Сәнәгатьнең кече тармакларына ярдәм итү көне

Сәнәгатьнең кече тармакларына ярдәм итү көне (рус. День поддержки малых отраслей промышленности, фар.  روز حمایت از صنایع کوچک — Руз-э хэмайат аз санайе-йе кучекь) — 13 августта билгеләп үтелә торган Иранның милли бәйрәме[1](Иран календаре буенча 21 мордад).

Иранда сәнәгатьнең кече тармаклары

Иранда сәнәгатьнең кече тармагы дип 5—50 кеше эшли торган җитештерү санала. Соңгы 10 елда илдә җитештерүнең бу тармагы кулланучылар ихтыяҗларының үзгәрүенә тиз җайлаша алу мөмкинлегенә бәйле рәвештә шактый киңәйде, бу аларның хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга ярдәм итә.

50 % якын халыкны эш белән тәэмин иткән кече һәм урта предприятиеләр илдәге җитештерүләрнең гомуми санының 94 % тәшкил итә. Шуңа да карамастан Ирандагы кече предприятиеләрнең гомуми җитештерүчәнлеге дөньяныкына караганда кимрәк, бу халыкара санкцияләргә кертелгән ил икътисадының кискен хәленә бәйле.

Иран атом-төш программасы буенча килешү үз көченә кергәннән, кече һәм урта предприятиеләрдән кайбер сәүдә чикләүләрен бетергәннән соң икътисадның бу тармагының хәле һаман да тотрыксыз була. Тәһранда Сәүдә палатасы вәкиле сүзләренчә, әгәр банклар кече предприятиеләргә кредитлар бирмәсә, көннән-көн алар бер-бер артлы ябылачак[1].

Хөкүмәтнең кече җитештерү тармакларына ярдәм итү гамәлләре

2016 елда Иран Ислам Республикасы сәнәгать, тау катламнарын чыгару сәнәгате һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән һәм илнең Ислам Шурасы Мәҗлесе тарафыннан хупланган план нигезендә хөкүмәт сәнәгатьнең тулы куәтенә эшли алмаган һәм җитештерү тукталып торган 10 мең кече һәм урта тармагын яхшыртуга 16 мең млрд. томан бүлеп бирә[1]. 2017 елда Сәнәгать министрлыгы яңа җиһазлар сатып алырга кредит бирү өчен кече җитештерү предприятиеләреннән 500 якын гариза кабул итә. Аларның 277 хуплана[1].

Шулай ук карагыз

  • Иранның Ислам Шурасы Мәҗлесе

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә