Этнограф көне
Этнограф көне | |
---|---|
Уздырылу урыны | Россия |
Үткәрелү көне | 17 июль |
Кагылышы | Этнограф һәм сәясәтче Николай Николаевич Миклухо-Маклайның туган көне хөрмәтенә |
Этнограф көне — этнография өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре. Бәйрәм танылган этнограф һәм сәяхәтче Николай Миклухо-Маклай туган көнендә — 17 июль көнне, уздырыла.
Бәйрәм итү тарихы
Билгеле булганча, этнограф көнен беренче тапкыр СПбДУ тарих факультетының этнография һәм антропология кафедрасы беренче мөдире Р. Ф. Итс тәкъдиме белән билгеләп үтәләр. Шулай итеп, бәйрәм көне XX гасырның 70-80 нче елларында барлыкка килә.
Июль уртасы этнографик практикалар чоры булганлыктан, экспедиция уртасына туры килгән бәйрәм көне бик тиз популярлаша. Аны билгеләп үтүче белгечләрнең саны елдан-ел арта[1].
Бәйрәм традицияләре
Хәзерге вакытта этнограф көнен бәйрәм итүнең нинди дә булса уртак кагыйдәләре юк. Һәр учреждениедә, һәр экспедиция отрядында бу бәйрәмне үткәрүнең үз традицияләре бар. Гомуми атрибутлар сыйфатында атаклы этнографларга багышланган конференцияләр, түгәрәк өстәлләр була. Моннан тыш, гадәттә, этнографик экспедициядә беренче тапкыр катнашучы кешеләргә «багышлау»лар уздырыла.
Татарстанда этнография үсеше турында кыскача белешмә
Россиядә этнография фән буларак XIX йөздә формалаша. 1804 елда Казан университеты ачылганнан соң, анда этнография мәсьәләләре белән Россия дәүләте тарихы, статистикасы һәм географиясе кафедрасы һәм Шәрекъ бүлеге галимнәре И.Н. Березин, А.К. Казимбәк, О.М. Ковалевский һ.б. шөгыльләнә.
Казан татарларының мәдәниятен һәм көнкүрешен башлап өйрәнүчеләрнең берсе булып Казан университеты профессоры К.Ф. Фукс исәпләнә. Аның хезмәтләрендә Казан татарлары турында статистик мәгълүматлар китерелә, аларның руслар белән үзара мөнәсәбәтләре тасвирлана һ.б. Казан төбәге халыклары этнографиясенең фән буларак формалашуы А.А. Фукс, М.С. Рыбушкин, В.С. Сбоев һ.б. хезмәтләреннән башлана.
XIX йөзнең 2 нче яртысында татар интеллигенциясе вәкилләре — Ш. Мәрҗани, К. Насыйри һ.б. хезмәтләре барлыкка килә, аларда Казан татарларының традицион мәдәнияте буенча бай этнографик материал туплап бирелә.
1878 елда Казан университеты каршында Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте оештырыла, аның җитәкчеләре һәм әгъзалары Г.Н. Әхмәров, Н.Ф. Катанов, И.Н. Смирнов, Н.А. Фирсов, П.Д. Шестаков һ.б. була.
1884 елда география һәм этнография кафедрасы ачыла. Системалы рәвештә этнограф белгечләр әзерләү башлана, экспедицияләр оештырыла.
XIX йөз ахырында — XX йөз башында Казан төбәге этнографиясе үсешенә этнограф, музей белгече, Казан университетының география, этнография һәм антропология кафедрасы мөдире (1911–1923) Б.Ф. Адлер зур өлеш кертә, ул Урта Идел буен һәм Татарстан АССРны географик һәм этнографик яктан өйрәнүнең төп бурычларын билгели. Аның тәкъдиме белән Казан университеты каршында Археология һәм этнография музее (1913) оештырыла.
1920 еллар башында төп этнографик тикшеренүләр ТАССР Үзәк музее тарафыннан гамәлгә ашырыла, директоры Н.И. Воробьев (1930 елга кадәр) була. М.Е.Евсевьевның «Татреспублика мордвалары» (1925), М.С. һәм Г.С. Гобәйдуллиннарның «Казан татарларының аш-суы» (1927), В.В. Егеревның «Казан төбәге халыкларының үзенчәлекле таралышы» (1928) һ.б. шундый хезмәтләр басыла.
