Колшәриф мәчете

Кол Шәриф мәчете — Татарстанның һәм Казанның үзәк мәчете. Казан Кремле территориясендә урнашкан. Шәһәрнең төп истәлекле урыннарының берсе.

Исеме 1552 елда Иван IV гаскәрләре Казан ханлыгын яулаганда җимерелгән Колшәриф мәчете истәлегенә нисбәтле[1].

Тасвирлама

1996 елда, Казан ханлыгы башкаласының танылган күп манаралы мәчетен торгызу максатыннан, «Колшәриф» мәчете төзелеше башлана[2].

Мәчет Кремль дивары һәм элекке Юнкерлар училищесе бинасы арасында, мәйданның урта өлешендә урнашкан[1]. Комплекс төп бинадан (алты манаралы һәм ике як-якка беркетелгән ярым повильонлы) һәм аерым торган ике катлы административ-хуҗалык-янгын сүндерү павильоныннан тора[3].

Мәчет бинасы 45 градус почмак ясап кисешкән 2 квадраттан гыйбарәт. Диварлары бер-берсе белән кисешә торган 8 уксыман арка рәвешендә эшләнгән, алар мәрмәрдән уеп ясалган аятьләр һәм үрмә орнамент белән бизәлгән. Тәрәзәләре төсле пыяладан эшләнгән.

Сигез почмаклы түбәнең үзәк өлешенә биеклеге 36 метр һәм диаметры 17 метр булган гөмбәз куелган. Гөмбәз ләлә чәчәге формасында ясалган, тәрәзәләр белән бизәлгән.

Мәчеткә дүрт төп манара (намазга чакырып, азан әйтү өчен) куелган, алар бинаның почмакларында урнашкан. Төп манараларның биеклеге 55 метрны тәшкил итә. Бинаның төп керү юлында өстәмә ике кече манара һәм ике ярым манара куелган. Һәр манараның очына ярымай беркетелгән.

Мәчет бинасы ак мәрмәр белән тышланган, гөмбәз һәм манара башлары фирәзә төсенә буялган.

Комплекс цоколь һәм техник катларны, шулай ук хезмәткәрләр өчен бүлмә һәм техник зоналарны да кертеп, биш каттан тора. Цоколь катта Ислам мәдәнияте музее, гардероб һәм тәһарәт алу бүлмәләре урнашкан. Беренче катта — ир-атлар өчен намаз уку залы, имам кабинеты, никах бүлмәсе. Икенче катта — туристлар өчен балкон рәвешендә ясалган, күзәтү мәйданчыгы һәм хатын-кызлар өчен дога кылу зонасы.

Бинаны бизәү өчен уникаль декоратив техника кулланылган, шул исәптән керамик паннолар, XVI гасыр технологиясе буенча башкарылган дивар бизәге, Рим мозаикасы, агач һәм ташка кул белән уеп ясалган рәсемнәр, классик витражлар һәм, кыздыру технологиясе буенча башкарылган, төсле пыялалар, мәрмәр һәм гранит[4].

Ирләр һәм хатын-кызлар залларының идәннәренә фарсы келәмнәре җәелгән. Бизәүдә табигый ташлар: гранит, төрле төстәге мәрмәр, мәрмәр оникс кулланылган. Гранит һәм мәрмәр Уралдан кайтарыла, келәмнәр — Иран хөкүмәте бүләге, диаметры биш метр һәм авырлыгы ике тоннага якын булган төсле бәллүр люстра Чехиядә эшләнгән[5].

Мәчетнең эчке мәйданы мең ярым кешегә исәпләнгән, аның каршында ун мең кеше сыйдырышлы мәйдан урнашкан.

Тарих

1995 елның көзендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев мәчетне торгызу турында указ имзалый. Бәйге игълан ителгәч, Колшәриф мәчетен торгызу буенча, иң яхшы проект сайлана. 1996—2005 елларда мәчет «Татинвестгражданпроект» ширкәте архитекторлары — Андрей Головин, А. И. Исхаков, Искәндәр Сәйфуллин, Айвар Саттаров, М. В. Сафронов, Сергей Шәкүров җитәкчелегендә төзелә[4]. Төзелеш бәясе якынча 400 млн сумга бәяләнә (смета бәясе — 500 млн сумнан артыграк[6]), комплекс төзелешенең барышы, нигездә, иганәчеләр ярдәме белән башкарыла. Иганә акчасын 40 меңнән күбрәк кеше һәм оешмалар тапшыра, мәчетнең төп залына куелган китапта иганәчеләрнең исемнәре теркәлгән.

Төзелеш өчен элеккеге Юнкер училищесы җирлеге сайлана. 2001 елның җәендә мәчет бинасын төзү эшләре — манара очлары һәм гөмбәзләр куеп тәмамлана[7]. Рәсми рәвештә мәчет 2005 елның 24 июнендә, Казанның меңьеллыгына ачыла.

Архитектура

Төп дүрт манараның һәркайсының биеклеге — 58 метр. Шулай ук ике кече манара бар[8]. 39 метр биеклектәге һәм 17 метр диаметрлы гөмбәз эчендә «Казан Хан Башлыгы» һәм бизәү детальләренә охшаш формалар белән бизәлгән.

Мәчетнең архитектурасында җирле традицияләр чагылыш таба.

Мәчет биналары ак мәрмәр белән тышланган (кояш баеганда алсу төсмерләргә керә), манараларның гөмбәзе һәм манара башлары фирүзә төсендә. Төп бинаның дивары, ислам тематикасы буенча, бронза металл язулар һәм портал чикләре белән бизәлгән. Мәйдан-ишегалдында яшел һәм кызыл орнаментлы (Татарстан байрагы төсләрендә) декоратив плитә җәелгән.

Галерея

Искәрмәләр

  1. 1 2 Х.Г. Надыйрова. Колшәриф мәчете. Tatrica. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 март 2025. [Тикшерелгән 17 март 2025]
  2. В мечети Кул Шариф за 5 лет обряд бракосочетания был проведен для 4,5 тыс. пар. 4 февраль 2025 тикшерелде.
  3. «Кул-Шариф»: историческая путаница и самая фотографируемая мечеть. 4 февраль 2025 тикшерелде.
  4. 1 2 Колшәриф мәчете. Казан Кремленең рәсми сайты. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 март 2025. [Тикшерелгән 27 март 2025]
  5. Интересные факты о мечети Кул-Шариф. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2017. Архивировано 20 сентябрь 2015 года.
  6. Webarchive-копия сайта мечети kulsharif.rin.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 сентябрь 2005. Архивировано из оригинала 7 сентябрь 2005 года.
  7. Мечеть Кул Шариф: контакты, фото, видео, никах, намаз, новости. www.kul-sharif.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 март 2017. Архивировано 22 март 2017 года.
  8. Комплекс мечети Кул Шариф Архивная копия от 9 июль 2009 на Wayback Machine // Оф. сайт Казанского кремля

Сылтамалар

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани

Тема буенча өстәмә