түбәләре ныгытыла[5].

2015 елның 22 декабрендә, реставрация эшләреннән соң, мәчет ачыла. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте рәисенең барлык урынбасарлары, Казан һәм республика районнары имамнары катнаша[6].

2020 елларда М. И. Галиев йортын һәм башка биналарны берләштергән Галиев мәчете комплексы Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте «штаб-фатиры» булып тора[7].

Архитектурасы

Галиев мәчете бинасы — XIX гасырның традицион татар архитектурасы һәйкәле. Ул классицизм  [рус.] стилендә эшләнгән, таштан төзелгән[8]. Мәчет ике катлы һәм ике гыйбадәт залыннан гыйбарәт[9]. Бина очлы, бераз авыш кырыйлы турыпочмак формасында. Геометриялелек мәчетнең башка өлешләрендә дә күзәтелә: аның ике тәрәзәсе турыпочмак, дүрт тәрәзәсе озынча түгәрәк формасында, алар арасында яссы баганалар урнашкан. Галиев мәчете түбәсенең ике ягында ике авышлыгы бар[10].

Мәчетнең ике гыйбадәт залы манарага терәк булып торган нигез дивар белән бүленгән. Манара мәчетнең үзәгеннән үк калкып тора, аның өч каты һәм сигез кыры бар.

Бина таш нигезгә утыртылган челтәр рәшәткәләр белән әйләндереп алынган.

Имамнар

1882–1917 елларда мәчетнең имам-хатыйбы булып күренекле дин белгече, педагог-реформатор, җәмәгать һәм дин эшлеклесе, Оренбург мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Галиев (Баруди) хезмәт итә[8].

1909 елның 15 мартында 1256 санлы Указ нигезендә Галиев мәчете мулласы вазифасына Галимҗан Барудиның энесе Габдрахман Галиев билгеләнә[11].

1920 елның 20 ноябрендә мәчетнең имам-хатыйбы итеп, Галимҗан Баруди тәкъдиме белән, танылган җәмәгать эшлеклесе һәм мөгаллим Шаһретдин Шәрәфетдинов сайлана[11].

XIX гасырның беренче яртысында мәхәлләнең мәзиннәре булып Фәхретдин Габделсаттаров һәм Мөхәммәтгалим Хөсәенов торалар[11].

1875 елның 25 гыйнварындагы 677 санлы Указ нигезендә бу вазифага Мөхәммәтбадыйк Мөхәммәтгалим улы Хөсәенов билгеләнә һәм ул 58 ел эшли[11].

2022 елның 12 июленнән имам-хатыйб вазифасын Рамил Миңнекамил улы Миңнегәрәев башкара[12].

Искәрмәләр

  1. Cалават Юсупов. Прогулка по Татарским слободам. Что нужно знать о 12 исторических мечетях в центре Казани (рус.). Интернет журнал о жизни в городах Республики Татарстан "Инде". inde.io. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2025.
  2. Салихова Р.Р., Хайрутдинова Р.Р. Исторические мечети Казани. — Казань: Татар.кн. изд-во, 2005. — С. 101. — 191 с.
  3. Центр культурного наследия Татарстана (рус.). centr-nasledie.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 февраль 2026.
  4. Галиев мәчете (рус.). «Сөембикә» журналы. syuyumbike.ru (5 февраль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2025.
  5. Рустам Минниханов открыл реконструированную Галеевскую мечеть в центре Казани (рус.). «Бизнес Online» — общественно-политическая интернет-газета. www.business-gazeta.ru (22 декабрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2025.
  6. Рустам Минниханов: «Возрождение Галеевской мечети – важное событие для всего Татарстана». Духовное Управление Мусульман Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 декабрь 2015. Архивировано 4 июнь 2020 года.
  7. Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Галеевская мечеть Казани: студенты-подпольщики, расстрелянные муллы и резиденция муфтия (рус.). realnoevremya.ru (7 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2025.
  8. 1 2 Галеевская мечеть – «Пятая соборная» (рус.). igelek.tatar. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2025.
  9. https://vk.com/wall-192131139_810 (рус.). МБУ «Историческая среда». vk.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2025.
  10. Галеевская мечеть (рус.). CulDe. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2025.
  11. 1 2 3 4 Галеевская мечеть Казани: студенты-подпольщики, расстрелянные муллы и резиденция муфтия (рус.). realnoevremya.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2025.
  12. Хак дин. Дини вәгазьләр. Аудио, видео язмалар (рус.). vk.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2025.

Сылтамалар

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани

Тема буенча өстәмә