Апанай мәчете

Sight symbol black.svg  федераль әһәмияттәге архитектура һәйкәле

Апанай мәчете (Икенче җәмигъ, Байлар, Тау тишеге, рус. Апанаевская мечеть) — Казан шәһәрендәге татар дини архитектура истәлеге.

Тарихы

Татар сәүдәгәре Якуб Солтангалиев акчасына 1768—1771 елларда төзелә. Моңа кадәр Казан мөселман җәмәгате җитәкчеләре императрица Екатерина II дән императрица Анна Иоанновна указы буенча җимерелгән (1742 елда) һәм янып беткән (икенчесе — хәзерге Әл-Мәрҗани мәчете) мәчетләр урынына ике таш мәчет төзүгә рөхсәт алуга ирешәләр[1].

Мәчет ТатЦИК Президиумының 1930 елның 6 феврале карары белән ябыла. Совет чорында мәчетнең манарасы, залларының гөмбәзләре җимерелә, ә эчке киңлеге өч катка бүленә. Бизәк элементларының күп өлеше юкка чыга. Бинада балалар бакчасы ачыла.

1992 елның 6 ноябрендә Апанай мәчете каршында мөселман җәмәгате оештырыла, ул 1993 елның 27 маенда юридик яктан теркәлә. 1995 елның 18 сентябрендә бина Апанай мәчете каршындагы мөселман җәмәгатенә тапшырыла. 1995 елдан бирегә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе урнаша. 2003 елда мәчет реставрациягә ябыла[2].

2007—2011 елларда манараны, эчке яктан ике катлы итеп торгызуны һәм бизәк элементларын яңартуны үз эченә алган комплекслы реставрация эшләре башкарыла. Яңартылган мәчетнең тантаналы ачылышы 2011 елның 2 декабрендә уза[2].

Архитектурасы

Бина тышкы яктан рус «Мәскәү» бароккосы һәм татар декоратив сәнгате элементлары катнашында бизәлгән. Архитекторы билгесез. Түбәсендә манарасы булган ике катлы, ике заллы мәчет төренә карый. Башта бер заллы, зал һәм вестибюль арасындагы аркылы диварга таянган сигез кырлы манаралы була. Планында гөмбәзле түшәмнәр һәм дүрт япьле кильсыман түбә белән капланган турыпочмаклы бинадан гыйбарәт була. Фасадларны бизәүдә кәкре сызыклы ялгыз һәм икешәрле пилястрлар, сталактитлы кәрнизләр, тәрәзә башларындагы кәкре сызыклы сандриклар кулланыла. 1872 елда архитектор П. И. Романов проекты буенча бинаның төньяк ягына төп бина белән бердәм стилистикада башкарылган ике катлы янкорма төзелә. 1882 елда мәчет тирәли кирпеч койма төзелә һәм аның эчендә бер катлы кибет салына. 1887 елда кибет киңәйтелә, икенче кат өстәп төзелә[1].

Этимологиясе

Исемен мәхәлләдә яшәгән һәм мәчетне финанс яктан тәэмин итеп торган сәүдәгәр Апанаевлар исеменнән алган. Мәчетнең икенче исеме — «Байлар мәчете» — шуның белән бәйле. «Тау тишеге» (мәгарә, тау куышы мәгънәсендә) исеме калкулыклы рельеф һәм Кабан күленең текә ярына якын булуы белән бәйле булырга мөмкин[3][4].

Эшчәнлеге

Апанай мәчете — гамәлдәге җәмигъ мәчете һәм Иске Татар бистәсенең рухи үзәге. Мәчеттә даими рәвештә биш вакыт намаз, җомга намазлары, шулай ук бәйрәм намазлары (Ураза бәйрәме, Корбан бәйрәме) укыла[5]. Дини йолалар үткәрелә (никах, исем кушу, догалар укыту һәм башкалар)[6].

Мәчет каршында төрле яшьтәге затлар өчен мәдрәсә эшли. Уку программасы үз эченә:

  • ислам нигезләре («Гакыйдә» — дини ышанулар, «Гыйбадәт» — гыйбадәт кылу, «Әхлак» — әхлак);
  • Коръән уку һәм ятлау;
  • гарәп телен һәм гарәп каллиграфиясен өйрәнү;
  • хаҗ һәм гомрә кылу кагыйдәләре;
  • мәрхүмнәрне соңгы юлга озату (җеназа) тәртипләрен ала;
  • җәйге каникулларда укучылар өчен дини әхлак дәресләре, викториналар һәм спорт уеннары үткәрелә.

