Бөтендөнья үз-үзеңә кул салуны искәртү көне
Бөтендөнья үз-үзеңә кул салуны искәртү көне (Бөтендөнья суицидны искәртү көне) (ингл. World Suicide Prevention Day, рус. Всемирный день предотвращения самоубийств) — ел саен, 2003 елдан 10 сентябреннән башлап, бөтен дөньяда үз-үзенә кул салуны булдырмау эшчәнлегенә теләктәшлек максатында билгеләп үтелә торган халыкара дата[1]. 2016 елда чараның темасы — «Берләшегез. Ачыктан-ачык сөйләшегез. Бер-берегезне кайгыртыгыз»[2]. 2023 елда әлеге халыкара акция «Гамәлләр аша өмет уятып» девизы астында уздырыла[3].
Әлеге халыкара көн Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының актив ярдәме һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы патронажы астында Үз-үзеңә кул салуны булдырмау буенча Халыкара ассоциациясе инициативасы белән үткәрелә башлый[4].
2014 елга үз-үзенә кул салган кешеләр саны 800 мең[5].
Китерелгән статистика буенча, өченче меңъеллыкта суицидтан үлүчеләр барлык сугышлар һәм көчләп үтерүләр аркасында вафат булучыларга караганда күбрәк. Бөтендөнья суицидны булдырмый калу көне, Үз-үзеңә кул салуны булдырмау буенча халыкара ассоциация вәкилләре уенча, хакимият органнарының һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын әлеге проблемага җәлеп итәргә тиеш.
Искәрмәләр
- ↑ Всемирный день предупреждения суицидов. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2014. Архивировано 2 сентябрь 2016 года.
- ↑ 10 сентября – Всемирный день предотвращения самоубийств. 82.rospotrebnadzor.ru/. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 август 2024.
- ↑ Самоубийства и их профилактика в Российской Федерации, 2020 год: основные факты. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 сентябрь 2021. Архивировано 9 сентябрь 2021 года.
- ↑ Официальная страница Всемирного дня предотвращения самоубийств на сайте Международной ассоциации по предотвращению самоубийств. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2014. Архивировано 4 ноябрь 2013 года.
- ↑ ВОЗ | Предотвращение самоубийств: глобальный императив. www.who.int. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2015. Архивировано 11 сентябрь 2016 года.