Бөтендөнья психик сәламәтлек көне
Бөтендөнья психик сәламәтлек көне (рус. Всеми́рный день психи́ческого здоро́вья, ингл. World Mental Health Day, исп. Día Mundial de la Salud Mental , фр. Journée mondiale de la santé mentale, гарәп. يوم الصحة النفسية العالمي, кыт. 世界精神卫生日) — истәлекле көн, 10 октябрьдә билгеләнә.
Истәлекле көн 1992 елдан башлап ел саен билгеләп үтелә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы ярдәмендә, Бөтендөнья психик сәламәтлек федерациясе инициативасы белән раслана. Россиядә психик сәламәтлек көне 2002 елдан Россия медицина фәннәре академиясе академигы Т.Б. Дмитриева инициативасы белән билгеләнә башлый.
Психик сәламәтлек көне Берләшкән Милләтләр Оешмасының (БМО) бөтендөнья һәм халыкара көннәр исемлегенә керә.
Ел саен уздырыла торган чаралар
2007 елның 10-11 октябрь көннәрендә БМОда шулай ук «Психология көне» (Psychology Day) кысаларында Бөтендөнья психик сәламәтлек көненә багышланган берничә чара уза. Чараларда Америка психология ассоциациясе (APA), Халыкара аналитик психология ассоциациясе (IAAP) һәм башка оешмалар катнаша. Психология көненең максаты булып психологлар, дипломатлар, студентлар арасында фикер алышу, яңа фикерләр, алдынгы карашлар белән уртаклашу тора.
2008 елдан башлап, Россиядә «Рухи сәламәтлек өлкәсендә фидакарьлек өчен» конкурсы уза[1]. Конкурс иҗтимагый профессиональ һәм профессиональ булмаган оешмаларның игътибарын халыкның психиатрия өлкәсендәге белемен арттыруга, Россия психиатриясенең актуаль проблемаларына, халыкның психик сәламәтлеген ныгытуга, җәмәгатьчелек, массакүләм мәгълүмат чараларының (ММЧ) һәм хакимият структураларының игътибарын рухи авырулар проблемаларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Бөтендөнья психик сәламәтлек көненең еллык темалары
- 2004 — «Физик һәм психик тайпылышның үзара бәйләнеше».
- 2005 — «Кешенең тормыш юлы дәвамында физик һәм психик тайпылышлар».
- 2006 — «Психик сәламәтлек һәм үзеңә кул салу бәйләнеше».
- 2007 — «Үзгәрүчән дөньяда психологик сәламәтлек: мәдәният һәм мәдәни аермалыклар тәэсире».
- 2008 — «Психик сәламәтлекне дөньяви өстенлек итик: гражданлык җаваплылыгын һәм актив эшчәнлекне пропагандалау юлы белән хезмәтләр санын арттырыйк».
- 2009 — «Беренчел медицина ярдәме системасында психик сәламәтлекне саклау: дәвалауны яхшырту һәм психик сәламәтлеккә ярдәм итү».
- 2010 — «Психик сәламәтлектән башка сәламәтлек була алмый».
- 2011 — «Психик сәламәтлеккә инвестицияләр».
- 2012 — «Депрессия: глобаль кризис».
- 2013 — «Психик сәламәтлек һәм картлык».
- 2014 — «Шизофрения белән яшәү».
- 2015 — «Психик сәламәтлек һәм абруй».
- 2016 — «Беренчел психологик ярдәм».
- 2017 — «Эш урынында психик сәламәтлек».
- 2018 — «Үзгәрә торган дөньяда яшь кешеләр һәм психик сәламәтлек».
- 2019 — «Психик сәламәтлекне алга сөрү һәм суицидны булдырмый калу».
- 2020 — «Психик сәламәтлек һәркем өчен: инвестицияләрне арттыру — мөмкинлекләрне арттыру».
- 2021 — «Тигезсезлек дөньясында психик сәламәтлек».
- 2022 — «Һәркем өчен психик сәламәтлек һәм иминлекне глобаль өстенлек итәргә».
- 2023 — «Психик сәламәтлек - кешенең универсаль хокукы».
- 2024 — «Һәркем өчен психик сәламәтлек һәм иминлекне глобаль өстенлек итәргә»[2].
Шулай ук карагыз
- Бөтендөнья сәламәтлек көне
Искәрмәләр
- ↑ Всероссийский конкурс «За подвижничество в области душевного здоровья» Архивная копия от 11 гыйнвар 2014 на Wayback Machine.
- ↑ World Federation for Mental Health. World Mental Health Day. World Federation for Mental Health. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 август 2017. Архивировано из оригинала 8 август 2017 года.