Этнографик тикшеренүләрне координацияләүдә Академик үзәк, Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте, Татарстан төбәкләрен өйрәнү бюросы һ.б. мөһим роль уйный. Әлеге оешмаларның җитәкчеләре һәм әгъзалары — күренекле галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре Г.С. Гобәйдуллин, Г.Г. Ибраһимов, Гали Рәхим, М.Г. Худяков һ.б. була. Алар татар теле һәм әдәбиятын, Урта Идел буе халыкларының тарихын һәм этнографиясен өйрәнү белән шөгыльләнәләр.
1930 еллар ахырында этнографиянең фән буларак яңарышы башлана. Татарстан халыкларының этнографиясен тикшерү буенча Татарстан Тел, әдәбият фәнни-тикшеренү институты төп үзәккә әверелә.
Бөек Ватан сугышыннан соң Казан университеты этнографик тикшеренү эшләрен яңартып җибәрә, 1946 елда ул, СССР ФАнең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты белән берлектә, ТАССРның Кама аръягы районнарына экспедицияләр оештыра.
40-нчы еллар ахырында төбәктәге татар, чуаш, удмурт һ.б. халыкларны тарихи-этнографик яктан өйрәнү киң колач ала. Этнографларның күпьеллык өйрәнүләре нәтиҗәсе булып Н.И.Воробьёвның «Казан татарлары (Октябрьгә кадәрге чордагы матди мәдәният буенча этнографик тикшеренүләр» (1953) һәм Ф.Х. Вәлиев, Н.И. Воробьёв, Р.Г. Мөхәммәдова һ.б.ның «Урта Идел һәм Урал буе татарлары» (1967) коллектив хезмәте тора.
1970 — 2000 елларда ТР ФА нең Тел, әдәбият һәм тарих институты этнографлары Н.А. Халиков, С.В. Суслова, Р.Г. Мөхәммәдова, Ф.Л. Шәрифуллина, Д.М. Исхаков, Ф.Т. Вәлиев, Е.П. Бусыгин, Н.В. Зорин, Р.Н. Мусина, Ф.Ш. Сафина, Г.Р. Столярова, С.В. Суслова, Р.К. Уразманова һ.б. ның этнографик хезмәтләре нәшер ителә. «Татар халкының тарихи-этнографик атласы»н төзү кысаларында 30 дан артык экспедиция оештырыла.
1980 еллар ахырында — 1990 еллар башында этнография белән кызыксыну сизелерлек үсә. 1987 елда Тел, әдәбият һәм тарих институтында этнология бүлеге оештырыла. 1988 елда Казан университетында археология һәм этнография кафедрасы ачыла.
Урта Идел буе халыкларының мәдәниятен, көнкүрешен һәм традицияләрен өйрәнү буенча тикшеренүләр дәвам итә: төбәк халыклары этнографиясе буенча күпсанлы мәгълүматлар «Татарлар» (2001) һәм «Tartarica атласы. Татарлар һәм Евразия халыклары тарихлары. Татарстан Республикасы кичә һәм бүген» (2006) коллектив монографияләрендә, күптомлы «Татар энциклопедиясе»ндә, «Борынгы заманнардан татарлар тарихы»нда урын ала.[2]
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ 17 июля — День этнографа: история и традиции праздника . Известия (16 июль 2023). Дата обращения: 27 июнь 2024.
- ↑ Этнография .
Сылтамалар
- Роман Козлов. День этнографа
. Сайт студентов Исторического факультета СПбГУ. Архивировано из оригинала 16 май 2003 года.
- Сергей Старостенков. Песни о дне этнографа.
- Т. Б. Щепанская. Полевик: фигура и деятельность этнографа в экспедиционном фольклоре
Әдәбият
- Бусыгин Е.П. Зорин Н.В. Этнография в Казанском университете. Казань, 2002.
- Бусыгин Е.П. Основы этнологии: Курс лекций для студентов исторических факультетов. Казань, 2001.