2025 елның 1 октябреннән ислам нигезләре һәм татар халкының рухи мәдәнияте буенча көндезге курслар ачыла. Укулар Апанай мәдрәсәсенең («Касыймия» яисә «Күл буе» мәдрәсәсе буларак та билгеле) тарихи бинасында уза. Мәдрәсәдә уку залы булган китапханә бар. Биредә милли гореф-гадәтләр белән таныштыручы тематик очрашулар, күргәзмәләр (мәсәлән, 2025 елда Гаяз Исхакыйга багышланган күргәзмә) һәм остаханәләр (мастер-класслар) оештырыла. Мәчет каршында «Иман» нәшрияты эшли[7].

Мәчет имамнары

Тарихи чыганаклар буенча билгеле булган Апанай мәчете имамнары:

  • Мортаза Габделгазизов (Мортаза бин Габделгазиз бин Бикмөхәммәт) — икенче таш мәчетнең беренче имамы. Уфа калгайлыгы Яңа Мәскәү даругасы Бөгелмә округы Каратай авылында туган. 1763 елдан вәгазьче вазифаларын үтәгән, 30 елдан артык мулла булып торган;
  • Салих Сәгыйтов (Салих бин Сәгыйд бин Хәсән әл-Килее) — Мортаза Габделгазизовның варисы. Киле авылында (хәзерге Татарстанның Балтач районы) туган, Гарәбстанда һәм Бохарада белем алган. Икенче мәхәлләдә мәдрәсә оештыра һәм югары белемле мөдәррис буларак дан казана;
  • Фәхретдин бин Мортаза бин Габделгазиз бин Бикмөхәммәт — мәчетнең беренче мулласының улы. Апанай мәчетенә билгеләнгәнче, Олы Мәңгәр (хәзерге Татарстанның Әтнә районы) авылында мулла булып торган;
  • Габделгалләм Салихов — 1880 елдан имам-хатыйб. Казан өязе Чыршы авылында (хәзерге Биектау районы) туган, авылның элеккеге мулласы. 1899 елда вафат була;
  • Мөхәммәткасыйм Салихов — Габделгалләм Салиховның улы. 1899 елда атасыннан соң имам-хатыйб була. Мәхәлләдә җәдитчелек мәгарифен урнаштыру өчен күп эшләр башкара;
  • Габдрахман Салихов — Беренче бөтендөнья сугышы елларында мәчетнең икенче имамы. Габделгалләм Салиховның кече улы. 1916 елның 29 апрелендә вазифага раслана (989 нчы санлы указ);
  • Вәлиулла Мәхмүт улы Якупов — 1992 елның 6 ноябреннән Апанай мәчетенең имам-хатыйбы. Дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты, «Иман» нәшриятын оештыручы. 1990 нчы елларда мәчет мөселман җәмәгатенә кире кайтарылганнан соң, аны торгызу белән шөгыльләнә. 2012 елның 19 июлендә вафат була;
  • Нияз Рөстәм улы Сабиров — 2013 елның декабреннән имам-хатыйб. Вәлиулла Якупов башлаган эшне дәвам итә. Тарих фәннәре кандидаты, мөгаллим, шулай ук Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары вазифасын да биләгән[8].

Искәрмәләр

  1. 1 2 Апанаевская мечеть. Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2024.
  2. 1 2 В Казани открылась отреставрированная Апанаевская мечеть. Мэр Казани Ильсур Метшин (2 декабрь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2024.
  3. Апанаевская мечеть. Культура.РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2024.
  4. Апанаевская мечеть в Казани [неопр.]. protatarstan.ru (17 октябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026.
  5. Апанаевская мечеть — официальный сайт. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026.
  6. Обряды, курсы [неопр.]. apanay.tatar. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026.
  7. «Мало кто знает, но Апанаевская мечеть открылась на год раньше Марджани» [неопр.]. Миллиард Татар (11 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026.
  8. Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Апанаевская мечеть Казани: намаз над заводскими чанами, покровительство купцов и бунт шакирдов. Реальное время (26 июль 2020).

Әдәбият

  • Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Исторические мечети Казани. — Казань, 2005.
  • Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII — начало XX веков). — Казань, 1995.

Тема буенча өстәмә