Автомобильчеләр көне
«Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне» (рус. День работников автомобильного транспорта) — автомобиль транспорты хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме, Россия Федерациясендә ел саен октябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләнә.
Бу һөнәри бәйрәм тарихы СССР Югары Советы Президиумының 1976 елның 15 гыйнварындагы 2847-IX номерлы «Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне бәйрәмен билгеләү турында»гы Указыннан башланып китә һәм 1980 елның 1 октябрендә «Бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында»гы 3018-Х номерлы Указы белән раслана. 1988 елның 1 ноябрендә СССР Югары Советы «Бәйрәм һәм истәлекле көннәр турындагы СССР кануннарына үзгәрешләр кертү турында» 9724-XI номерлы тагын бер Указ чыгара, әмма кертелгән үзгәрешләр әлеге бәйрәмгә кагылмый[1].
Ул вакытта, СССРның административ берәмлекләре буларак, барлык Совет Социалистик республикалары «Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне»н бергә билгеләп үтәләр, ләкин Советлар Союзы таркалганнан соң вәзгыять үзгәрә. Кайбер республикалар бу бәйрәмне икенче көнгә күчерәләр, кайберләре аның исемен үзгәртәләр, ә кайберләре бөтенләй билгеләми башлый. Әмма бәйрәм элеккечә калган дәүләтләр дә бар. Мәсәлән, «Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне»н соңгы октябрьнең соңгы якшәмбесендә, Россия Федерациясе белән бергә Казахстан, Белоруссия һәм Украина билгеләп үтәләр. Бер генә аерма бар: әлеге илләрдә «Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне» «Юл хезмәткәрләре көне» белән бергә билгеләнә, ә Россиядә, РФ икенче Президенты Владимир Владимирович Путинның 2000 елның 23 мартындагы 556 номерлы Указы нигезендә, «Юл эшчеләре көне »октябрьнең өченче якшәмбемендә билеләп үтелә[2].
Элегрәк, 1996 елдан, «Автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне» РФ Президентының «Автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен билгеләү турында»гы 1996 елның 14 октябрендәге 1435 номерлы Указы нигезендә, 27 октябрьдә билгеләп үтелә. Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 25 июнендәге 897 номерлы «Автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көне турында» Указы белән РФ Президентының 2000 елның 23 мартындагы 1435 номерлы «Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көнен билгеләү турында»гы Указы һәм 2000 елның 23 мартындагы 556 номерлы «Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне турында»гы Указының 2 пункты үз көчен югалткан дип таныла.
Россиядә тагын бер тугандаш бәйрәм — ел саен 29 майда билгеләп үтелә торган Хәрби автомобильчеләр көне дә бар.