Россия Федерациясенең гражданнар оборонасы гаскәрләре көне

Россия Федерациясенең гражданнар оборонасы гаскәрләре көне (рус. День войск гражданской обороны Российской Федерации) — Россия Федерациясе гражданнар оборонасы частьлары хәрби хезмәткәрләренең һәм бу өлкәдә эшләүчеләрнең һөнәри бәйрәме. Ел саен 4 октябрьдә билгеләп үтелә.

Тарихы

1932 елның 4 октябрендә Хөкүмәт карары нигезендә Совет Социалистик Республикалар Берлегенең Һава һөҗүменә каршы җирле оборонаның гомумсоюз системасы төзелә һәм аның нигезләмәсе раслана. Илнең гражданнар оборонасы системасын төзү шушы вакыттан башлана. 1961 елда Һава һөҗүменә каршы җирле оборонаның гомумсоюз системасы Совет Социалистик Республикалар Берлегенең гражданнар оборонасы итеп үзгәртелә. Бу вакытта халыкны яклауның теоретик нигезләре эшләнелә, бөтен ил җирлегендә оештыру, инженер-техник, санитария-гигиена, эпидемиягә каршы һәм башка махсус чаралар комплексы гамәлгә ашырыла.

Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәттән соң, 1986 елның 26 апрелендә гражданнар оборонасына табигый һәм техноген һәлакәтләргә каршы көрәш бурычлары йөкләнә.

Россия Федерациясенең гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы карамагында Дәүләт комитеты төзелгәннән соң, 1991 елның ноябрендә аның составына гражданнар оборонасы гаскәрләре керә.

Россиядә кризис күренешләренә каршы милли система булып торган Гадәттән тыш хәлләрне кисәтүнең һәм бетерүнең бердәм дәүләт системасы формалаштырылган һәм нәтиҗәле эшли. 1993 елда Россия Федерациясе гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Халыкара гражданнар оборонасы оешмасына керә, оешманың даими секретариатында вәкилләре бар һәм әлеге оешма үткәрә торган барлык төп чараларда катнаша[1].

Гражданнар оборонасының төп бурычы — халыкны хәрби низаглар һәм табигатьтәге кискен үзгәрешләр вакытында саклау. гражданнар оборонасы көчләре халыкка булачак бәла-казалар турында хәбәр итәргә һәм әгәр дә куркынычның зыяны зур булса, халыкны эвакуациялиләр һәм саклану чаралары тапшыралар. Атом-төш яисә химик куркынычлар янаса, халыкны санитария ягыннан агарту, биналарны һәм корылмаларны зарарсызландыру, техниканы һәм территорияләрне махсус эшкәртү чаралары үткәрелә. Бурычлар арасында тыныч тормышта сөйләргә авыр булганнары да бар. Мәсәлән, һәлак булганнарны җирләүне оештыру һәм кешеләрнең яшәеше өчен мөһим булган предприятиеләрнең эшчәнлегенә ярдәм итү. Бурычларны хәл итү өчен Россия Федерациясе гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы карамагында гражданнар оборонасы һәм халыкны яклау департаменты бар[2].

Бәйрәм итү

Бәйрәм көне илдә гражданнар оборонасының торышы турында уйлану, кешеләргә куркынычсызлык турында искә төшерү, профилактик чаралар үткәрү өчен яхшы сәбәп булып тора. Барлык чараларны бер көн эчендә үткәреп булмаганга күрә, гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы гражданнар оборонасы айлыгы үткәрә. Ул һәр елны 4 октябрьдән башлана.

Бәйрәм көнендә түбәндәге чаралар уздырыла:

  • гражданнар оборонасы объектлары буенча мәктәп укучылары һәм студентлар өчен тематик экскурсияләр оештырыла;
  • министрлык хезмәткәрләре куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү максатыннан коллективлар өчен чыгыш ясыйлар;
  • массакүләм мәгълүмат чараларында гражданнар оборонасының торышы турында сюжетлар әзерләнә[3].
  • Россия Федерациясенең гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы кадетларына багышлау тантаналары;
  • махсус янгын сүндерү һәм коткару техникасы күргәзмәләре;
  • эстафеталар һәм башкалар[4].

Кызыклы фактлар

Россиядә гражданнар оборонасы тарихы кызыклы вакыйгаларга һәм әһәмиятле этапларга бай. Бу вакыт эчендә система шактый үзгәрешләр кичерә.

Гражданнар оборонасы чараларының беренче җыелмасы 1961 елда Совет Социалистик Республикалар Берлеге гражданнар оборонасының тулы бер системасы төзелә. Шуның белән бергә бөтен ил буйлап бомбадан саклану урыннары барлыкка килә.
Бомбага тоту авиациясен төзү Беренче бөтендөнья сугышы вакытында, 1915 елда дошман тылындагы объектларга һөҗүм итә торган махсуслаштырылган авиация барлыкка килә.
Гражданнар оборонасына заманча караш Бу системада халыкны әзерләү өчен цифрлы технологияләр актив кулланыла. Системалар мобиль кушымталар аша кешеләрнең шәхси телефоннарына хәбәрләр җибәрә.
Махсус халыкара роль Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башка илләргә һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә ярдәм күрсәтә. Мәсәлән, Төркия һәм Гаитида җир тетрәүләр, шулай ук Ауропадагы зур янгыннар вакытында.
Масштаблы чараларда катнашу Гражданнар оборонасы Сочидагы Олимпия уеннарында һәм футбол буенча дөнья чемпионатында куркынычсызлыкны тәэмин итүдә катнаша.

Тема буенча өстәмә