Россиядә Иске Яңа ел
Россиядә Иске Яңа ел (рус. Ста́рый Но́вый год в Росси́и) — Россиядә, инкыйлабка кадәрге чордан башлап, 14 гыйнварга каршы төндә билгеләп үтелә торган рәсми булмаган дөньяви календарь бәйрәме. Ул — дәүләтнең 1 гыйнварны унөч көнгә алга күчергән яңа ел исәбенә күчүе белән бәйле[1][2].
Иске Яңа ел — ул юлиан календаре (иске стиль) буенча гадәти, традицион Яңа ел. Илдә рәсми кабул ителгән григориан календаре (яңа стиль) нигезендә 13-14 гыйнвар — Юлиан календаре нигезендә 31 декабрь — 1 гыйнвар.
Иске Яңа ел барлыкка килү Россиянең 1918 елның башында юлиан календареннән яңа григориан календаренә күчүе белән бәйле[3].
Иске Яңа ел кайбер чит илләрдә, нигездә, чиркәүләрдә юлиан ел исәбен тоткан һәм Раштуаны 7 гыйнварда бәйрәм иткән илләрдә, билгеләп үтелә.
Барлыкка килүе
Византиягә кадәрге чорда Русьта Яңа ел каршылауны березозольдә, ягъни мартта башкарганнар. Византиянең йогынтысы һәм Русьны чукындыру X гасырда ел исәбен сентябрьдән кертеп җибәрә. 1505 елда Чиркәү Соборы Яңа елны 1 сентябрьгә раслаганчы, XV гасырга кадәр бер үк вакытта ике вариант та кулланыла. Петр I реформасы нигезендә ел исәбе «дөнья яратылганнан» түгел, ә Раштуадан башлана. Шулай итеп, Яңа елны рәсми рәвештә 1 гыйнвардан саный башлыйлар, һәм бәйрәм итүнең чыршы бизәү, Яңа ел бүләкләре кебек гомум кабул ителгән традицияләре барлыкка килә[2][4].
Иске Яңа ел һәм Раштуа
Христианлык күзлегеннән караганда, Яңа елның Раштуадан соң башлануы дөрес, чөнки Раштуа алдыннан дин тотучылар озак вакыт уразада булалар. Бу вакытта күңел ачу чаралары һәм постсыз ризык тыела. Өстәвенә, 1 гыйнвар — исереклектән коткаручы газап чигүче Вонифатийны искә алу көне, шуңа күрә Яңа елны алкогольле эчемлекләр белән бәйрәм итү дин тотучылар өчен хөрмәт итмәү билгесе. Раштуадан Чукындыруга кадәр изге көннәр дәвам итә. Бу вакытта Яңа елны бәйрәм итү табигый һәм христиан традицияләренә һәм нормаларына каршы килми[4].
Шул ук вакытта Рус Православие Чиркәве үзе Иске Яңа елны рәсми рәвештә билгеләп үтми. Чиркәүнең яңа елы, элеккеге кебек үк, 1 сентябрьдә (яңа стиль буенча ул 14 сентябрьдә) бәйрәм ителә.
СССРда
1918 елда Халык комиссарлары шурасы Юлиан календареннән Григориан календаренә күчү реформасын үткәрә, шул вакытта алар арасында барлыкка килгән аерма 13 көнне тәшкил итә. Совет хакимияте чиркәү тәртипләрен кире какканга күрә, Раштуаны «иске стиль буенча» бәйрәм итә башлыйлар, ә Яңа елны 14 гыйнвар төненә — юлиан исәпләвенең элеккеге 1 гыйнварына күчерәләр[2]. XXII гасырга тагын бер тәүлек дәвамындагы аерма өстәлә, шуның аркасында бәйрәм итү датасы 15 гыйнварга каршы төнгә күчә[5].
1980 елда экраннарга режиссерлар Наум Ардашников һәм Олег Еремовның Михаил Рощинның «Старый Новый год» пьесасы буенча куелган сатирик комедия жанрындагы совет телефильмы экраннарга чыга. Фильм төрле социаль стратларда да бәйрәмне билгеләп үтүләрен күрсәтә.
Бүгенгесе
Бәйрәм 2000 нче еллардан башлап аеруча популярлык казана[6]. Россиядә иске Яңа елны ил халкының бер өлеше гаиләләре белән очрашып, бәйрәм табыны әзерләп һәм бүләкләр бирешеп уздыра. Күп кенә музейлар һәм мәдәният оешмалары бәйрәмгә тематик күргәзмәләр багышлый[7][8][9]. Мәсәлән, 2024 елның 14 гыйнварында Мәскәүдә Чайковский консерваториясендә берьюлы берничә бәйрәм концерты уздырыла[10].
2024 елда, «Работа.ру» сораштырулары буенча[11], Иске Яңа елны россиялеләрнең 38 % ы билгеләп үтәргә планлаштыра. 33 % россияле бәйрәмне гаилә эчендә билгеләп үтүен белдерә[12]. Тантаналы кичәгә респондентларның 5 % ы гына җыена. Сораштырылучыларның яртысы бу көнне гадәти көн һәм берни белән дә аерылмый, дип җавап бирә. Респондентларның 9 % Иске Яңа елны бәйрәм итми. Аны билгеләп үтәргә җыенучыларның 54 % ы бәйрәм өстәле әзерләргә тели, ә сораштыруда катнашучыларның 43 % ы атмосфера булдыру өчен яңа ел фильмнарын һәм тапшыруларын карарга планлаштыра. Респондентларның 24 % ы гына якыннарына кунакка барырга ниятли[11].
2024 елда Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштыруы күрсәткәнчә, Россиядә Иске Яңа елны билгеләп үтүче кешеләр саны акрынлап кими бара. 15 ел элек, 2009 елда, билгеләп үтүчеләр 67 % булган, ә 2024 елда бу күрсәткеч 54 % калган. Иске Яңа елны катгый рәвештә кире кагучылар саны 27% тан 39% ка кадәр арткан. Яшь буенча бәйрәм итүчеләр арасында өлкән буын кешеләре яшьләргә караганда күбрәк[1].
Бәйрәм гореф-гадәтләре
Христианнарның изге көннәренә туры килгән Иске Яңа ел Раштуа белән уртак традицияләргә ия. 13 гыйнварда дин тотучылар Василий кичен билгелиләр, табынга мул итеп дуңгыз, куян һәм әтәч итеннән ризыклар куела. Беренчесе — байлык, икенчесе — уңыш, өченчесе ирекне символлаштыра. Шулай ук майлы кутья — май һәм каймакта пешерелгән ботка да бирелә. Ботка багу коралы буларак та кулланыла: елның нинди буласы Яңа ел иртәсендә кутьяның нинди булуына карап билгеләнә[5].
Кайбер төбәкләрдә варениклар эченә сюрприз тыгып пешерү традициясе бар. Эчлеккә тыгылган һәр сюрпризның мәгънәсе була. Мәсәлән, йөзек — кияүгә, акча — байлыкка, фасоль — балаларга, ә җеп — юлга[13].
Бәйрәм үзе колядкалардан гыйбарәт, алар вакытында урамнарда танымаслык булып киенгән кешеләр йөри. Алар үзләренең кыяфәтләре белән явыз рухларны куалар, кутья белән сыйланалар, шулай ук язмыш багалар, гәрчә бу традиция чиркәү тарафыннан хупланмый[4][5].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Переход года (2024-01-13). 26 гыйнвар 2024 тикшерелде.
- ↑ 1 2 3 Викторов В. Этот Новый год. Нешуточные страсти по календарю // ГЕО : журнал. — 2003. — Декабрь (№ 12). — С. 125.
- ↑ Викторов В. Этот Новый год. Нешуточные страсти по календарю // ГЕО : журнал. — 2003. — Декабрь (№ 12). — С. 125.
- ↑ 1 2 3 Косяков В. На встречу с чудом // ГЕО : журнал. — 2002. — Гыйнвар (№ 1). — С. 127.
- ↑ 1 2 3 Конюхов, «Вокруг света»
- ↑ Калачева Ольга. Празднование как индикатор социальных изменений: старые и новые праздники постсоветской России // Телескоп: журнал социологических и маркетинговых исследований. — 2003. — № 1.
- ↑ Соловьева Мария. Как появилась традиция праздновать Старый Новый Год? Культура.РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 гыйнвар 2024.
- ↑ Куда сходить на Старый Новый год в Москве 2024: 19 лучших мероприятий 13 и 14 января для детей и взрослых. 26 гыйнвар 2024 тикшерелде.
- ↑ Старый Новый год в Соборе. «Времена года. Метель. Чайковский, Рахманинов, Свиридов». Фонд Бельканто. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 гыйнвар 2024.
- ↑ Старый Новый год в Московской консерватории. 26 гыйнвар 2024 тикшерелде.
- ↑ 1 2 Исследование показало, сколько россиян будут отмечать старый Новый год (09.01.2024). 26 гыйнвар 2024 тикшерелде.
- ↑ Старый Новый год: что за праздник (2024-01-09). 26 гыйнвар 2024 тикшерелде.
- ↑ Плешаков В. Как встречать Старый Новый год? 3 интересные традиции, которые можно взять на заметку. Вокруг Света (26 декабрь 2022).
Әдәбият
- Викторов, В. Этот Новый год. Нешуточные страсти по календарю / В. Викторов // ГЕО. — 2003. — № 12. — С. 124—125.
- Косяков, В. На встречу с чудом / В. Косяков // ГЕО. — 2002. — № 1. — С. 122—129.
- Конюхов А. Постсоветский оксюморон: что такое старый Новый год. Вокруг Света (14 гыйнвар 2022).
- Плешаков В. Как встречать Старый Новый год? 3 интересные традиции, которые можно взять на заметку. Вокруг Света (26 декабря 2022).